булып тарихка кереп калды.Әмма Габдулла Тукайның шәхесе һәм ул тудырган үлемсез әсәрләр һәрвакыт халык күңелендә,”безнең гасыр”да калалар.Бу-шагыйрьнең рухи үлемсезлеге дигән сүз.
Г.Тукайның күпчелек шигырьләренең үзеннән –үзе җырлап торулары-на игътибар итми мөмкин түгел.Көнчыгышта шигырьләрне көй белән уку гадәте элек-электән килә .Ләкин татар теленең шигърилег е ,җыр сәнгатебезнең нык үскән булуы ,ягъни борын-борыннан шигъри сүз белән көйнең аерылгысыз булып үрелүе - безнең үзебезнең дә табигый сыйфатыбыз.Г.Тукай шигырьләрендә эмоциональ һәм музыкаль төсмерләрне күп ялтыраткан. Болар Г.Тукайның иң әвәл халык авыз иҗатына,бигрәк тә җыр сәнгатенә , рух байлыгына нигезләнеп иҗат итеүеннән килә.
Халык рухы шагыйрь әсәрләренең тукымасында бик табигый урын алды.Аның “Әллүки”,”Тәфтиләү”,”Зиләйлүк”,”Туган тел” кебек җырлары шулкадәр халыклашты ки ,аларны шагыйрь иҗат иткән дип тә сизелми.
Аларда һәркем үз күңелендәге хисләргә аваздашлык таба.”Туган тел” җыры исә соңгы елларда аеруча еш яңгырый.Күп кенә әдәби-музыкаль кичәләр, хәтта төрле җыеннар да шушы җыр яңгыравы белән тәмамлана.
Халыкның үз шагыйре