Минем өчен ул − туган авылым. Туган ягын, авылын яратмаган кешеләрне мин күз алдыма да китерә алмыйм. Яшьлекләрендө авылын ташлап чит җирләргә киткән кешеләр дә, туган туфракларын сагынып, аның табигатенә сокланып, җырлар, шигырьләр язалар. Р. Фәйзуллин да "Кайту" шигырендә туган авылын ничек сагынуы турында яза:
Рәхәтләнеп аунадым бер
туган як кырларында!
Кулларымны куеп тордым
чишмәнең парларына.
Рәхәтләнеп таптап йөрдем
бала чак сукмакларын,
искә төшереп, гомеремнең
татлы төштәй чакларын...
Мин дә чын күңелемнән туган ягымны яратам, аның гүзәллегенә сокланам. Минем авылымны сөймәслек тә түгел шул: ул, минемчә, бөтен дөньяда бер генә, бары тик бер генә!
Авылымны хәр яктан җиләк-җимешкә бай матур таулар, калкулыклар кочаклап алган. Без һәр елны җиләккә йөрибез, җәен-көзен гөмбә җыябыз.
Талгын җил искәндә, болын өстенең дулкынлануыннан күзең ала алмый торасың. Нинди генә чәчәкләр юк аңда! Әйтерсең табигатьтә булган бар төсне шунда җыйганнар. Искиткеч гүзәллек! Әнә шул болын өстеннән әкрен генә иртәнге кояш күтәрелә. Күтәрелә дә илаһи нурларын, бөтен яктылыгын авылга сибә. Әкияти манзара эчендәге авылым көннән-көн матурлана, яшеллеккә күмелә.
Туган ягым!