Презентация, доклад дидактической игры для дошкольников Төрле төсле карусель

Дидактик уен: «Төрле төсле карусель» Максат: Предметларның исемнәрен дөрес итеп әйтүгә ирешү, «Кем?», «Нәрсә?» сорауларына җавап бирү; әйберләрнең билгеләрен дөрес билгеләү, «Нинди?» соравына җавап бирү күнекмәләре өстендә эшләү;

Слайд 1Дидактик уен «Төрле төсле карусель» 5-6 яшь
Алабуга муниципаль районы « 1нче

«Дюймовочка» балалар бакчасы»
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Дидактик уен «Төрле төсле карусель»  5-6 яшь Алабуга муниципаль районы « 1нче «Дюймовочка» балалар бакчасы» муниципаль

Слайд 2 Дидактик уен: «Төрле төсле карусель»

Максат: Предметларның исемнәрен дөрес итеп әйтүгә ирешү, «Кем?», «Нәрсә?» сорауларына җавап бирү; әйберләрнең билгеләрен дөрес билгеләү, «Нинди?» соравына җавап бирү күнекмәләре өстендә эшләү; игътибарлыкны үстерү.
Уен барышы: Уенда 4 бала һәм алып баручы катнаша. Балаларга төрле төстәге буш түгәрәкләр бирелә. Уен башында санамыш ярдәмендә алып баручы сайлап куела һәм уенчылар үзләренең түгәрәкләренең төсләрен әйтеп чыгарга тиешләр.
1 вариант: Кечкенә карточкалар зур әйләнә торган түгәрәккә куелалар. Алып баручы карусельне әйләндерә. Бергәләп шушы сүзләрне әйтәләр:
«Әллә-лә, әллә-лә,
Карусельләр әйләнә,
Матур курчак утыра,
Зур машиналар тора,
Әйләнә дә, әйләнә
Карусельне туктата!»
Ук кайсы рәсемдә туктый, алып баручы шул рәсемне күтәреп күрсәтә; «Кем?», «Нәрсә?», «Нинди?» дип сорый. Кем беренче булып карточкадагы рәсемне атый, сыйфатын әйтә, аны үз түгәрәгенә куя. Кемнең төсле түгәрәге тизрәк тула, шул җиңүче була.
2 вариант: Кечкенә карточкалар төсле түгәрәкләргә куелалар. Түгәрәкләр уртасына уенчылар рәсемнәре куела: куян, аю, эт, песи. Шундый ук рәсемле карточкалар әйләнә торган карусельга куела. Уен башында уенчылар үзләре турында сөйләп чыгалар. Алып баручы карусельне әйләндерә. Ук күрсәткән уенчы, үз түгәрәгеннән бер кечкенә карточканы исемен атап, билгесен әйтеп, алып куя. Ул уенчы әйтә алмаса, алып баручы карусельне яңадан әйләндерә. Кемнең түгәрәге беренче бушый, шул җиңүче була.
Дидактик уен: «Төрле төсле карусель»   Максат: Предметларның исемнәрен дөрес

Что такое shareslide.ru?

Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть