Слайд 3
Үз иленә мәхәббәтен һәм тугрылыгын бөтен тормышы аша үткәргән бу намуслы
һәм чын ир-ат турында сөйләү бик җитди эш.
“ Фатих Кәрим - һәр шигырь юлы белән Совет Ватанына фидакарь хезмәт иткән җырчы һәм солдат. Аның Казан музеенда изге реликвия булып саклана торган шинеле генә түгел, кулъязмаларының соңгы битләренә кадәр пулялар белән тишкәләнеп беткән”Луи Арагон
Слайд 4
Фатих Әхмәтвәли улы Кәримов(1909-1945)-татар совет поэзиясенең күренекле вәкиле hәм патриот шагыйре.
Ул
1909 елның 9 гыйнварында элеккеге Уфа губернасының Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстан АССРның Бишбүләк районы) Ает авылында мулла гаиләсендә туган. Мәктәпкә кергәнче, үк укырга-язарга өйрәнеп, соңыннан беренче баскыч авыл мәктәбенең ике сыйныфын тәмамлый.
Аның биографиясе
Слайд 5Монда ике ел укып, хәзерлек курсын тәмамлагач, шул ук абыйсы ярдәмендә
Казанга килә һәм бер ел Н. К. Крупская исемендәге яшүсмер балалар йортында тәрбияләнә. 1925—1929 елларда Казан Җир төзү техникумында укый.
Фатих Кәрим укыган,Казан Җир төзү техникумы.
Фатих Кәрим укыган,Бәләбәй шәhәрнәң педагогия техникумы.
Слайд 6
Монда ул үзенең булачак тормыш иптәшен очрата.
Язмыш ике гашыйк йөрәккә 19
ел бүләк итә .
Фатих белән Кадрия икесе бер елгылар, карап торырга да бик охшашлар : икесендә дә дулкынлы кара чәч, шундый ук почык борын, үзләренә тартып торалар.
Слайд 7БУ ЙОРТТА ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ КҮРЕНЕКЛЕ ШАГЫЙРЕ ФАТИХ КӘРИМ ЯШӘГӘН.
Слайд 8
Казанда җир төзелеше техникумында укыган елларда үзенең беренче шигырь һәм хикәяләрен
тотып Ф.Кәрим республика газета-журналларына килә.
Комсомол егет Фатихның дәрте ташып тора.Ул укуда да, җәмәгать эшләрендә дә янып йөри,иң алдынгы укучыларның берсе була.
Кулъязма әдәби журналның редакторы буларак бик күп эшли, үзе дә язарга өлгерә.
Слайд 9Фатих техникумда укыганда ук “Яшь ленинчы” газетасының җаваплы секретаре итеп билгеләнә.Техникумны
бетергәч, ул “Крестьян газетасы”нда эшләргә кала, журналист булып китә, күп кенә редакцияләрдә эшли. Редакцияләрдә эшләү Фатихның политик сизгерлеген күтәрә, аңа тормышның көчле сулышы белән бергә барырга, каләмен чарларга ярдәм итә.
Слайд 10
1931-1933нче елларда Фатих Кызыл Армия сафларында хезмәт итеп кайта.
Ләкин 1938нче елда
Ф.Кәрим кулга алына. Мулла улы буларак, имеш, ул, сыйнфый көрәшкә зыян китергән: үзенең нинди катлам кешесе икәнен яшереп, комсомолга кергән, троцкистлар белән элемтәдә торган.Бу вакытта әле аңа 30 яшь тә тулмаган була.
Слайд 111939нчы елны хөкем була. Аңа аена бер мәртәбә гаиләсенә хат язарга
рөхсәт итәләр.Хатларның берсендә ул киная белән генә үзенең кай тирәдә утырганын да хәбәр итә.Шуннан соң хатыны Кадрия,ике яшьлек кызы Ләйләне ияртеп, Казандагы төрмә янына килеп йөри. Ләйлә: “Әти! Кайт инде! Тизрәк кайт!”-дип кычкыра.Фатих Кәрим кызының тавышын ишетә, күз яшьләренә буылып тыңлый.
Слайд 12
….Фатих Кәрим «халык дошманы» итеп игълан ителә. Югары суд утырышы шагыйрьне
10 елга төрмәгә ябылуга һәм 5 елга гражданлык хокукларын чикләү җәзасына хөкем итә. Аны Коми якларындагы төрмәгә җибәрәләр. 1941нче елның 3нче декабренә кадәр, 4ел дәвамында, Фатих Кәрим Смоленск төрмәләре, ГУЛАГ аша уза. Ләкин шагыйрь сынмый,ул үзенең намусына тап төшермәс өчен көрәшен дәвам итә: күп көнлек ачлык игълан итә,тикшерүне дәвам итүне таләп итә. Дуслары да аны кайгырталар, шагыйрьнең гаепсез икәнен раслау өчен төрле юлламалар язалар.
Слайд 13Төрмәдә утырганда да ул иҗат итүдән туктамый. Шигырьләрен күңелендә ятлап саклый.Мөмкинлек
булу белән, Х.Туфан кебек, папирос кәгазенә вак-вак хәрефләр белән язып, кием җөйләрендә яшереп тота. Шигърият аңа яшәү көче бирә, кешелеген сакларга, сыгылып төшмәскә ярдәм итә.
Слайд 15
Бөек Ватан сугышында Фатих Кәрим шагыйрь булып кына түгел, солдат булып
та катнашты. Фронтта рядовой солдаттан взвод командиры дәрәҗәсенә күтәрелә.1945нче елның 6нчы февралендә ул Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
Соңгы батырлыгы өчен аңа ,үлгәннән соң ,икенче орден – “Беренче дәрәҗә Ватан сугышы” ордены бирелә. Бу орден 21 елдан соң Татарстан язучылар союзына килде.
Слайд 18
1945нче ел…
18 февральдән 19 февральгә каршы Ф.Кәрим үзенең взводы белән
көчләре күп өлеш артыграк булган дошманга каршы кыю рәвештә сугышка ыргылды.
Бер тәүлек эчендә фашистларның 45 солдат һәм офицеры үтерелде. 120 кешесе әсирлеккә алынды.
Фатих Кәрим шушы сугышта, Кенигсберг капкасы төбендә , һәлак була.
Слайд 19
1971нче елның 19 нчы июнендә шагыйрьнең туган ягында музей ачыла
Слайд 20
1931-1934 елларда шагыйрь татар әдәбиятында мактаулы урын тотарлык күренекле әсәрләрен иҗат
итә. “Җиденче мич”, “Тавышлы таң”, “Илле егет”, “Аучылыр”.”Җиденче мич” поэмасы Уралга иҗат командировкасына бару нәтиҗәсендә туа.
1942 елда “Юл” шигырен яза. Анда ул солдатның фронтка баруын сурәтли.
Фатих Каримнең иҗаты
Ф.КАРИМ ТАКТАШ БЕЛӘН
Слайд 21
1943 елда фронт шигырьләрен бергә туплап “Мәхәббәт һәм нәфрәт”исемле китабын чыгара.Бу
елларда язылган шигырьләрендә Ф.Кәрим солдатның туган якларын ,аның тыныч кичләрен ,күңелле язларын, чәчәкле болыннарын, Идел буйларын өзелеп сагынуы турында сөйли. “Минем җырым”, “Окоп җыры”, “Исә җил”, “Шаяру”, “Юкка үпмәдең”, “Кайгырма син”, “Сагындым”, “Тамсын әйдә”шигырьләре шагыйрьнең туган якны сагынуын һәм моңаюын күрсәтә , алар кешене якты хисләргә , сабырлыкка һәм ныклыкка өнди.