Татар авыллары тарихы
Галявеева Гөлчәчәк Сәгыйть кызының
“Минем якташларым” номинациясе буенча презентациясе.
Татарстан Республикасы Алексеевск районы
Сахаровка урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Слайд 2
Хәерле көн ,кадерле укучылар.
Бүген без сезнең белән якташыбыз,
Г.Кариев
исемендәге Казан татар дәүләт
Яшь тамашчы театрының әйдәп баручы актеры,
Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафинга
багышланган дәрескә җыелдык.
Слайд 4
Туган як, туган җир, туган
авыл... Күпме мәгънә салынган бу сүзләргә. Безнең һәрберебезнең туган авылы, туган йорты, яныбызда әти-әниләребез бар. Авылыбызның һәр сукмагы, такыр юллары, урман-кырлары, сулары безгә таныш һәм бик якын.
Туган җирне матур табигать кенә түгел, күренекле кешеләр дә бизи. Безнең туган авылыбыз да күренекле шәхесләргә бай. Алар арасында төрле хезмәт ияләре бар. Әлеге шәхесләребез туган як тарихына, илебез тарихына зур өлеш керткән кешеләр. Бары тик үз туган җирен, халкын, үз хезмәтен яраткан кеше генә шундый батырлыклар, игелекле эшләр кыла ала.
Миндә горурлану хисләре тудырган шундый шәхесләрнең берсе - авылдашыбыз Нуриәхмәт Сафин.
Слайд 5
Туган авылым-Шунталы,
Тирә-ягың гел таллык.
Синдәге ямь, туган як,
Җырга кушып җырларлык.
Кадерле балалар.
Хәзер без сезнең белән Нуриәхмәт Сафинның
шәхси альбомыннан алынган фотолардан төзелгән
презентация карап китәрбез.
Шунталыма кайтып барам-
Бигрәк сагындым аны.
Коедан сулар эчәрмен
Бер онытып дөньяны
Шунталымда гына кояш
Җирләргә якынырак.
Бик еш сиңа кайтыр идем,
Аралар гына ерак.
Нуриәхмәт Сафин — Татарстанның
халык, Россиянең атказанган артисты,
Г.Кариев театры актеры.
Слайд 8
«Һәркемгә үз туган җире кадерле. Минем өчен дә
Алексеевский Алексеевск районындагы туган авылым – иң гүзәл почмакларның берсе. Исеме дә ничек матур бит – Кыр Шонталасы. Без, шул авыл мәктәбенең 7 нче сыйныф шәкертләре, галстукларыбызны җилфердәтеп 1 сентябрьдә фотога төшкәнбез. Их, күпме еллар узган инде бу көннән соң… 1961 ел».
Слайд 9
Яхшы укыган һәм җәй көне мәктәпнең куян фермасында тырышып эшләгән өчен
мине Кырымга, «Артек» пионерлагерена юллама белән бүләкләгәннәр иде.
Слайд 10
«Казан театр училищесында укып йөргән еллар. Күрегез, күпме билгеле шәхесләр
бар сабакташларым арасында».
Слайд 11 «Иң истәлекле көннәремнең
берсе – гаилә корган көнем.
Хәләлем Рәмзия
белән бергә
яши башлавыбызга киләсе елда
40 ел тула икән инде.
1972 ел, 30 июнь».
Слайд 12
«Безнең гаилә. Уртада – әнием Гыйззәтбану, мин, кызым, улым, хәләлем.
1998 ел».
«Рабит Батулланың «Сак-Сок»
әсәре буенча куелган
спектакльдә Алпамша ролендә».
«2006 елның 15 декабрендә
миңа 60 яшь тулды.
«Король Лир»ның премьерасы
да нәкъ шул көнне узды».
Слайд 15
«Россия Федерациясенең
атказанган артисты»
исемен алган көн. Татарстанның
беренче Президенты
Минтимер
Шәрипович
Шәймиев белән төшкән
истәлекле фото. 2007 ел, ноябрь».
Слайд 16
«Кызыбыз Гөлнара кияүгә чыгып, Франциядә яши. Туйлары Орлеан шәһәрендә
бик затлы замокта узды. Бу фотода Гөлнара белән киявебез Иванның туй мизгелләре. 2002 ел, 29 июнь».13. « Франция. Атлантик океан буе. 2002 ел, 10 июль».
Слайд 17
«Быел оныгыбыз Лиза беренче сыйныфка укырга китте инде. Бу фотода аның
әле 5 яшьлек вакыты. Казанга кунакка кайткач төшкән фото. 2009 ел, 3 сентябрь».
Слайд 18
Рольләре: Профессор Арсланов – “Намус хөкеме” (Д. Вәлиев), Хәмзин – “Сандугачлар килгән
безгә” (И. Юзеев), Аучы – “Тозакка төшкән Аучы” (Н. Дәүли), Урман карчыгы – “Үги кыз” (Ә. Әхмәт), Моталлап – “Уеннан – уймак” (Ш. Зәйни), Һади Такташ –“Атылган йолдыз” (Ф. Бәйрәмова), Аю – “Кадерне белмәүче бурсык” (Н. Новосельская, Ә. Камал тәрҗ.), Җәгур – “Хыялдагы дөнья” (Ф. Галиев), Юлдаш – “Оят төне” (Б. Мукаев, Н. Сафин тәрҗ.), Президент фон Вальтер – “Мәкер һәм мәхәббәт” (Ф. Шиллер, Г. Шамуков тәрҗ.), Солтан Фатыйхов – “Кырларым-тугайларым” (Т. Миңнуллин), Энәбай – “Керпе малае дуслар эзли” (Р. Корбан), Кәрим бай – “Башмагым” (Т. Гыйззәт либреттосы, Җ. Фәйзи муз.; 1995 елда сәхнәләштерелгән), Лейтенант – “Тайгак кичү” (И. Салахов, Ф. Галиев инс.), Әхмәтҗан бабай – “Үп мине, Зәйтүнә!” (Н. Кәримова), Хәйрулла – “Яшен чаткысы” (Ш. Сарымсаков), Әхмәт – “Бер күрешү үзе бер гомер” (Ф. Яруллин), Федор, Лапшин – “Шау-шулы көн” (В. Розов, Ә. Хәйри тәрҗ.), Сәлимбай – “Помада мәсьәләсе”
Слайд 19
Кыш бабай – “Мисс Убырлы” (Ф. Галиев), Шакир – “Хуш, Хәйбуш!”
(И. Юзеев), Офицер –“Кызлар-йолдызлар” (Ш. Рәкыйпов, Ф. Хәбибуллин инс.), Такыр баш – “Борын-борын заманда” (Аманулла), Рәхмәт бабай – “Шүрәлеләр ни атлы?” (Г. Гыйлманов), Кыш бабай – “Кар кызының бәхете” (Г. Гыйлманов), Оргон – “Тартюф” (Ж.-Б. Мольер, Н. Исәнбәт тәрҗ.), Дию Пәрие – Салыптаптар – “Гүзәл Аппаксылу” (Р. Сәгъди), Мыраутаң – “32-нче март” (Р. Садриев, М. Сафин), Алпамша – “Сак-Сок” (Р. Батулла), Ир – “Көзебезнең язы” (Тимерҗан), Ата – “Алмачуар” (Ф. Галиев), Шәехзаман – “Кыю кызлар” (Т. Гыйззәт), Капитан – “Сержант” (И. Сираҗи), Шайтан, Жандарм, Авыл агае, Доктор, Дию – “Печән базары” (Р. Әюпов), Король Лир – “Король Лир” (В. Шекспир, Н. Исәнбәт тәрҗ.), Сантьягоның әтисе, Мәлик Сәдәк, Бәллүр сатучы, Гаскәр башлыгы – “Алхимик” (Пауло Коэльо, Р. Батулла тәрҗ., Р. Әюпов һәм Ф. Янышева инс.), Йагъкуб – Йосыфның атасы – “Йосыф-Зөләйха” (Кол Гали, Н. Гайнетдин инс.), Социал – “Ничек миллионер булырга” (М. Гыйләҗев), Бәдри – “Галиябану” (М. Фәйзи), Зыя бай – “Башмагым” (Т. Гыйззәт либреттосы, Җ. Фәйзи муз.), Баптиста – “Тискәрегә –- авызлык” (В. Шекспир; П. Мелкова, Зөлфәт тәрҗ.), Гарифулла – “Нигез ташлары” (Т.Миңнуллин).
Слайд 20
Бүгендә Нуриәхмәт Сафин авыл белән элемтәсен өзми. Авылыбызда үткәрелгән чараларда теләп
катнаша. Һәр изге эшкә үзенең фатыйхасын бирә. Без шундый авылдашыбыз булуы белән горурланабыз.
Слайд 21Гомере матур гына,
үткәннәрне уйлап, киләчәккә
өметләр баглап,яшьләрчә
дәрт белән уза
да уза
Нуриәхмәт абыйның.
Артист күңеле бигрәк тә картаюны
белми бит ул. Белмәсен дә.
Слайд 23
Кулланылган әдәбият һәм чыганаклар исемлеге:
1. Нуриәхмәт Сафинның шәхси альбомыннан алынган фотолар;
2.
Земфира Гыйльметдинова, «Сәхнә», 2011, №11 (ноябрь);
3.Фәнис Гатин «Туган авылым-Шунталым»;
4. «Тал-тирәкле Шунталым» , Казан 2007 ел;
5.Рифкат Мирзаев фотолары.