Вахитов исемендәге колхозда озак еллар бозау караучы булып эшләгән Фәүзия Әхмәт кызы Зәйнетдинова 1940нчы елда Шәле авылында дөньяга килә. Аңа тулы гаиләдә тәр-бияләнергә туры килми: 2 айлык чагында әтисе Бөек Ватан сугышына киткән җиреннән кире әйләнеп кайтмый. Балачагы авыр чорга туры килә.Мәктәпне бетерүгә ,колхозда төрле эшләр башкара.Аның тырышлыгын тиз күреп алалар. Тавыклар үстерү технологиясен үзләштерү максатыннан Мәскәүгә укырга җибәрәләр.1958нче елда тавыклар ферма-сында эшли башлый.
1965 елдан бозаулар карауга күчә.Ул шушы эшендә 40 ел хезмәт куя.
Тырыш хезмәте, ирешкән уңышлары өчен аны күп кенә диплом-грамоталар, медальләр белән бүләклиләр.Аның өчен иң кадерлеләре , әлбәттә, алтын һәм бронза медальләре.Ә 1993нче елда “Татарстанның атказанган терлекчесе “ дигән мактаулы исем бирелә.
Анда 3 ел да 4 ай хезмәт итеп 1956 елның 22 декабрендә кайта. Армиядән кайткач, 1957 елның 2 мартында гаилә корып җибәрә. Сания әбием белән бергә яши башлыйлар. Әбиемнең дә әтисе сугышта һәлак була. Бабаем кабат колхозда тракторист булып эшли башлый. Анда 42 ел буе эшли. Ул бөтен авыл кешеләрен икмәк белән туендырып тора, бик күп орденнарга, мактау грамоталарына лаек була. Сабантуйларында кыр батыры булып бик куп бүләкләргә дә лаек була. Мәсәлән, мотоцикл, тәкә һәм башкалар.
1994 елда лаеклы ялга чыга. Алар Сания әбием белән 3 малай, 1 кыз тәрбияләп устерәләр. Шул балаларның ин кечкенәсе минем әтием, Илдус.
Кышларын кыр эшләре беткәч, ул слесарь , механик, төзүче булып эшләгән. Ә 1998 нче елдан Исламгали абый лаеклы ялда.
Ислам абый 1962 нче елның 5 нче сентябрында Рәисә апай белән гаилә корып җибәрә. Дүрт бала үстерделәр. Малайларыда үзеннән калышмаган-нар, ике малае да комбайнер булып эшләгәннәр, ике кызлары югары белем алганнар. Хәзерге көндә 11 оныгы, 4 оныкчыгы бар. Тормыш иптәше белән бәхетле, тату 50 ел тормыш иткәннәр. Хәзерге вакытта да бер-берсенә булышып, ярдәм итеп, туганнарын ташламыйча,тату яшиләр.
Шәлегә бер кил әле.
Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.
Email: Нажмите что бы посмотреть