Презентация, доклад по татарскому языку Газиз Мухаметшин

Газиз Мөхәмәтшин – язучы, драматург (1932 – 1972) Газиз Мөхәмәтшин турында кыскача мәгълүмат Туган ягы: Татарстанның Минзәлә

Слайд 1 Татар әдәбиятыннан иҗади эш
Тема
Якташ язучылар: Газиз Мөхәмәтшин


Эшне башкарды: 7”а” сыныф
укучысы Шайхатаров Булат
Татар әдәбиятыннан иҗади эш Тема Якташ язучылар: Газиз Мөхәмәтшин

Слайд 2 Газиз Мөхәмәтшин – язучы, драматург (1932 – 1972)

Газиз Мөхәмәтшин турында кыскача мәгълүмат
Туган ягы: Татарстанның Минзәлә райлны Яңа Бикчәнтәй авылы
Язучы белем алган белем йортлары:
- Иске Мәлкән авыл мәктәбендә җиде сыйныф тәмамлый;
- 1952 елны Минзәлә педагогия училещесын тәмамлый;
- 1952 – 1956 елларда Казан дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала.
Хезмәт юлы:
ике ел (1956–1958) Төмән өлкәсендә авыл укытучысы булып эшли;
 1958-1960 елларда ул – «Чаян» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр һәм «Ялкын» журналының җаваплы редакторы;
 1963 елдан алып 1965 елның маена кадәр «Казан утлары» журналының җаваплы редакторы.
Г.Мөхәммәтшин – 1961 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.



Газиз Мөхәмәтшин – язучы, драматург (1932 – 1972)

Слайд 3 Газиз Мөхәммәтшин матур итеп көлә белә иде. (А.Гыйләҗев)  


Әдип турында истәлекләр

“Кайткан саен сине сорашырлар
Бикчәнтәй һәм Мәлкән таллары.” (Р.Гәрәй)
“...Җирдә без калабыз
Яшәр өчен сине сагынып.” (Р.Гәрәй)





Газиз Мөхәмәтшин Ык буйларында су коенып,аның табигатен күреп, шуңа хозурланып үсә. Җидееллык белемне үзләреннән 7-8 чакрым ераклыктагы Иске Мәлкән мәктәбендә ала. Сугыш чорының,сугыштан соңгы авыр елларның бөтен кыенлыкларын кичерергә туры килә Газизҗанга. Якташы, шагыйрь Рәшит Гәрәй Газиз аганы сагынып, аның истәлегенә берничә шигъри әсәрен багышлый.

 .


Газиз Мөхәммәтшин матур итеп көлә белә иде.  (А.Гыйләҗев)  

Слайд 4 Авылдашлары истәлекләреннән ”Бик яхшы укыды ул,гел “5”кә генә.

Укыганда ук бик матур итеп шигырьләр яза иде. Ә инде Мәлкәндә укыганда ул хикәяләр яза башлады.” “Табигатькә чиксез гашыйк кеше иде ул. Гомере буе авылга кайтып йөри,нәни генә очракны да кулдан ычкындырмый.Бик сагынды ул туган авылын! Кайсы гына әсәрен алып карасаң да, анда – Бикчәнтәй табигате,кешеләре,әйләнә-тирә авыллар тормышы.” Г.Мөхәмәтшин балык тоткан Ык буе Язучы белем алган мәктәп
Авылдашлары истәлекләреннән   ”Бик яхшы укыды ул,гел “5”кә

Слайд 5Язучының әдәбиятта беренче адымнары



Газиз Мөхәммәтшинның исеме матбугатта беренче тапкыр 1955 елны «Чаян» журналы битләрендә

басылган юмористик һәм сатирик хикәяләре («Кадерле бүләк», «Минем характер» һ.б.) белән күренә. 
1960 елда «Сер итеп кенә» исемле тәүге җыентыгы чыга. 
Язучының әдәбиятта беренче адымнарыГазиз Мөхәммәтшинның исеме матбугатта беренче тапкыр 1955 елны «Чаян» журналы битләрендә басылган юмористик һәм сатирик хикәяләре («Кадерле

Слайд 6Газиз Мөхәмәтшинның әдәби мирасы

Язучы 1960 еллардан актив иҗат эше белән шөгыльләнә

башлый. Хикәя жанры аның яраткан юнәлеше була. Г.Мәхәмәтшинның хикәяләре тупланган җыентыклар:
«Яз башы», «Йолдызлар астында», «Кояш кызы», «Торналар киткәндә» .
Язучы прозаның эрерәк формаларында да көчен сынап карый: балалар, яшүсмерләр тормышына багышланган «Без әле җирдә яшибез» (1963), «Саумысыз, аккошлар!» (1971) повестьларын һәм мәхәббәт темасына бәйле рәвештә кешенең җәмгыятьтә бурычлары, яшәү мәгънәсе турында әхләкый – фәлсәфи проблемаларны күтәргән «Йөрәктәге эзләр» (1967-1969) исемле романын яза. 
Газиз Мөхәмәтшинның әдәби мирасыЯзучы 1960 еллардан актив иҗат эше белән шөгыльләнә башлый. Хикәя жанры аның яраткан юнәлеше

Слайд 7Газиз Мөхәмәтшин – хикәя остасы
Хикәя жанрында ул Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, Ш.Камаллардан башланган

һәм К.Нәҗми, Ә.Еники, И.Гази, М.Әмир кебек хикәя осталары дәвам иткән күркәм традицияләргә таянып иҗат итә. Әдипнең иң яхшы хикәяләре: «Бал чүлмәге», «Без ничек ураза тоттык», «Дулкыннар», «Ике әби бәрәңге ала». Бу хикәяләр материалының тормышчанлыгы, сюжет–композиция төзелешенең җыйнаклыгы, тел – сурәтләү чараларының табигыйлеге, халыкчанлыгы белән аерылып тора. Аның хикәяләрендә иң җитди фикерләр дә, уен-көлкегә төрелеп, мавыктыргыч деталь-күренешләр, тормыш ситуацияләре аша бирелә, чынбарлыктагы гадәти вакыйгалардан эчке мәгънә эзләнә, аларны сәнгать дәрәҗәсенә күтәрергә омтылу сизелә.
Газиз Мөхәмәтшин – хикәя остасыХикәя жанрында ул Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, Ш.Камаллардан башланган һәм К.Нәҗми, Ә.Еники, И.Гази, М.Әмир кебек

Слайд 8Газиз Мөхәмәтшин драматургиядә
Әдип үзенең иҗат көчен драматургия жанрында да сынап карый.

Кама буендагы төзелешләрнең берсендә эшләүче яшьләр тормышыннан алып язылган «Тынгысыз төн» комедиясе (әсәр «Казан утлары» журналының 1969 елгы 7 санында басыла), үз вакытында Татар дәүләт күчмә театры (хәзерге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) сәхнәсендә уйналып, тамашачы һәм әдәби җәмәгатьчелектә уңай бәя ала.
Газиз Мөхәмәтшин драматургиядәӘдип үзенең иҗат көчен драматургия жанрында да сынап карый.  Кама буендагы төзелешләрнең берсендә эшләүче

Слайд 9Газиз Мөхәмәтшинның басма китаплары

Әдипнең беренче җыентыгы чыкканнан алып, соңгы ноктаны куйганга

кадәр бары 10 ел вакыт узган. Шул кыска гына вакыт эчендә аның 12 китабы басылып чыга.
Сер итеп кенә: хикәяләр. – 1960 ел
Яз башы: хикәяләр. – 1961 ел
Без әле җирдә яшибез: повесть, хикәяләр. 1963
Йолдызлар астында: хикәяләр. – 1964
Кояш кызы: хикәяләр – 1966
Торналар киткәндә: хикәяләр. – 1966
Язгы кичтә: хикәяләр. – 1968
Йөрәктәге эзләр: роман. – 1971.
Саумысыз, аккошлар!: повесть. – 1972
Тәрбия сәгате: юмористик һәм сатирик хикәяләр. – 1973
Без әле җирдә яшибез: повестьлар, хикәяләр 1977
Кадерле бүләк: хикәяләр 1979
Саумысыз, аккошлар! 2006. – 335 б. – 3000 д.
Газиз Мөхәмәтшинның басма китапларыӘдипнең беренче җыентыгы чыкканнан алып, соңгы ноктаны куйганга кадәр бары 10 ел вакыт узган.

Слайд 10






Әткәм-әнкәм кабызып китеп

барган
Яктысында гомер утымның,
Тормыш китабының мин нибары
39 битен укыдым.
Бу китабым минем –
Хәтерләүләр.
Хәтерләүләр гомер юлларын.
Еллар үтте,гомер утым сүнде,
Тик шулай да,
Хәтерлидер әле дусларым.

Газиз Мөхәмәтшин истәлегенә

Әткәм-әнкәм кабызып китеп барган    Яктысында гомер

Слайд 11Газиз Мөхәмәтшин истәлегенә
Эчкерсез, риясыз, искиткеч туган җанлы, кешелекле Газиз Мөхәммәтшинны әле

язучы дуслары һаман сагыналар, искә алалар.Әдәбиятыбызның тагын бер гаять үзенчәлекле язучысы Миргазиян Юныс үзенең “Безнең өй өянке астында иде” хикәясен аңа багышлап язды.
Якташыбыз, Минзәлә төбәгенең данын әдәбиятка менгергән шагыйребез Рәшит Гәрәй дә “Без калабыз җирдә” шигырен аңа багышлаган иде.

Минзәләдән килдем.
Минзәләдә
Ак күбеккә баткан чияләр,
Ботакларын Җиргә кадәр иеп:
“Бер кайтырсың әле,
Танымабыз...” – диеп
Шаулап калды...
Ык буеннан килдем.
Ык буенда
Калды мин чуммаган чоңгыллар...
Калды төнбоеклар,
Бер төш булып...
Калды мин яраткан сары комлык:
“Нәрсә икән, бала, һай, уеңда? –
дигән төсле.,
Моңга чумды да...


Газиз Мөхәмәтшин истәлегенәЭчкерсез, риясыз, искиткеч туган җанлы, кешелекле Газиз Мөхәммәтшинны әле язучы дуслары һаман сагыналар, искә алалар.Әдәбиятыбызның

Слайд 12 Килдем Минзәләдән, Ык

буеннан, Урманнардан, Яшел болыннан... Ал таңнардан килдем, Тын кичләрдән... Авылдагы олы-кечеләрдән, Күрше-күлән, Кардәш-ырудан Хәер-фатихалар алып килдем...   Ярты җаным шунда калды минем! Шунда калды... Тагын сезгә нәрсә әйтим инде?!
Килдем Минзәләдән,

Слайд 13Рухи багучы (Газиз мөхәмәтшинга) Каеннар да башын түбән игән, Бикчәнтәйгә иңгән моңсулык. Сагыналар бары

әдипләрен, Таңнар ата аны юксынып. Иртәләрдә кошлар сайрамас булды, Корып кипте сөйгән чиясе. Иртә китте безнең арабыздан Киң колачлы талант иясе. Зыялы һәм тыйнак кеше булып, Газиз яши безнең күңелдә. Гомер буе язган китаплары Урын алды музей түрендә. Буыннардан буыннарга күчәр, Күңеләәргә рухи багучы. Тормышта һәм иҗат юлында Якты эз калдырган язучы. Фәрит Миргалимов
Рухи багучы (Газиз мөхәмәтшинга) Каеннар да башын түбән игән, Бикчәнтәйгә иңгән моңсулык. Сагыналар бары әдипләрен, Таңнар ата

Что такое shareslide.ru?

Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть