Гали аны чирәм белән кунак итә.
Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.
Әйт әле, Күбәләк, сөйләшик бергәләп;
Бу кадәр күп очып, армыйсың син ничек?
1906 елда «Әлгасрелҗәдит» газетының 15 февраль (№2) санында «Мәҗмугаи мөфидә» исеме астында Габдулла Тукайның мәсәлләре түбәндәге аңлатма белән басылган: «Зирәк һәм мәшһүр язучы Крыловның кызыклы әсәрләреннән һәм госманлы әдәбиятыннан алынган кыска-кыска гыйбрәтле хикәяләр.
Маймыл, көзгедән үзенең сурәтен күргәч, әкрен генә янындагы Аюга аягы берлән төртеп: «Кара әле, иптәш! Көзгедә нинди кыяфәтсез, нинди ямьсез бер хайван күренә. Кара әле, аяклары нинди кәкре, кара әле, йөзе нинди килешсез! Әгәр мин шул көзгедә күренгән нәрсәгә аз гына охшасам да, хәсрәтемнән буылып үләр идем.
Хәер, әйтергә мөмкин, минем иптәш вә дустларым арасында да бу көзгедә күренгән хайван төсле ямьсезләр биш-алтылап бар, хәтта мин аларны бармак берлән санап күрсәтә алам», - диде.
Җил, бар куәте илә исеп, Адәмнең киемен салдырырга тырыша иде. Җил катырак искән саен, Адәмнең тәненә катырак ябыша бара иде. Җил булдыра алмады.
Менә берзаман Кояш күтәрелде. Баягы Адәм, Кояшның кыздырганына чыдый алмыйча, барча киемнәрен култык астына кыстырып, ялангач китте.
- И сөекле Әтәч, нинди матур сайрыйсың!
- Ә син, Күкеҗан, бигрәк моңлы, бигрәк күңелле җырлыйсың!
Синдәй сайраучы бөтен дөнья урманнарында да булмас. Аһ!
Түбән фикерле кешеләр, нәрсәләрнең кыйммәтен белмәгәнлектән, күп вакытта шушы Әтәч кеби хөкем итәләр.
Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.
Email: Нажмите что бы посмотреть