Презентация, доклад на тему Тәрбия эше буенча презентацияСәламәтлек -иң зур байлык

Проектның актуальлегеБез бүгенге көндә бик алга киткән, заманча, һәм шул ук вакытта сәламәтлеккә бик күп яктан зыян килә торган тормышта яшибез. Сәламәт булу өчен без сәламәтлеккә файдалы булган һәр тармакны дөрес кулланып, ялкаулыкка урын калдырмыйчы тормышта

Слайд 1Сәламәтлек- иң зур байлык
Татарстан Республикасы
Арча муниципаль районы
Өчиле төп гомуми

белем мәктәбенең
6 сыйныф укучылары һәм әти-әниләренең
проект эше
Сәламәтлек-  иң зур байлык Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Өчиле төп гомуми белем мәктәбенең 6 сыйныф

Слайд 2Проектның актуальлеге
Без бүгенге көндә бик алга киткән, заманча, һәм шул ук

вакытта сәламәтлеккә бик күп яктан зыян килә торган тормышта яшибез. Сәламәт булу өчен без сәламәтлеккә файдалы булган һәр тармакны дөрес кулланып, ялкаулыкка урын калдырмыйчы тормышта дөрес яшәү алып барырга, сәламәтлекне һәрдаим кайгыртып торырга һәм ныгыту өстендә эшләргә тиеш.
Сәламәтлек - кешенең иң зур байлыгы. Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннан, бию һәм физик күнегүләрдән кәнәгатьлек ала.
Балаларыбызның сәламәтлеге – киләчәк буыннарның сәламәтлеге. Шуңа күрә дә без әлеге теманы актуаль дип уйлыйбыз
Проектның актуальлегеБез бүгенге көндә бик алга киткән, заманча, һәм шул ук вакытта сәламәтлеккә бик күп яктан зыян

Слайд 3Проектның этаплары
.
Әзерлек этабы


Планлаштыру

Информацияне туплау, һәм аның өстендә эшләү.

Барлык информацияне гомумиләштерү.

Проектны яклауга әзерлек

Проектны тәкъдим итү

Рефлексия
Проектның этаплары .Әзерлек этабы             Планлаштыру

Слайд 4 Проектның максаты:

Балаларда үз сәламәтлекләренә карата

игътибарлы, сак караш тәрбияләү.

Проектның максаты:       Балаларда үз сәламәтлекләренә карата игътибарлы, сак караш тәрбияләү.

Слайд 5 Проектның бурычлары:
Сәламәтлекне ныгыту максатыннан укучыларның спорт түгәрәкләренә йөрүләренә ирешү;
Әти-әниләр белән берлектә

хәрәкәтле ярышлар оештыру;
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган сыйныфтан тыш чаралар оештыру;

Проектның бурычлары: Сәламәтлекне ныгыту максатыннан укучыларның спорт түгәрәкләренә йөрүләренә ирешү;Әти-әниләр белән берлектә хәрәкәтле ярышлар оештыру;Сәламәт яшәү

Слайд 7 ДӨРЕС ТУКЛАНУ


ДӨРЕС ТУКЛАНУ

Слайд 8Дөрес туклану бүгенге көндә шулай ук бик актуаль тема булып тора.

Чөнки сәламәт булу безнең ничек һәм нәрсә белән туклануыбызга бәйле. Сәламәт булырга теләсәң, иң беренче чиратта, яхшы һәм дөрес тукланырга кирәк. Витаминлы ризыклар ашау бик файдалы. Шуңа күрә безгә ит тә, сөт ашамлыклары да, яшелчәләр дә, җиләк-җимеш тә ашарга кирәк. Һәр кеше үз сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш.
Барыбыз да яратып ашый торган кибет киштәләрендәге ялтырауыклы савыт эченә яшерелгән бик күп продукцияне без өй шартларында җитештергән натураль продукциядән үзебез әзерли алабыз. Сәламәтлегебезгә бер нинди файдасы булмаган хаттә ки зыян китерүче чипсы, төрледән төрле эчемлекләрне без үзебез әзерләгән сөт ризыклары: эремчек, йогырт, сыр белән алыштыра алыр идек. Шулай ук җәй көннәрендә балалар белән бергә бакчада җиләк –җимеш, яшелчәләр үстерсәк организмны витаминнарга баетырга һәм балаларыбызны эшкә өйрәтергә дә зур мөмкинлек булыр иде дип уйлыйбыз. Яшь буынның сәламәт булып үсүендә, дөрес туклану зур роль уйный. Дөрес туклану – шулай ук сәламәт яшәү рәвешенең бер шарты ул.

Дөрес туклану бүгенге көндә шулай ук бик актуаль тема булып тора. Чөнки сәламәт булу безнең ничек һәм

Слайд 9Физкультура-спорт эшчәнлеге

Физкультура-спорт эшчәнлеге

Слайд 10 Спорт белән шөгыльләнү, безнең гәүдәбезне матур, үзебезне

сәламәт итү өчен кирәк. Балачактан физкультура белән шөгыльләнеп, чыныктырган кеше сирәк авырый. Һәр көн даими гимнастика ясаган кешенең гәүдәсе дә матур була.
Иртәнге гимнастиканың кешегә никадәр файда китергәнен белеп торуга карамастан, бик күпләр аны ясамый. Ләкин зарядкага киткән вакыт бушка узган вакыт түгел. Ул эшчәнлекнең көчәюенә,  кәеф күтәрелүгә китерә. Ул кешегә картайганчы сау-сәламәт һәм күтәренке рухлы булып калырга мөмкинлек бирә. Хәрәкәт активлыгы-сәламәт яшәү рәвешенең төп шартларының берсе. Бу үзенә күрә балаларны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүнең бер юлы. Аз хәрәкәтләнү сәламәтлек өчен зарарлы. Без урамда чаңгы, чана шуган баланы сирәк  күрәбез. Бүгенге көндә балалар вакыт булуга урамга чыгу өчен түгел ә, телевизор, компьютер каршында утыру өчен ашыга. Озак вакыт телевизор, компьютер каршында утыру сәламәтлеккә төрле яклап зыян сала. Әлеге тема шул ягы белән бик актуаль. Балаларның сәламәтлеген беренче урынга куеп без аларга үзебез үрнәк күрсәтергә, үзебезнең арттан ияртергә кирәк. Сәламәт булу өчен балаларны яшьтән үк чаңгыда йөрергә, тимераякта шуарга, волейбол уйнарга, иртән гимнастика ясарга күнектерергә кирәк. Салкын тию авыруларын кисәтүдә организмны чыныктыру бәяләп бетергесез әһәмияткә ия. Мөмкинлек туу белән, бигрәк тә ял көннәрендә балалар белән бергә вакытны саф һавада уздырырга тырышырга кирәк.
Без, балаларның сәламәтлеге үзебездән тора дигән темага әңгәмә оештырганнан соң киләчәктә балалар белән берлектә төрле хәрәкәтле ярышлар оештырырга планлаштырабыз. Сәламәтлекнең кыйммәтен аңлап, аны ныгыту өстендә даими шогыльләнеп тору безнең бурыч.

Спорт белән шөгыльләнү, безнең гәүдәбезне матур, үзебезне сәламәт итү өчен кирәк. Балачактан физкультура

Слайд 11 Гигиена кагыйдәләрен үтәү

Гигиена кагыйдәләрен үтәү

Слайд 12 Һәркемнең – кечкенәме ул, өлкән яшьтәге кешеме

– сәламәт буласы, матур күренәсе килә. Ләкин моның өчен үз өстеңдә күп эшләргә, тырышырга кирәклеген барысы да аңлап бетерми, бигрәк тә үсмер чакта моңа игътибар ителми. Тешләрне карау, чәчне, аяк-кулларны һәм тән тиресен тәрбияләү тырышлык, хезмәт таләп итә.
Көн саен юыну, чисталыкны саклау күп кенә йогышлы авырулардан котылырга мөмкинлек бирә. Организмга тире, зур булмаган җәрәхәтләр, борын, авыз, күз һ. б. әгъзалар аша төрле микроблар эләгә. Алар кул биреп күрешкәндә, йөткергәндә һәм көндәлек куллану әйберләре (сөлге, сабын, тарак һ. б.) аркылы да бер кешедән икенчесенә күчәргә мөмкин. Шуңа күрә чисталыкны саклау, организмны чыныктыру бик әһәмиятле. Гади һәм шул ук вакытта безнең организмга бик әһәмиятле таләпләрне һәрберебез үти ала. Һәркөн кесәдә чиста кулъяулык, тарак йөртү, чәчләрнең җыелган,тырнакларның киселгән, киемнең чиста булу шуларның берсе булып тора. Сәламәт булу өчен өскә кигән киемнең уңайлы һәм тән сулый торган тукымадан булуы да шарт. Шулай ук кигән киемебез урамдагы һава торышына туры килергә тиеш чөнки бу да сәламәт булуга бер адым.
Балаларыбызга “чисталык-сәламәтлекнең нигезе” икәнен аңлату максатыннан киләчәктә балалар белән берлектә табигатькә төрле походлар оештырып, табигатьне чистарту аша да гигиена таләпләрен камил үтәүгә ирешергә уйлыйбыз.

Һәркемнең – кечкенәме ул, өлкән яшьтәге кешеме – сәламәт буласы, матур күренәсе килә.

Слайд 13Көндәлек режим

Көндәлек режим

Слайд 14 Нәрсә соң ул режим? Бөек педагог  А.С.Макаренко аны

тәрбиянең бер чарасы дип билгели. Режимнан башка гаилә  тормышын оештырып булмый. Үзебезнең, ягъни олыларның, тормышына  күз  салсак, барысы  да  режим белән эшләнә. Без билгеле бер сәгатьтә торырга күнеккәнбез, билгеле сәгатьтә эшкә барабыз, ашарга  әзерлибез, йокларга  ятабыз. Болар барысы да үзеннән-үзе эшләнә. Беркайда язылмаган, үтәлергә тиешле кануннар болар. Күп нәрсәне без - ата-аналар, укытучылар, контрольдә тотарга тиеш булабыз. Шулай булганда гына  баланың  билгеле бер  режимы  барлыкка килә. Режим мәҗбүри үтәлергә  тиешле кагыйдәләр системасы  түгел. Вакыт-вакыт  кайбер үзгәртүләр,читкә тайпылулар  булырга мөмкин.
Көндәлек  режимны төгәл үтәү – балаларның яхшы укуы өчен дә бик әһәмиятле. Бала вакытында йокыдан тора, вакытында  ашый -эчә, вакытында  мәктәпкә китә, уйный, ял итә, дәрес әзерли, йоклый. Мәктәп баласының көндәлек режимын дөрес оештыру аның эшкә һәм укуга сәләтен арттыра, өлгерешенә, физик  үсешенә  уңай  йогынты ясый. Режим белән бала тәртипкә, вакытын бүләргә, эшен планлаштырырга өйрәнә.
Көндәлек режимга күнеккән  баланы тор, дәресеңне кара, уйнарга чык , ашарга утыр , йокларга вакыт дип исенә төшереп торасы калмый. Ул һәр эшне үз вакытында эшләргә гадәтләнә. Бу исә ата- ананың да, укытучының да эшен җиңеләйтә. Көндәлек режимны гадәткә кертеп җибәрү өчен ата-ананың да гаиләдә режим булдыруы кирәк. Бу исә сәламәт яшәү рәвешенең бер төре дип уйлыйбыз.

Нәрсә соң ул режим? Бөек педагог  А.С.Макаренко аны тәрбиянең бер чарасы дип билгели. Режимнан башка

Слайд 15НӘТИҖӘ

НӘТИҖӘ

Слайд 16 Әлеге проектны эшләгәндә без сәламәтлеккә файдалы булган гамәлләр белән

таныштык.
Файдалы һәм дөрес туклануның сәламәтлек өчен әһәмиятле икәнен аңладык.
Вакытны саф һавада үткәрү, хәрәкәтле уеннарның сәламәтлеккә файдалы икәненә инандык.
Гигена таләпләрен төгәл үтәргә үзебезгә сүз бирдек.
Көндәлек режим булдыруның файдалы һәм күп нәрсәгә ирешеп булуын белдек.

Әлеге проектны эшләгәндә без сәламәтлеккә файдалы булган гамәлләр белән таныштык.  Файдалы һәм дөрес туклануның

Слайд 17 ИГЬТИБАРЫГЫЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ!

СӘЛАМӘТ БУЛЫЙК!
ИГЬТИБАРЫГЫЗ ӨЧЕН  РӘХМӘТ!      СӘЛАМӘТ БУЛЫЙК!

Что такое shareslide.ru?

Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть