Презентация, доклад проект эше: Курай

Максат: - татар халкының милли уен коралы курайны популярлаштыру, башка милләт халыкларына җиткерү; - яшьләрдә татар сәнгатенә карата милли хис тәрбияләү; - курай ясауны табышлы керем чыганагы итү.

Слайд 1Проект эше: «Курай ясау»
Башкарды: Галәвиев Рамазан Илхам улы
7 нчы сыйныф

укучысы
Җитәкчесе: Мөбәрәкҗанов Рәфис Раиф улы

Проект эше: «Курай ясау»Башкарды: Галәвиев Рамазан Илхам улы 7 нчы сыйныф укучысыҖитәкчесе: Мөбәрәкҗанов Рәфис Раиф улы

Слайд 2Максат: - татар халкының милли уен коралы курайны популярлаштыру, башка милләт

халыкларына җиткерү; - яшьләрдә татар сәнгатенә карата милли хис тәрбияләү; - курай ясауны табышлы керем чыганагы итү.
Максат:   - татар халкының милли уен коралы курайны популярлаштыру, башка милләт халыкларына җиткерү; - яшьләрдә

Слайд 3Курай тарихы

Әти-бабаларыбыз зур урманнарның күләгәле урыннарында, биек агачлар арасында үсә торган

“кура” дигән көпшә үсемлекне борын-борын заманнардан ук белгәннәр. Аны август аеның ахырларында үткен пәке белән кисеп алып, тезелеп үскән вак-вак яфраклы ботакларыннан арындырганнар һәм өйнең коры җирендә, түшәм астында киштәдә язга кадәр киптерә торган булганнар. Шул көпшәдән курай ясап җыеннарда,сабан туйларында,бәйрәм мәҗлесләрендә, аулак өйләрдә, кара мунчаларда, күп очракларда усал динчеләрдән кача-поса гына уйнаганнар. Ә көтүчеләр җәйге табигать кочагында, сахраларда моңланып, шул курайны сайратканнар.
Курай тарихыӘти-бабаларыбыз зур урманнарның күләгәле урыннарында, биек агачлар арасында үсә торган “кура” дигән көпшә үсемлекне борын-борын заманнардан

Слайд 4 Урманда үсә торган курадан гына ясалган курай бик

тиз ярылып яки сынып ватыла торган булган. Шуңа күрә, тора-бара, аны иске җиз ләгән яки чиләк калаеннан ясау ысулын тапканнар.
Дөрес, җиз яки цинкланган калайдан көпшә ясау шактый авыр эш. Аны тимерче яки слесарь гына башкарып чыга ала.

Безнең бу бик гади һәм моңлы уен коралыбыз - курай соңгы елларда халкыбызда яңадан зур кызыксыну тудырды. Ул хәзер кара мунчаларда түгел, культура сарайларында, үзешчән түгәрәкләрдә, зур сәхнәләрдә яңгырый, ул милли оркестрга кушылып сайрый, ул чын мәгънәсендә үзенең икенче яшьлеген кичерә.
Бездә хәзер бик күп төрле синтетик яки металл көпшәләр бар. Аларның берсе – дюралюминий курай ясау өчен аеруча кулай булып чыкты. Ул үзенең җиңеллеге белән хәтта тавышка да тәэсир итә. Әмма безнең халык телендә борынгыдан килгән «җиз курай» дигән әйтем бар


Урманда үсә торган курадан гына ясалган курай бик тиз ярылып яки сынып ватыла торган

Слайд 5“Сүс чыбыркы билемдә, Җиз кураем телемдә...”

“Курайчылар курай, һай, уйнамас, Җиз курайлары ла булмаса.”
“Сүс чыбыркы билемдә,  Җиз кураем телемдә...”

Слайд 6Хәзерге татар курае үзенең төзелеше һәм уйнау алымнары белән флейтага бик

якын, тик тавыш алу җайланмасы гына башка. Димәк, курайны дөрес уйнарга өйрәнсәң, флейта, габой, фагот яки саксафон кебек музыка уен коралларына күчү дә күпкә җиңеләя.
Хәзерге татар курае үзенең төзелеше һәм уйнау алымнары белән флейтага бик якын, тик тавыш алу җайланмасы гына

Слайд 7Курай бик зәвыклы, матур тавышлы, кирәкле әйбер, арзан, экологик чиста материалдан

эшлэнэ . Күпчелек эш кул инструментлары ярдәмендә башкарыла, шуңа күрә куркыныч операцияләр юк. Иҗади эзләнергә мөмкинлек бар.
Курай бик зәвыклы, матур тавышлы, кирәкле әйбер, арзан, экологик чиста материалдан эшлэнэ . Күпчелек эш кул инструментлары

Слайд 8

Эш барышы:


Курай ясау өчен 29 см. озынлыкта
көпшә кисеп алабыз.


Тавыш тәрәзәсе ясыйбыз.
5мм.зурлыкта тишек тишәбез һәм аны
6х6 миллиметрлы дүрткел тишеккә
әйләндерәбез.

Тавыш тәрәзәсенең каршы ягына
размерларын төгәл итеп һава
тишемнәре тишәбез.

Слайд 9


Тишемнәр әзер булгач көпшәне наждак
кәгазе белән чистартабыз.


Эбонит материалдан көпшәнең башына
тыгыз сыешлы итеп 15мм озынлыкта
бөке эшләп киертәбез.


Әзер курайны өреп тавышын сынап,
көйләп карау.

Слайд 10Курайны үзең ясау бик кызыклы, мавыктыргыч, уйлау сәләтен, төгәллекне арттыра торган

эш. Аны ясау өчен күп материал кирәкми, күпчелек операцияләр кул инструментлары ярдәмендә башкарыла, сәламәтлеккә куркыныч тудыручы очраклар күзәтелми.
Курайны үзең ясау бик кызыклы, мавыктыргыч, уйлау сәләтен, төгәллекне арттыра торган эш. Аны ясау өчен күп материал

Слайд 11

Игътибарыгыз өчен рэхмэт!

Игътибарыгыз өчен рэхмэт!

Что такое shareslide.ru?

Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть