Халкым күңеленә ак нур сиптең,
Кара төндә булдың якты ай;
Шаулы язның сүнмәс тугаедай,
Мәңге дәртле җырчы син, Тукай!
Презентация на тему Презентация по татарской литературе Тукай тормышыннан, предмет презентации: Разное. Этот материал в формате pptx (PowerPoint) содержит 69 слайдов, для просмотра воспользуйтесь проигрывателем. Презентацию на заданную тему можно скачать внизу страницы, поделившись ссылкой в социальных сетях! Презентации взяты из открытого доступа или загружены их авторами, администрация сайта не отвечает за достоверность информации в них, все права принадлежат авторам презентаций и могут быть удалены по их требованию.
Халкым күңеленә ак нур сиптең,
Кара төндә булдың якты ай;
Шаулы язның сүнмәс тугаедай,
Мәңге дәртле җырчы син, Тукай!
Кечкенә Тукай 4 айда әтисез, 4 яшьтә әнисез кала. Ятимлек ачысын бик иртә татый.
Кечкенә Габдулланың әнисе Мәмдүдә Сасна авылы мулласына кияүгә чыга һәм соңрак аны үз янына алдыра.
Дөм ятим Габдулланы 1890 елда Өчиле авылына бабасы Зиннәтулла йортына кайтарып куялар. Булачак шагыйрьнең шактый караңгы көннәре шунда үтә.
Кечкенә Габдулланы бервакыт Өчиледән Казанга алып киләләр дә Печән базарында берәр кешегә асрамага бирмәкче булалар. Яңа Бистәдә яшәүче Мөхәммәтвәли белән Газизә апаның балалары юк икән: ятим Габдулланы алар уллыкка алалар.
Мәҗит Гафури (элеккеге Сембер ) урамында Габдулла үзенең яңа әти-әнисе кулында яши.
Әти талчукта сату идеме, әллә тирече идеме шунда – анысын яхшы белмим. Әни, бер дә алмый-талмый, байларга кәләпүш эшләп чыгара иде... Бу ата-анам икесе дә эш кешеләре булып, миңа ач торырга туры килмәде... (“Исемдә калганнар”)
Ләкин бу бәхет озакка бармый: Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә апа икесе берьюлы авырый башлыйлар. Малай яңадан Өчилегә кайтарыла. 1892 елның җәендә Кырлай авылы крестьяны Сәгъди абзый аны үзенә уллыкка ала.
Тукайның Өчиледән Кырлайга китүе
Сәгъди абзый әкренләп кенә Габдулланы крестьян хезмәтенә күнектерә.
Печән өсте. Бәләкәй Апуш белән Сәгъди абзый Кырлай болынында.
Канатлар ныгыган вакыт... 1894 – 1907 елларда Габдулла Тукай Уральск шәһәрендә яши.
Почиталин урамы, 66 нчы йорт, 1894 елның ахырыннан Габдулла шунда – Галиәсгар Госманов йортында яши башлый.
Кулъязма “Әлгасрелҗәдид” журналының тышлык бите. Бу журналны мәдрәсәдә Габдулла һәм иптәшләре чыгарган. Журналның һәр битен Габдулла үз кулы белән язган.
“1906 елның 1 Маенда типография эшчеләре тагын демонстрациягә чыктылар... Без Апуш белән икәүләп киттек. Демонстрациягә тимер юл эшчесе Николай Покатилов җитәкчелек итте. Иске собор янында кызыл байрак күтәрделәр: таякка тагылган кызыл материя байракта сүзләр: “Яшәсен Беренче май – хезмәт бәйрәме!”. Чаган елгасы буенда безнең юлны атлы казаклар кистеләр... Без Тукай белән прокламацияләрне шәһәр уртасында ябыштырып йөрдек”. (А. Гладышев, “Уралец» типографиясе эшчесе. “Г. Тукаев турында истәлек”)
Тукайның журналистик эшчәнлеге Камил Мотыйгый белән бергә башлана. 1906 – 1907 елларда Мотыйгый “Фикер” газетасын һәм “Әлгасрелҗәдид”, “Уклар” журналларын чыгара. Тукай дусты Камил Мотыйгый белән Уральскида.
1907 елда Казанга китәр алдыннан Тукай яшәгән “Казан” кунакханәсе бинасы. (Некрасов һәм Почиталин урамнары чаты)
Мәскәү һәм Татарстан урамнарының күренеше. XX гасыр башында бу йортта “Болгар” кунакханәсе булган һәм анда шул заманның татар интеллегенциясе яшәгән
Казанга килгәч Тукай танышкан һәм дуслашкан татар интеллегенциясе вәкилләренең берсе – язучы Фатих Әмирхан
Габдулла Тукай Әстерхан шәһәрендә дусты, шагыйрь Сәгыйть Рәмиевта да кунакта була.
Драматург Галиәсгар Камал белән берлектә Габдулла Тукай 1908 – 1909 елларда сатирик журнал “Яшенне” чыгаруда катнаша.
Язучы – революционер Гафур Коләхмәтов белән Тукай “Шәрык клубында” кичәләр, концертлар, лекцияләр оештыра
Сәхипҗамал Гыйззәтуллина – Волжскаяның – гади татар кызының шәригать кануннарын ертып сәхнәгә менүенә Тукай бик соклана. Үзенең “Ике кояш” шигырен аңа багышлап яза.
“Әль – ислах” газетасын чыгаручылар. Сулдан уңга: редактор Вафа Бәхтияров, театр тәнкыйтьчесе Кәбир Бәкер, газетаның рухи җитәкчесе һәм актив хезмәткәре Фатих Әмирхан, Ибраһим Әмирхан һәм Габдулла Тукай.
Казанда Тукай иң тугрылыклы дусты Фатих Әмирханны таба..Ф.Әмирхан аны буржуаз тәнкыйтьтән, кадимчеләр һәҗүменнән саклый, акыллы киңәшләре белән аңа ярдәм күрсәтеп тора.
Шагыйрь үзенең иң яшерен серләрен Фатих Әмирхан белән уртаклаша, аның белән киңәшә. Бер хатында: “Ярабби! Ятимлекләр, фәкыйрьлекләр, ачлыклар, авылдан авылга сатылып йөрүләр, рәхимсез татар байларында хезмәт итүләр, татар мәдрәсәсендә черүләр арасында да саклап калган талант очкыны... Бер дә кабынмаслык булып сүнәрмени инде?”, - дип яза.
1908 елның җәендә Тукай “Әль – ислах”тагы берничә дусты белән Ботан бакчасы янында, Кабан күле буендагы дачада яши. Г.Камалның истәлекләренә караганда, шагыйрьнең иң бәхетле көннәре була ул.
Г.Тукай. 1912 елгы фоторәсем. Дусты Дулат – Алиевкә бүләк иткән бу рәсемнең артына Тукай болай дип язган: “Иптәшем Мәхмүткә ядкяр: Г.Тукай, 3 октябрь, 1912 санә”
Г.Камал татар театрын тудыруда беренче рольне уйный. 1910 елда аның юбилей кичәсендә Тукай болай ди: “Минем күңелемдә Галиәсгар әфәнде әсәрләрендә моннан әллә ничә еллар элек, ярты сабый вакытымда ук, мәхәббәт орлыклары чәчелгән иде..”
Тукай сабый вакытыннан ук халык җырларын
ярата, аларны хәтеренә сеңдерә, язып бара.
1910 елда ул “Шүрәле” псевдонимы белән “Халык моңнары”
исемендә татар халык җырлары җыентыгын бастыра.
Анда 28 җыр язылган.
Габдулла Тукай. 1912 елгы фоторәсем. Бу вакытта инде Тукай халык тарафыннан танылган шагыйрь һәм публицист. Аның егерме бишләп китабы чыккан, аның әсәрләре матбугатта даими рәвештә чыгып тора, ул һәрвакыт халык игътибарында.
1909 елда Тукай үзенең үткән балалыгы турында “Исемдә калганнар” дигән автобиографик повесть яза.
Шагыйрь исән вакытта ук басылып чыккан повестьның беренче битләре.
КИТАП шигыренең кулъязмасы.
Һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошса,
Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә,
Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны
Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә...
Шул вакытта мин кулыма китап алам,
Аның изге сәхифәләрен актарам;
Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем,
Шуннан гына дәртләремә дәрман табам.
Бер төркем татар язучылары
Беренче рәттә: ГАБДУЛЛА ТУКАЙ, ФАТИХ ӘМИРХАН.
Икенче рәттә: Г.КОЛАХМЕТОВ,
К.КОЛАХМЕТОВ
Тукайның Әстерханга килүе уңае белән уздырылган әдәби – музыкаль кичәдә төшерелгән рәсем.
. Өчиледән Казанга кайтканда караңгы Балавыз урманнарын үтәргә кирәк. (Биектау районы). Бу кара урман турында Тукай “Казанга кайтыш” исемле очеркында яза
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай
1913 елның 15 (2) апрелендә кичке 8 сәгать 15 минутта күзләрен мәңгегә йома
Тукайның битеннән алынган маска
Тукайның битеннән алынган маска
Бу наратны Габдулла Тукайның Кырлайдагы “әтисе” Сәгъди абзый утырткан. Ә бәрәңге бакчасында кечкенә Габдулла бәрәңге җыйган.
Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.
Email: Нажмите что бы посмотреть