Презентация, доклад по татарскому языку Сәлам, дуслар

Акциябезнең җитәкчеләре: башлангыч сыйныф укытучысы Юнысова Люция Әсхәтовна, татар теле һәм әдәбият укытучысы Хәсәнҗанова Гөлназ Кыямовна. Алар тарафыннан бик эчтәлекле, кызыклы программа төзелде һәм үтәлде. Программабызның максаты – тирә - юнебездәге кешеләрне татар телендә сөйләшергә кызыксындыру

Слайд 1Сәлам, дуслар, туганнар, кардәшләр! Барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Республика күләмендә

акция башлану көне безнең өчен зур бәйрәм. Рәхим итегез безнең Алших урта гомуми белем мәктәбенә.
Сәлам, дуслар, туганнар, кардәшләр! Барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Республика күләмендә акция башлану көне безнең өчен зур

Слайд 2Акциябезнең җитәкчеләре: башлангыч сыйныф укытучысы Юнысова Люция Әсхәтовна, татар теле һәм

әдәбият укытучысы Хәсәнҗанова Гөлназ Кыямовна. Алар тарафыннан бик эчтәлекле, кызыклы программа төзелде һәм үтәлде. Программабызның максаты – тирә - юнебездәге кешеләрне татар телендә сөйләшергә кызыксындыру уяту, дуслык утлары кабызу, тынычлык өчен көрәшү.
Акциябезнең җитәкчеләре: башлангыч сыйныф укытучысы Юнысова Люция Әсхәтовна, татар теле һәм әдәбият укытучысы Хәсәнҗанова Гөлназ Кыямовна. Алар

Слайд 3Һәр очрашу бик кызыклы һәм әһәмиятле булды. Барлыгы 154 кеше катнашты.

Аларга логотиплар, кулдан ясалган кәгазь тасмалар, сүзлек язылган китапчыклар бирелде. Елмаеп каршы алдылар һәм елмаеп озатып калдылар. Рәхмәт барысына да!!!
Һәр очрашу бик кызыклы һәм әһәмиятле булды. Барлыгы 154 кеше катнашты. Аларга логотиплар, кулдан ясалган кәгазь тасмалар,

Слайд 4Акциянең башы 21-февраль – халыкара туган тел көненә туры килде. Мәктәбебездә

шул көнне иң матур сыйныфтан тыш чараларыбыз башланып китте.
Акциянең башы 21-февраль – халыкара туган тел көненә туры килде. Мәктәбебездә шул көнне иң матур сыйныфтан тыш

Слайд 5Башлангыч сыйныфларда герой – шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә һәм “Татар

халык ашлары” темасына мастер-класс үтте. Оештыручысы Юнысова Л.Ә. Катнашты ? бала.
Башлангыч сыйныфларда герой – шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә һәм “Татар халык ашлары” темасына мастер-класс үтте. Оештыручысы

Слайд 6Өлкән сыйныфларда татар теле һәм әдәбият укытучысы Кәримова Г.С. җитәкчелегендә китап

укучылар конференциясе булды. Чуваш телле укучыларыбыз да татар телендәге чыгышларны кызыксыну белән тыңладылар. Катнашты ? бала.

8 нче сыйныф укучысы Булат Ибраһимов Зифа Кадыйрованың биографиясе һәм иҗаты турында сөйләде. Шулай ук “Көтеп узган гомер” повестен татар электрон китапханәсеннән табып укуын әйтте.10 нчы сыйныф укучысы Илгизәр Кәримов Зифа Кадыйрованың “Язмыш сынавы” китабыннан өзекләр укып,тыңлаучыларны җәлеп итте. Аеруча Таһир образы турында яратып сөйләде. Тамашачылар биргән сорауларга да төпле итеп җавап бирде.10 нчы сыйныф укучысы Динара Ибраһимова Зифа Кадыйрованың “Сагынырсың мин булмам” дигән повесте белән таныштырды. Әсәрдәге төп персонажларның адымына бәя бирде. “Әгәр әсәрнең нәрсә белән тәмамлануын беләсегез килсә, сатып алу мөмкинчелегегез дә булмаса, электрон челтәрдән табып укый аласыз”,- диде ул үз чыгышында.
Китап укучылар конференциясе балаларның һәм укытучыларның актив катнашуы белән узды. “Киләчәктә тагын шундый конференцияләр уздырырга кирәк”,- дигән сүзләр оештыручыларның күңеленә хуш килде. Кәримова Г.С.

Өлкән сыйныфларда татар теле һәм әдәбият укытучысы Кәримова Г.С. җитәкчелегендә китап укучылар конференциясе булды. Чуваш телле укучыларыбыз

Слайд 7Валиева Р.Ф. түгәрәк өстәл янына чуваш милләтеннән булган апаларны чакырып барыбызны

да шаккатырды. Менә аның үзе язган мәкаләсе.

Шушы көннәрдә акция кысаларында “Минем тормышымда татар теле” темасы белән түгәрәк өстәл артында Теңкәш,Алших авылларында яшәүче,чуваш милләтеннән булган әбиләр,апалар һәм чуваш милләтеннән булган мәктәп балалары очрашты.Алар профессияләре белән дә, яшьләре белән дә бер-берсеннән аерылып торалар. Ләкин аларның уртак яклары да бар-барысы да татарча матур итеп сөйләшә беләләр.Һәрберсе үзләренең чыгышларында татар телен ничек өйрәнүләре,кайчан һәм кайда кулланулары ,татар телен хөрмәт итүләре турында җентекләп сөйләделәр. Өлкән буын апаларның чыгышларын мәктәп балалары зур кызыксыну белән тыңладылар һәм үзлеренең дә татарча яхшы белүләрен шигырьләр сөйләп,татарча җырлар җырлап расладылар. Очрашу Габдулла Тукайның “Туган тел”шигыренә язылган җыр белән тәмамланды һәм һәркемнең күңелендә зур тәэсир калдырды.
Алших урта мәктәбе укытучысы Вәлиева Р.Ф.

Валиева Р.Ф. түгәрәк өстәл янына чуваш милләтеннән булган апаларны чакырып барыбызны да шаккатырды. Менә аның үзе язган

Слайд 8Татарча хатасыз язу өстендә эшләгән эшләребез.

Татарча хатасыз язу өстендә эшләгән эшләребез.

Слайд 9Безнең публикацияләр
Теңкәш балалар бакчасы https://edu.tatar.ru/buinsk/tingash/dou
Алших балалар бакчасы https://edu.tatar.ru/buinsk/alshikhovo/dou
Алших урта

мәктәбе https://edu.tatar.ru/user/news
Сообщество «Туган тел – иң татлы тел...” https://edu.tatar.ru/community/index/12670
Белем.ру порталы http://belem.ru/resources?page=1
“Ачык дәрес.Мәктәп” газетасының апрель – май саннарына юлланды.
Безнең публикацияләрТеңкәш балалар бакчасы https://edu.tatar.ru/buinsk/tingash/dou Алших балалар бакчасы https://edu.tatar.ru/buinsk/alshikhovo/dou Алших урта мәктәбе https://edu.tatar.ru/user/news Сообщество «Туган тел –

Что такое shareslide.ru?

Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть