Слайд 1Риза Фәхреддиннең
“Балаларга үгет-нәсыйхәт”
әсәрендә боерык фигыльләр”
Әзерләделәр: Хәмитова Дамира Нух кызы
Рахмаева Лилия Фердавес кызы
Слайд 2Название слайда
Назване графика
Исәнмесез, кадерле кунаклар, хөрмәтле укытучылар! Сезне тарихи, данлыклы
мәшһүр милләттәшебез Ризаэддин Фәхреддингә багышланган дәрестә сәламләргә рөхсәт итегез! Бүген без татар теле дәресләрендә алган белемнәребезне Р.Фәхреддин әсәрләрен кулланып, кабатлап һәм ныгытып китәрбез.
Слайд 3Күз алдына китерегез әле, хөрмәтле укытучылар!
Безгә 10 минуттан соң һава
шарына утырып, океан эчендәге бер кеше дә яшәми торган утрауга сәяхәткә китәргә кирәк. Һәр кешегә үзе белән бары тик 10 әйберне генә алырга мөмкин, әйдәгез, шуларның исемлеген төзик!
( Укытучылар төзиләр)
Ә хәзер 3 нәрсәне сызып ташлагыз, һава шарыбыз күтәрелеп китә алмый.( 3 не сызалар).Ләкин шарыбыз тиешле биеклеккә күтәрелә алмый. Тагын 4 әйберне ташлагыз. Шулай итеп, һәрберебездә иң кирәкле 3 әйбер генә калды.
Шарыбыз күтәрелеп китте.
Кемнең исемлегендә киемнәр бар?
Кемнең исемлегендә дару бар?
Кемнең исемлегендә күзлек бар?
Кемнең исемлегендә ашамлыклар бар?
Кемнең исемлегендә телефон бар?
Әйтегез әле, ә кемнең исемлегендә китап бар? (басыгыз әле зинһар)
Слайд 4Әйе, китап безнең тормышыбызда бик әһәмиятле урын алып тора, чөнки китап
- тәрбия, аң-белем, гыйлем чыганагы,
ә гыйлем “Күңел күзен ачар, наданлык караңгылыгын җибәрер, олы дәрәҗәләргә ирешетерер, дошманнарга каршы корал булыр, тереклекне саклар, дөньяда тору юлларын белдерер,”- дип яза мәшһүр галимебез Р.Фәхреддин үзенең “Балаларга үгет – нәсыйхәт” китабында
Мин дә бүген дәрескә Р.Фәхреддиннең “Үгет – нәсыйхәт” китабын алып килдем. Бу китап балаларның, тәрбиячеләрнең һәм укытучыларның яраткан китапларына әверелсен иде! Бөек галимебезнең бу китабы балаларга киңәшләр, үгет – нәсыйхәтләр биру максаты белән язылган.
Слайд 5үгет-нәсыйхәт
сущ.; собир.
1) наставле́ния, поуче́ния, назида́ния, нравоуче́ния
ата-ана үгет-нәсыйхәте — роди́тельские наставле́ния
ул
үгет-нәсыйхәткә мохтаҗ түгел — он в назида́ниях (поучениях) не нужда́ется
2) увеща́ния, угово́ры, увещева́ния
•
- үгет-нәсыйхәт бирү
үгет-нәсыйхәт бирүче
- үгет-нәсыйхәт
сущ. советы, наставления
Слайд 6Китап 7 бүлектән һәм бүлекчәләрдән тора. Бүген без “Укучы балалар”, “Китап
уку”, “Укытучы”, “Гыйлем” бүлекләрен кулланачакбыз.
Слайд 7Барыбыз да бик яхшы беләбез, кемне дә булса өйрәткәндә, киңәшләр биргәндә,
укытканда, гомумән, без - укытучылар үзебезнең эш вакытында нинди фигыльләрне бик еш кулланабыз?
-Боерык фигыльләрне.
-Бик дөрес, әйдәгез, боерык фигыльләрне искә төшереп китик әле!
1 нче бирем. Кәгазь битен 2 гә, аннан соң 4 кә бөкләгез, почмагын бөкләгез, шул ромбикка боерык фигыль дип язып куегыз, 1 нче сул як өске өлешкә – мәҗбүри характеристика, 2 нче уң як өске өлешкә – мәҗбүри булмаган характеристика, 2 аскы өлешкә мисаллар языгыз
Сезгә 2 минут вакыт бирелә
Слайд 81 нче өстәлдән 3 нче укучы – мәҗбүри характеристика белән таныштыра
2
нче өстәлдән 2 нче укучы – мәҗбүри булмаган характеристика белән таныштыра
3 нче өстәлдән 1 нче укучы – мисаллар белән таныштыра
1 нче өстәлдән 1 нче укучы – кире мисалларны укып китә белән таныштыра
Яхшы, бик зур рәхмәт!
Без боерык фигыльләрне искә төшердек, мисаллар белән ныгыттык.
Без боерык фигыльләрне искә төшердек,
мисаллар белән ныгыттык.
Слайд 9 (Уйла – яз –фикер алыш)
Хәзер мин һәр төркемгә
биремнәр тәкъдим итәм, сез бу җөмләләрдәге боерык фигыльләрне табыгыз, мәгънәләрен ачыклагыз һәм зат –санын билгеләгез.Нәтиҗә ясагыз
1нче өстәлгә бирем:
Гыйлемне һәрвакыт сөегез (киңәш), һичбер вакытта гыйлемгә тәкәбберлек күрсәтмәгез( тыю).Сөйләшкән вакытта укытучылар белән әдәпле сөйләшегез (чакыру), аларны чын күңел белән сөегез(үтенеч).
2 нче өстәлгә бирем:
Фикерләрне нурландырырлык, акылларны арттырырлык китапларны сайлап укыгыз (киңәш), башкаларыннан ерак булыгыз (киңәш).Укытучыларның әмерен җиренә җиткереп үтәгез (таләп), тыйган эшләренә якын бармагыз(тыю).
3 нче өстәлгә бирем:
Бер-берегез белән очрашкан вакытта йөзегездә куану билгеләре чагылсын (киңәш). “Балаларга үгет –нәсыйхәт” китабын укыгызчы (үтенү).Укытучыларга каршы килмәгез (таләп), аларның сүзләренә җан – тән белән иярегез (чакыру).
(Мәгънәләр; 2 минут вакыт бирелә; партнерлар җавап бирәләр)
Слайд 10Боерык фигыльләрнең мәгънәләре бирелә
1.Боеру, таләп, тыю
2.Киңәш
3.Теләк, өндәү, чакыру
4.Үтенү, ялвару
Димәк, боерык фигыльләр
төрле мәгънәләр белдерәләр һәм затланышлы фигыльләр төркеменә керәләр
Слайд 11 (катнашучылар бер-бер артлы биремне үтиләр,
нәтиҗә ясыйлар)
Җөмләдәге калын
хәреф белән билгеләнгән сүзнең нигезен табыгыз һәм зат-санда төрләндерегез, басымын куегыз, җөмләдәге ролен ачыклагыз.
Слайд 121.Һәрбер бала, бигрәк тә,үз мәктәбегезнең укучы балалары белән матур яшәгез...
2.Уеңда барлыкка
килгән начар фикерләрне ку,яхшы фикерләрне тупла.
3.Мәктәптән кайткач, әти-әниләрегезгә сәлам бирегез, китап-дәфтәрләрегезне билгеле урынга куегыз
Биремне карточкаларда бер-бер артлы эшлисез
1-барлыкта төрләндерсен
2-юклыкта төрләндерсен
3 –басымын куйсын
4 –җөмләдәге ролен билгеләсен һәм нәтиҗә ясасын
Слайд 13Без бу биремне эшләгәндә төрләнешнең катлаулырак очракларын да алдык, басым куелышын
искәрттек
Әйдәгез, хөрмәтле укучылар, үзебезне ял иттерәбез!-
Кояш
Балалар чүгәләп утырганнар.
Кояш күтәрелә. балалар әкрен генә торалар,куллары өскә күтәрелә
Кинәт җил чыкты. уӊга-сулга кулларын чайкыйлар
Яшен яшьнәде. уӊга-сулга кул чабалар
Яӊгыр ява башлады. чүгәләп,бармак очлары белән идэнгэ читрэлэр
Яӊгыр туктады. балалар торып басалар
Яӊадан кояш чыкты. кулларны өскә күтәрәләр
Слайд 14Без ял иттек, әйдәгез, уен да уйнап алыйк. 4нче бирем: билгеләмәләрне
табарга:(һәр катнашучыга сүзләр бирелә, алар урыннарыннан торып, үзләренең парларын табарга тиешләр) – 30 секунд бирелә
Слайд 15Лөгави-тел галиме
Сарфый- морфология галиме
Нәхүви - синтаксис галиме
Мөһәндис - инженер
Тәхәллүс - исем,
псевдоним
Ләкъәб - фамилия
Хөрмәтле укытучылар, хәзер сезгә сүзләр бирәм,
шулардан сез бер үгет-нәсыйхәт төзергә тиешсез,
бергәләп эшләгез!
Слайд 16 Рәхмәт, менә без сезнең белән нәхүви дә, сарфый да, лөгави
дә булдык. Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен үзебезнең укыту-тәрбия эшенә маяк итеп кабыздык.
Тимбилдинг –боерык фигыльгә багышланган газета ясыйбыз
Зур рәхмәт, хөрмәтле укытучылар!