Презентация, доклад по татарской литературе Мәзәкләр

Содержание

Татар халык авыз иҗатыМәзәкләр

Слайд 1 Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Кадрәк төп гомуми белем бирү мәктәбе

Татар әдәбиятыннан


мастер-класс

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ибраһимова Альбина Әбелгаян кызы
Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Кадрәк төп гомуми белем бирү мәктәбе Татар әдәбиятыннан мастер-классТатар теле

Слайд 2Татар халык авыз иҗаты
Мәзәкләр

Татар халык авыз иҗатыМәзәкләр

Слайд 3Бүген без сезнең белән татар халык авыз иҗатының бер төре булган

мәзәкләр һәм аларга хас үзенчәлекләр турында сөйләшәчәкбез.
Мастер-класс ахырында үзебез дә мәзәкләр язып карарбыз.
Бүген без сезнең белән татар халык авыз иҗатының бер төре булган мәзәкләр һәм аларга хас үзенчәлекләр турында

Слайд 4Максат:
1.Халык авыз иҗаты әсәрләре буенча белемнәрне ныгыту, тирәнәйтү; мәзәкләргә хас үзенчәлекләрне

ачыклау.
2.Танып-белү эшчәнлеген, иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү; укучыларны эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенә тарту, нәтиҗә ясарга юнәлеш бирү.
3.Борынгы һәм бүгенге мирасыбызга, татар халык авыз иҗаты әсәрләренә хөрмәт, мәхәббәт, кызыксыну тәрбияләү.

Максат:1.Халык авыз иҗаты әсәрләре буенча белемнәрне ныгыту, тирәнәйтү; мәзәкләргә хас үзенчәлекләрне ачыклау. 2.Танып-белү эшчәнлеген, иҗади фикерләү сәләтен

Слайд 5Әгәр биш-алты кеше бергә җыела икән, шулар арасында бүтәннәрнең күңелен ачардай

бер җор кеше, халык әйтмешли,авызы белән кош тотардай берәр "тел бистәсе" булмыйча калмый. Ул элек тә шулай булган, хәзер дә шулай. Билгеле инде, андый кешенең теленә эләксә, иң гади бер хәлнең, кечкенә генә тормыш маҗарасының да күңелле бер мәзәккә әйләнеп китүе тиз.
Гомәр Бәширов
Әгәр биш-алты кеше бергә җыела икән, шулар арасында бүтәннәрнең күңелен ачардай бер җор кеше, халык әйтмешли,авызы белән

Слайд 6Мәзәк- халык авыз иҗаты әсәрләренең үзенчәлекле кечкенә жанры. Ул- кыска күләмле,

көтелмәгән чишелешле , юмор һәм сатирага(ачы көлүгә) нигезләнгән чәчмә әсәр. Үзенең тапкырлыгы һәм көтелмәгәнчә тәмамлануы белән тыңлаучының хисләрен кузгата, гаҗәеп акыл зирәклеге белән шаккатыра.
Мәзәк- халык авыз иҗаты әсәрләренең үзенчәлекле кечкенә жанры. Ул- кыска күләмле, көтелмәгән чишелешле , юмор һәм сатирага(ачы

Слайд 7Татар халык иҗатының мәзәк жанры рус фольклорындагы анекдотка якын тора. Революциягә

кадәрге татар матбугатында мәзәкләр еш кына "хикәят"исеме белән басылып килгәннәр. "Ләтифә" һәм"мәзәк" (мәзах) атамалары да киң кулланылган. Гарәп теленнән кергән бу сүзләр бездә "көлкеле кыска хикәя" дигән мәгънәдә йөргәннәр.

Татар халык иҗатының мәзәк жанры рус фольклорындагы анекдотка якын тора. Революциягә кадәрге татар матбугатында мәзәкләр еш кына

Слайд 8Замана килене
Өйдә чәй куярга су беткән. Әби белән бабай чиләк тотып

ишегалдына чыкканнар. Бабай:
-Мин барам,- дип әйтә,ди.
Әби аңа каршы:
-Юк, мин барам, тау менгәндә синең тының бетәр, -үзем барам дип әйтә, имеш.
Килен көзге алдында бизәнеп маташа икән. Тәрәзәдән башын тыккан да:
-Нигә сез бала-чага шикелле юкка тавышланасыз? Алдан берегез алып кайтсын да, аннары икенчегез барыр ,- дигән.
Замана киленеӨйдә чәй куярга су беткән. Әби белән бабай чиләк тотып ишегалдына чыкканнар. Бабай:-Мин барам,- дип әйтә,ди.Әби

Слайд 9Бу мәзәктә киленнең мәгънәсезлеге һәм оятсызлыгы , әдәпсезлеге, олыларны хөрмәт итмәве

турында языла.
Бу мәзәктә киленнең мәгънәсезлеге һәм оятсызлыгы , әдәпсезлеге, олыларны хөрмәт итмәве турында языла.

Слайд 10"Ул җирдә яши торган чын кешеләр, аларның башыннан узган яисә узардай

булган реаль хәлләр белән генә эш итә", - дип яза бу турыда Гомәр ага Бәширов.
Мәзәкләрдә конфликт күбрәк кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә нигезләнә.

Слайд 11Башыннан гаҗәеп маҗаралар кичергән, хәтта берничә мәртәбә "теге дөнья"да булып кайткан

атаклы мәзәк герое Хуҗа Насретдин дошманнары - вәзир, казый, суфый һәм сәүдәгәрләрне тапкырлык һәм хәйлә белән җиңеп чыга.Ул бик тапкыр, кем булуына карамастан, дөресен әйтә.

Башыннан гаҗәеп маҗаралар кичергән, хәтта берничә мәртәбә

Слайд 12Төбендә юкмы?
Хуҗа Насертдин бик саран байга хезмәтче булып кергән. Бай көндезге

ашка бурда сыман нәрсә биргән. Анда берничә кишер сыман нәрсәдән башка берни дә юк икән. Хуҗа Насретдин урыннан торган да чишенә башлаган.
-Нәрсә эшләргә җыенасың син, дус кеше?-дип гаҗәпләнгән бай.
-Комачаулама әле. Мин табакка чумып карамакчы булам. Төбендә берәр кисәк ит юкмы микән?-дигән Хуҗа.
Төбендә юкмы?Хуҗа Насертдин бик саран байга хезмәтче булып кергән. Бай көндезге ашка бурда сыман нәрсә биргән. Анда

Слайд 13Мәзәкләрнең байтагында конкрет авыл һәм кеше исемнәре телгә алына. Кайбер популяр

мәзәк геройларының тарихи шәхесләр булганлыгы исбат ителгән.
Мәзәкләрнең байтагында конкрет авыл һәм кеше исемнәре телгә алына. Кайбер популяр мәзәк геройларының тарихи шәхесләр булганлыгы исбат

Слайд 14Татар халык мәзәкләрен ике төрле принцип нигезендә төркемләү кабул ителгән:
1) персонажлары

буенча төркемләү (Әкмәли
мәзәкләре; Рәхми тылмач мәзәкләре; Мокыт мәзәкләре; Мәнди мәзәкләре; Гыйбеди мәзәкләре; Әшти белән Мәшти мәзәкләре; Мөҗип дивана мәзәкләре; зирәк килен Үлмәс Сылу мәзәкләре; ялкау килен Пәриха мәзәкләре; Хуҗа Насретдин мәзәкләре һ.б.)

Татар халык мәзәкләрен ике төрле принцип нигезендә төркемләү кабул ителгән:1) персонажлары буенча төркемләү (Әкмәлимәзәкләре; Рәхми тылмач мәзәкләре;

Слайд 15Ә безнең Минзәлә якларында нинди персонажлар мәзәккә кергән?
1.“Минзәлә ” район газетасында

“Минзәлә мәзәкләре” басыла.
2.Авылдашыбыз Арсентьев Юрийга бәйле “Әрсәнтәй мәзәкләре” бар.
Ә безнең Минзәлә якларында нинди персонажлар мәзәккә кергән?1.“Минзәлә ” район газетасында “Минзәлә мәзәкләре” басыла.2.Авылдашыбыз Арсентьев Юрийга бәйле

Слайд 16Минзәлә мәзәге
-Ә минем интернет бушка һәм лимитсыз!
-Ничек алай?
-Минем әти оста бит.

Интернет керткән вакытта ул өстә яшәүче күршеләр белән сөйләште: бергә кертәбез һәм җөп айларда – сез, так айларда без түлибез дип килеште.
-Ну?
-Аннары астагы күршеләр белән сөйләште: җөп айларда – без, так айларда сез түләрсез дип.
Минзәлә мәзәге-Ә минем интернет бушка һәм лимитсыз!-Ничек алай?-Минем әти оста бит. Интернет керткән вакытта ул өстә яшәүче

Слайд 17Татар халык мәзәкләрен төркемләүнең икенче принцибы:
темалары буенча төркемләү
(ялкаулык, наданлык, ахмаклык, аңгыралык,

саранлык, шапшаклык, ялганчылык, сүз җае, эш рәте, ашау-эчү әдәбе белмәү һ.б.).
Бу мәзәкләр әдәп-әхлак мәсьәләләре күтәрелә.
Алар аерым кешеләрнең көнкүрешендә, холкында, үз-үзен тотышында очрый торган төрле җитешсезлекләрне һәм тискәре сыйфатларны тәнкыйтьлиләр.

Татар халык мәзәкләрен төркемләүнең икенче принцибы:темалары буенча төркемләү(ялкаулык, наданлык, ахмаклык, аңгыралык, саранлык, шапшаклык, ялганчылык, сүз җае, эш

Слайд 18Ашауны гына белгәч
Шәһәрдән авылга бер егет кунакка кайткан. Алар авыл егете

белән яшелчә бакчасы буеннан үтеп баралар икән. Шәһәр егете, бакчада үсеп утыра торган кәбестәләрне күреп:
-Бу нәрсә?-дип сораган.
Авыл егете:
-Кәбестә,-дип җавап биргән.
-Нинди кәбестә: тозланганмы, әллә тозланмаганмы?-дип сораган шәһәр егете.
Ашауны гына белгәчШәһәрдән авылга бер егет кунакка кайткан. Алар авыл егете белән яшелчә бакчасы буеннан үтеп баралар

Слайд 19Мәзәктә күбрәк диалог өстенлек итә. Чөнки анда ике яки өч кешенең

генә сөйләме бирелә. Берсе тапкырлыгы белән, икенчесе наданлыгы белән фикерләр бәрелешен китереп чыгара.
Мәзәктә күбрәк диалог өстенлек итә. Чөнки анда ике яки өч кешенең генә сөйләме бирелә. Берсе тапкырлыгы белән,

Слайд 20Үзенең тапкырлыгы һәм көтелмәгәнчә тәмамлануы белән җәлеп итә. Аның төп идея-эстетик

кыйммәте тормыштагы төрле тискәре күренешләрне сатира-юмор ярдәмендә фаш кылуы, әдәп-әхлак нормаларын ныгытуга, кешеләрдә, бигрәк тә яшь буында югары рухи сыйфатлар тәрбияләүгә ярдәм итүе белән билгеләнә.

Үзенең тапкырлыгы һәм көтелмәгәнчә тәмамлануы белән җәлеп итә. Аның төп идея-эстетик кыйммәте тормыштагы төрле тискәре күренешләрне сатира-юмор

Слайд 21Мәзәк язам әле мин дә.

Мәзәк язам әле мин дә.

Слайд 22Ярлы бер кешеләр гел бәрәңге генә ашап торалар икән. Беркөнне бик

ачыгып ире утыннан кайткан, ди. Хатыны моның алдына көндәгечә шул ук бәрәңгене китереп куйган. Ире, мыгырданып: — Тагын бәрәңге,—дип куйган. Моңа каршы хатыны:
— Сөт белән ярма булса ботка пешерер идек тә, май гына юк шул. Тозын инде аның күршедән дә алып торырга була,— дигән.

Ярлы бер кешеләр гел бәрәңге генә ашап торалар икән. Беркөнне бик ачыгып ире утыннан кайткан, ди. Хатыны

Слайд 23Укытучы география дәресендә балалардан:
-Европа кайда,кем әйтер?-дип сораган. Иң элек Мокыт кул

күтәргән.
-Я, әйт,-дигән укытучы.
-Европа дәреслекнең 24 нче битендә,- дип җавап биргән Мокыт.

Укытучы география дәресендә балалардан:-Европа кайда,кем әйтер?-дип сораган. Иң элек Мокыт кул күтәргән.-Я, әйт,-дигән укытучы.-Европа дәреслекнең 24 нче

Слайд 24Рәсем дәресендә укытучы өй эшләрен тикшерә. Әлфиянең рәсемен карагач:
-Син нинди рәсем

ясадың?-дип сорый.
-Океан...
-Дулкыннары юк ич.
-Бу бит Тын океан.

Рәсем дәресендә укытучы өй эшләрен тикшерә. Әлфиянең рәсемен карагач:-Син нинди рәсем ясадың?-дип сорый.-Океан...-Дулкыннары юк ич.-Бу бит Тын

Слайд 25Кичке аштан соң... Бер бай тамак ялына көнлекчеләр яллый. Көнгә бер

генә ашатсам, арзангарак төшәрләр, дип уйлый да тегеләргә әйтә:
— Егетләр, гел ашап кына торып булмый бит. Сез лутче иртәнге, төшке һәм кичке ашны берьюлы ашап куегыз.

Кичке аштан соң... Бер бай тамак ялына көнлекчеләр яллый. Көнгә бер генә ашатсам, арзангарак төшәрләр, дип уйлый

Слайд 26Укытучы Мараттан сорый:
- Марат, “ф” хәрефе белән башланган берәр сүз әйт

әле.
- Фил.
- Дөрес. Ә син ни әйтерсең, Айдар?
- Тагын бер фил.

Укытучы Мараттан сорый:- Марат, “ф” хәрефе белән башланган берәр сүз әйт әле.- Фил.- Дөрес. Ә син ни

Слайд 27Укытучы сорый:
- Ләйсән, син нигә җөмлә ахырында берничә тыныш билгесе куйдың?
-

Берсе дөрес булмаса, икенчесе туры килер дигән идем.

Укытучы сорый:- Ләйсән, син нигә җөмлә ахырында берничә тыныш билгесе куйдың?- Берсе дөрес булмаса, икенчесе туры килер

Слайд 28- Укучылар, бер хикәя җөмлә уйлагыз.
Айгөл:
- Ат арба тарта.

- Дөрес. Хәзер шуны өндәү җөмләгә әйләндерегез.
Гадел:
-На-а-а!

- Укучылар, бер хикәя җөмлә уйлагыз. Айгөл: - Ат арба тарта. - Дөрес. Хәзер шуны өндәү җөмләгә

Слайд 29- Яле, Илшат, өй эшеңне күрсәт әле?
- Әни портфельгә салырга оныткан.
-

Ә ни өчен үзең салмадың?
- Бездә шундый тәртип, һәр кеше эш урынын үзеннән соң җыештырып калдырырга тиеш.

- Яле, Илшат, өй эшеңне күрсәт әле?- Әни портфельгә салырга оныткан.- Ә ни өчен үзең салмадың?- Бездә

Слайд 30Вәли мәктәптән өенә кайтып кергәч:
- Җитте! Бүтән бу мәктәбегезгә ике аягымның

берсен дә атламыйм!
- Нишләп?
- Укый белмим, яза белмим, ә сөйләшеп утырырга рөхсәт итмиләр.

Вәли мәктәптән өенә кайтып кергәч:- Җитте! Бүтән бу мәктәбегезгә ике аягымның берсен дә атламыйм!- Нишләп?- Укый белмим,

Слайд 31Ике кеше юлда барган вакытта атлары арыган. Арбада ашамлыклары да бар

икән. Берсе, аны-моны уйламастан, ашый башлаган. Икенчесе:
- Ат арыды, төш арбадан, нишләп ашарга тотындың? – дигән.
Беренчесе:
- Акылсыз син! Соң бит мин атка җиңелрәк булсын дип ашап утырам ич, – дип җавап биргән.

Ике кеше юлда барган вакытта атлары арыган. Арбада ашамлыклары да бар икән. Берсе, аны-моны уйламастан, ашый башлаган.

Слайд 32Кечкенә Наил бик начар укый: көн саен я икеле, я өчле

генә алыйп кайта.
Әнисе, улын оялтмакчы булып:
- Әнә күр әле: Фәнис гел бишлегә генә укый. Фәнистән үрнәк ал! – дип тора икән.
Беркөн Наил мәктәптән бик шатланып, авызын ерып кайта икән.
Әнисе, гаҗәпләнеп:
- И, улым, күреп торам: бүген бишле алдың, шулай бит?
- Юк, әни, Фәнис икеле алды! – дигән малай.

Кечкенә Наил бик начар укый: көн саен я икеле, я өчле генә алыйп кайта.Әнисе, улын оялтмакчы булып:-

Слайд 33Шәhәрдә институтта укыган улларына әти-әнисе күп итеп акча җибәрәләр дә язып

куялар:
- Улым, акчаңны кысыбрак тот!
Күп тә үтми улларыннан хат килә:
- Әти, әни, кысып тот, дигәч, әллә катырак кыстым инде, сез җибәргән акча үлде дә китте бит, тагын акча җибәрегез, – дип язган, ди.

Шәhәрдә институтта укыган улларына әти-әнисе күп итеп акча җибәрәләр дә язып куялар:- Улым, акчаңны кысыбрак тот!Күп тә

Слайд 34Йомгак ясау.
Үзенең тапкырлыгы һәм көтелмәгәнчә тәмамлануы белән җәлеп итә. Аның төп

идея-эстетик кыйммәте тормыштагы төрле тискәре күренешләрне сатира-юмор ярдәмендә фаш кылуы, әдәп-әхлак нормаларын ныгытуга, кешеләрдә, бигрәк тә яшь буында югары рухи сыйфатлар тәрбияләүгә ярдәм итүе белән билгеләнә.

Йомгак ясау.Үзенең тапкырлыгы һәм көтелмәгәнчә тәмамлануы белән җәлеп итә. Аның төп идея-эстетик кыйммәте тормыштагы төрле тискәре күренешләрне

Слайд 35Рәхмәт!

Рәхмәт!

Что такое shareslide.ru?

Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть