Презентация, доклад по теме Нәби Дәүли

Содержание

«Яшь кеше! Син минем яшемә җиткәндә, мин инде җирдә булмам. Бу котылгысыз аерылу алдыннан мин сиңа кечкенә генә хат язып калдырам. Син әле мәктәптә укыган көннәрдә үк җирнең тарихы белән, халыкларның тормыш юллары белән танышырсың.

Слайд 1 МБГБУ Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Столбище гомуми урта белем мәктәбе
Бөек

Ватан сугышында Җиңүнең – 70 еллыгы һәм фронтовик язучы Нәби Дәүлинең 105 еллыгына багышланган «Язучы Нәби Дәүлинең тормышы һәм иҗаты» дигән
презентацияләр бәйгесенә.


Эшнең авторы:
5 «А» сыйныф укучысы Шишолина Диана
Җитәкчесе:
татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайфуллина Г. Т.

2015 ел
 МБГБУ Татарстан Республикасы  Лаеш муниципаль районы  Столбище гомуми урта белем мәктәбеБөек Ватан сугышында Җиңүнең –

Слайд 2 «Яшь кеше! Син минем яшемә җиткәндә, мин инде җирдә булмам.

Бу котылгысыз аерылу алдыннан мин сиңа кечкенә генә хат язып калдырам. Син әле мәктәптә укыган көннәрдә үк җирнең тарихы белән, халыкларның тормыш юллары белән танышырсың. Синең күз алдыңнан бик еракта калган гасырлар узып китәр. Нинди генә исемнәрне күрмәссең син ул тарих битләрендә! Нинди генә хәлләрне очратмассың син ул чорларда! Ниһаять, син шулай, тарих битләрен берәмләп ача- ача, безнең гасырга, без яшәгән чорга килеп җитәрсең. Һәм син анда «фашист» дигән сүзне күрерсең. Кем иде соң ул фашист? Мин сиңа шул турыда сөйләргә телим. Фашизмны онытырга ярамый!»
Нәби Дәүли.
«Яшь кеше! Син минем яшемә җиткәндә, мин инде җирдә булмам. Бу котылгысыз аерылу алдыннан мин сиңа

Слайд 3Нәби Дәүли (1910–1989)

Нәби Дәүли (1910–1989)

Слайд 4 Шагыйрь, хикәяче, романчы, публицист һәм драматург Нәби Дәүли (Нәбиулла

Хәсән улы Дәүләтшин) 1910 елның 1 июнендә элекке Казан губернасының Спас өязе (хәзер Татарстан Республикасының Әлки районы) Иске Камка (борынгырак исеме – Мәүләшә) авылында Хәсән Миндубаев исемле игенче гаиләсендә туа. Сабый чакта ук тормышның бөтен ачысын-төчесен татып үсә. Дүрт яшендә чагында әтисе авырып үлә, ә әнисе, Төньяк Кавказ якларында төрле көнлекче эшләрдә тамак ялы өчен бил бөгеп йөргән Хәйрулла Дәүләтшин дигән кешегә кияүгә чыгып, өч баласы белән Ставрополь шәһәренә күченеп китә. Берникадәр вакыттан соң үги әти белән әни кеше, авылдагы йорт-җирне сатып килү нияте белән, яңадан туган авылларына кайталар. Шунда Нәбиулланың әнисе дә кинәт вафат була, ә үги әти Кавказда калган ятим балалар янына кире әйләнеп килми. Шулай итеп Нәбиулла чит-ят җирдә япа-ялгызы торып кала. 
Шагыйрь, хикәяче, романчы, публицист һәм драматург Нәби Дәүли (Нәбиулла Хәсән улы Дәүләтшин) 1910 елның 1

Слайд 51921 елда унбер яшьлек Нәбиулла Царицын (хәзерге Волгоград) шәһәрендәге балалар йортына

килеп эләгә. Шунда җидееллык мәктәпне тәмамлап, фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбендә укуын дәвам итә, аннары Донбасс якларына юл алып, Донецк шәһәрендәге металл эшкәртү заводы тимерчелегендә эшли. 1928 елда Н.Дәүли Әстерхан шәһәренә барып, совет хезмәткәрләрен әзерләү мәктәбендә укый башлый. Ләкин, курсантларны баш күтәргән игенчеләр фетнәсен бастырырга җибәрү сәбәпле укуы бүленеп, яңадан Донбасска кайта һәм мартен цехында шлакчы булып эшли.

Царицын

1921 елда унбер яшьлек Нәбиулла Царицын (хәзерге Волгоград) шәһәрендәге балалар йортына килеп эләгә. Шунда җидееллык мәктәпне тәмамлап,

Слайд 6 Шушы елларда ул Донбасста татар телендә чыга торган «Пролетар» исемле

газетага языша башлый. Хәбәрләр, шигырьләр, очерклар бастыра.

1930 елда үзе дә шушы газета редакциясенә әдәби хезмәткәр булып эшкә керә һәм анда гаскәри хезмәткә алынганчы эшли. 1933-1935 елларда Украинадагы Винница шәһәрендә хәрби мәктәпне тәмамлап, старшина чинында Ерак Көнчыгыштагы чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә. 

Донецк

Шушы елларда ул Донбасста татар телендә чыга торган «Пролетар» исемле газетага языша башлый. Хәбәрләр, шигырьләр, очерклар

Слайд 7 Хәрби хезмәт мөддәтен тутырганнан соң, Н.Дәүли Казанга килә һәм

Ватан сугышы башланганга кадәр Татарстан Республикасы яшьләр газетасында әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире булып эшли. Бу – Нәби Дәүлинең әдәбиятка ныклап аяк басу һәм шагыйрь буларак эзләнү-формалашу еллары.
Хәрби хезмәт мөддәтен тутырганнан соң, Н.Дәүли Казанга килә һәм Ватан сугышы башланганга кадәр Татарстан Республикасы

Слайд 81937-1941 еллар арасында аның дүрт шигъри җыентыгы басылып чыга:
«Бәхет»
«Ал чәчәк»

«Уйлар»
«Кырык шигырь».

Н.Дәүли – 1939 елдан СССР (Татарстан) Язучылар
берлеге әгъзасы. 
Үзенең лирик шигырьләрендә шагыйрь, шул чор поэзиясенә хас романтик пафос белән, яшь буынның туган илгә һәм тормышка мәхәббәтен, күтәренке рухын һәм иҗади хезмәт шатлыгын гәүдәләндерергә омтыла. 

1937-1941 еллар арасында аның дүрт шигъри җыентыгы басылып чыга:«Бәхет» «Ал чәчәк» «Уйлар» «Кырык шигырь». Н.Дәүли – 1939

Слайд 9 Сугышның беренче көннәрендә үк, 1941 елның 25 июнендә,

Нәби Дәүли фронтка китә. 1942 елның яз башында аны бүтән әсирләр белән бергә Алманиягә озаталар. Башта ул берничә ай Бухенвальдта тотыла, аннары Баден-Баден, Магдебург шәһәрләре янындагы үлем лагерьларында газап чигә. Алманиянең тар-мар ителүе генә аны үлемнән коткарып кала. 
Сугышның беренче көннәрендә үк, 1941 елның 25 июнендә, Нәби Дәүли фронтка китә. 1942 елның

Слайд 10Ләкин аңа фронтта озак булырга туры килми, шул ук елның август

аенда, Орша шәһәре янында барган авыр бәрелешләрдә чолганышка эләгеп, алманнарга әсир төшә.

Орша шәһәре

Ләкин аңа фронтта озак булырга туры килми, шул ук елның август аенда, Орша шәһәре янында барган авыр

Слайд 11Бухенвальтд лагеры. Германия
1942 елның яз башында аны бүтән әсирләр белән бергә

Алманиягә озаталар. Башта ул берничә ай Бухенвальдта тотыла, аннары Баден-Баден, Магдебург шәһәрләре янындагы үлем лагерьларында газап чигә. Алманиянең тар-мар ителүе генә аны үлемнән коткарып кала. 
Бухенвальтд лагеры. Германия1942 елның яз башында аны бүтән әсирләр белән бергә Алманиягә озаталар. Башта ул берничә ай

Слайд 121945 елның декабрендә Н.Дәүли Казанга кайта, әмма аңа, хәрби әсирлекне кичергән

кеше буларак, әдәбият, матбугат өлкәсендә эшләргә рөхсәт ителми, шуңа күрә 1956 елга кадәр Казанның төрле оешмаларында кара эшче, каравылчы, рәссам-бизәүче кебек әдәбияттан ерак торган хезмәт вазифаларын башкарырга туры килә. Шулай да, язганнары басылмаса да, ул иҗат эшчәнлеген туктатмый: шигъри әсәрләр язуын дәвам иттерү белән бергә, проза һәм драматургия жанрларында да үзенең иҗади көчен сынап карый. Ниһаять, Сталин культы фаш ителеп, Хрущев вакытында берникадәр хөр тәртипләр урнаша башлагач, Нәби Дәүлигә дә язган әсәрләрен бастыру мөмкинлеге туа. 1955-1965 елларда, ягъни ун ел эчендә, аның шигъри һәм проза әсәрләре тупланган унике китабы басылып чыга. 
1945 елның декабрендә Н.Дәүли Казанга кайта, әмма аңа, хәрби әсирлекне кичергән кеше буларак, әдәбият, матбугат өлкәсендә эшләргә

Слайд 13Гөлфия ханым Дәүләтшинаның иң зур хыялы - Алман иленә бару. Әтисе

– Нәби Дәүли эзләре буйлап сәяхәт итеп кайтасы килә аның. - Әтиемнең үлем белән көрәшеп яшәгән җирләрен үз күзләрем белән күрәсем килә. Йомшак күңелле, кешеләргә һәрвакыт игелекле мөнәсәбәттә яшәгән, үз гомерендә черкине дә рәнҗетмәгән әти фашист тоткынлыгында ничекләр генә түзде, кешелек сыйфатларын җуймыйча исән-имин туган ягына әйләнеп кайтты икән, дигән сорауны үз-үземә еш бирәм.
Гөлфия ханым Дәүләтшинаның иң зур хыялы - Алман иленә бару. Әтисе – Нәби Дәүли эзләре буйлап сәяхәт

Слайд 14 Татар язучысына әсирлектә чыннан да озак газап чигәргә

туры килгән. “Үлем белән яшәү арасында” дигән автобиографик әсәрен укыган һәркем әлеге олы җанлы әдипнең рух ныклыгына сокланмый калмастыр. Фашист тоткынлыгыннан  азат ителгәч, беренче гаиләсенә язган хаты әле бүгенге көнгә кадәр саклана. Аның күчерелмәсен язучының икенче кызы Гөлфия апа да үзендә саклый. Андагы юлларны еш искә ала ул. “Минем өстемдә өр-яңа хәрби кием. Башкаларның киемнәре тузган инде. Ә мин әле яңа гына  совет солдаты киеме киеп дошманга каршы көрәшкә күтәрелдем. Иң хәлиткич елларда тоткынлыкта утырдым. Мине иптәшләрем килеп коткарды. Әле кайчан гына фашист төрмәсендә үлем сагалап торган иде. Ә хәзер инде мин башкалар кебек үк көрәшкә бара алам. Минем өчен бу - бик зур шатлык. Минем сиңа үпкәм юк. Башка берәүне очраткан булсаң да мин сине аңларга тырышырмын...” дип яза Нәби Дәүли гаиләсенә 1945 елда әсирлектән азат ителгәч.
Татар язучысына әсирлектә чыннан да озак газап чигәргә туры килгән. “Үлем белән яшәү арасында”

Слайд 15Гөлфия апаны әтисе турындагы хатирәләре ерак үткәннәргә - язучыларның “Аккош күле”

иҗат йортында яшәгән елларга кайтара. «Бик ярлы яшәдек. Әсирлектән кайткан кешегә бик үк ышанып та бетермәгәннәрдер. Зур урыннарда эшләтмәделәр аны. “Яшәү белән үлем арасында” повесте дөнья күргәч кенә әти кабаттан өйләнә. Аның тормышында бу вакыйга зур фаҗигагә тиң була. Кая барып бәрелергә белми озак каңгырап йөргән ул. Аннары аны Аккош күле буендагы бакчачылык ширкәтенә каравылчы итеп эшкә алганар. Мин бит инде әти ир уртасы чагында дөньяга килгәнмен. Урман буеннан барган вакытта, әкият-хикәяләрне шул мизгелдә уйлап чыгарып, миңа сөйләп бара иде.»
Гөлфия апаны әтисе турындагы хатирәләре ерак үткәннәргә - язучыларның “Аккош күле” иҗат йортында яшәгән елларга кайтара. «Бик

Слайд 16Төштә  генә күргән кебек шушы мизгелләр минем иң кадерле хатирәләрем булып

саклана. Үсә төшкәч без инде Казанга күчендек. Монда бөтенләй икенче тормыш башланып китте. Тик әти гомере буе кимсенеп яшәде. Аны зур очрашулар, олы җыеннарга чакырмыйлар иде.  Ул тыныч кына үз бүлмәсендә язды да язды.

Сугыштан соңгы чор әдәби иҗатында төп темалар:

Җир язмышы
Тынычлык
Азатлык өчен көрәш
Сугышта булганнарга дан җырлау
Гаделсезлек һәм җитешсезлек белән килешмәү.

Төштә  генә күргән кебек шушы мизгелләр минем иң кадерле хатирәләрем булып саклана. Үсә төшкәч без инде Казанга

Слайд 17Гомумән, Нәби Дәүлинең сугыштан соңгы чор әдәби иҗаты жанр төрлелеге һәм

заманга аваздаш темаларны яктыртуы белән аерылып тора. Җир һәм шәхес язмышы, кешелекнең киләчәге өчен борчылу, халыкларның азатлык өчен көрәше, шул юлда корбан булганнарга дан җырлау, хезмәт кешесенең бөеклеген һәм акылын биеккә күтәрү, тормышта очраган һәртөрле гаделсезлекләргә карата килешмәүчәнлек һ.б. – менә шундый, әйтергә мөмкин, глобаль масштабтагы мәсьәләләр әдип иҗатының төп тематик эчтәлеген тәшкил итәләр. Бу темалар аның күпсанлы лирик, сәяси-публицистик, сатирик шигырьләрендә, балладаларында, мәсәлләрендә, дүртьюллык шигъри парчаларында, «Берлинда окоп» (1955), «Авыл дәфтәре» (1954-1967) кебек күләмле поэмаларында һәм прозасында чагылыш таба. 
Гомумән, Нәби Дәүлинең сугыштан соңгы чор әдәби иҗаты жанр төрлелеге һәм заманга аваздаш темаларны яктыртуы белән аерылып

Слайд 18Әдипнең проза әсәрләреннән «Яшәү белән үлем арасында» (1958) дигән повесте һәм

«Җимерелгән бастион» (1965) исемле романы укучылар арасында аеруча популярлык казана. Автобиографик материалга һәм әсирлек чорындагы шәхси кичерешләргә нигезләнеп язылган бу документаль әсәрләр конкрет тормыш вакыйгалары җирлегендә фашизмның антигуманистик йөзен, ерткычлыгын фаш итүе белән әһәмиятлеләр. 
Әдипнең проза әсәрләреннән «Яшәү белән үлем арасында» (1958) дигән повесте һәм «Җимерелгән бастион» (1965) исемле романы укучылар

Слайд 19Әсәр 1957 елда «Совет әдәбияты» журналында (№ 6, 7, 8) чыккан

басмасында «Тормыш белән үлем арасында» дип аталган. Ә инде 1958 елда автор, бу әсәрен аерым китап итеп бастырып чыгарганда, аны яңа исем белән «Яшәү белән үлем арасында» дип атый. Повесть кырыс реализмга нигезләнеп язылган. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Чөнки авторның үзенә әсирлек газабын татырга туры килә. Сугышның беренче көннәрендә үк үзенең ничек итеп әсирлеккә төшүен, әсирлектә үткәргән мәхшәр көннәрен, җир йөзендә бер генә ерткыч хайван да эшли алмаган явызлыкны фашистларның эшли алуын үз күзләре белән күреп, үз язмышында татыган. Н.Дәүли киләчәк буыннар өчен гыйбрәтле вакыйгаларны бәян итеп калдыра. Әсәрне укуы кыен, күңелдә авыр тойгы уяна. Язучы китабының кереш сүзендә болай ди: «Яшь кеше! Син минем яшемә җиткәндә, мин инде җирдә булмам. Бу котылгысыз аерылу алдыннан мин сиңа кечкенә генә хат язып калдырам. Син әле мәктәптә укыган көннәрдә үк җирнең тарихы белән, халыкларның тормыш юллары белән танышырсың. Синең күз алдыңнан бик еракта калган гасырлар узып китәр. Нинди генә исемнәрне күрмәссең син ул тарих битләрендә! Нинди генә хәлләрне очратмассың син ул чорларда! Ниһаять, син шулай, тарих битләрен берәмләп ача- ача, безнең гасырга, без яшәгән чорга килеп җитәрсең. Һәм син анда «фашист» дигән сүзне күрерсең. Кем иде соң ул фашист? Мин сиңа шул турыда сөйләргә телим. Фашизмны онытырга ярамый!» Бу сүзләр язучы Нәби Дәүлинең бүгенге яшь кешегә үтенече булып яңгырый.
Әсәр 1957 елда «Совет әдәбияты» журналында (№ 6, 7, 8) чыккан басмасында «Тормыш белән үлем арасында» дип

Слайд 20Фронтовик язучы гомеренең соңгы көннәренә кадәр үзенең акланачагына ышанып яшәгән .

Тормыш шаяртуымы, язмыш кырыслыгымы - аңа якты дөньядан күңел төшенкелеге халәтендә китәргә язган була шул.

Нәби дәүли 1989 елның маенда казан шәһәрендә вафат була.

Фронтовик язучы гомеренең соңгы көннәренә кадәр үзенең акланачагына ышанып яшәгән . Тормыш шаяртуымы, язмыш кырыслыгымы - аңа

Слайд 21Ләкин зарыгып көткән мөһим хәбәр Нәби Дәүлинең бакыйлыкка күчүенә алты ай

тулгач 1990 елда гына Мәскәүдән килеп ирешә. Бу документта Дәүләтшин Нәбиулла Хәсән улының “Фашистларның Бухенвальд – Дора үлем лагерьларында фашистларга каршы азатлык көрәшендә катнашучы» медале белән бүләкләнүе хакында язылган була. Сөенечле хатны Сугыш ветераннары Совет комитеты юллаган.
Ләкин зарыгып көткән мөһим хәбәр Нәби Дәүлинең бакыйлыкка күчүенә алты ай тулгач 1990 елда гына Мәскәүдән килеп

Слайд 23Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Слайд 24Интернет – ресурсы:
http://pedsovet.su/

http://intertat.ru/tt/tatar-galeme/item/37883-t%D3%A9z%D3%99lm%D3%99s-yara.html

http://www.alki-rt.ru/ru/the-news/item/4829-yar-challyida-%D2%AFtk%D3%99relg%D3%99n-yaktashlar-ochrashuyinda-k%D2%AFrenekle-tatar-yazuchyisyi-n%D3%99bi-d%D3%99%D2%AFline%D2%A3-kyizyi-g%D3%A9lfiya-d%D3%99%D2%AFl%D3%99tshina-da-katnashtyi.html

http://xn--e1afbedf6bfh4b7c.xn--80aswg/%D0%A8%D0%B0%D0%B9%D0%BC%D0%B0%D1%80%D0%B4%D0%B0%D0%BD%D0%BE%D0%B2%D0%B0-%D0%90%D0%BB%D0%B8%D1%81%D0%B0-%D0%A0%D0%B0%D0%B9%D1%85%D0%B0%D1%82%D0%BE%D0%B2%D0%BD%D0%B0

Фахри Насретдинов –

Мин сагынам яз иртәсен (Сара Садыйкова көе, Нәби Дәүли сүзләре)


Интернет – ресурсы:  http://pedsovet.su/ http://intertat.ru/tt/tatar-galeme/item/37883-t%D3%A9z%D3%99lm%D3%99s-yara.html http://www.alki-rt.ru/ru/the-news/item/4829-yar-challyida-%D2%AFtk%D3%99relg%D3%99n-yaktashlar-ochrashuyinda-k%D2%AFrenekle-tatar-yazuchyisyi-n%D3%99bi-d%D3%99%D2%AFline%D2%A3-kyizyi-g%D3%A9lfiya-d%D3%99%D2%AFl%D3%99tshina-da-katnashtyi.html http://xn--e1afbedf6bfh4b7c.xn--80aswg/%D0%A8%D0%B0%D0%B9%D0%BC%D0%B0%D1%80%D0%B4%D0%B0%D0%BD%D0%BE%D0%B2%D0%B0-%D0%90%D0%BB%D0%B8%D1%81%D0%B0-%D0%A0%D0%B0%D0%B9%D1%85%D0%B0%D1%82%D0%BE%D0%B2%D0%BD%D0%B0 Фахри Насретдинов – Мин сагынам яз иртәсен (Сара Садыйкова

Что такое shareslide.ru?

Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть