Презентация, доклад на тему Татар әдәбиятында Чура батыр образы

Татар әдәбиятында Чура батыр образы, предмет презентации: Математика. Этот материал в формате pptx (PowerPoint) содержит 28 слайдов, для просмотра воспользуйтесь проигрывателем. Презентацию на заданную тему можно скачать внизу страницы, поделившись ссылкой в социальных сетях!

Слайды и текст этой презентации

Слайд 1
Текст слайда:

.

Фәнни эшебезнең максаты: Чура батыр турындагы дастаннарны өйрәнү.
Хезмәтебезнең бурычлары:
1. “Чура батыр” дастанының әдәби прототибы турында кыскача мәгълумат һәм образларга характеристика бирү.
2. Дастандагы әдәби мотивларны аерып чыгару.
3. Чура батырның шәҗәрәсен туплау;
4. Татар әдәбиятындагы “Чура батыр хикәятен” анализлау.



Слайд 2
Текст слайда:



Тарихи дастаннарда безнең тарихыбыз, үткәнебез чагыла. Алар безнең көннәргә кадәр килеп җиткән икән, без аларны киләчәк буынга тапшырырга тиеш. Әдәбият дәресләрендә Чура батырга багышланган дастаннарны укып, аның шәҗәрәсен белергә тиешбез

Гамәли әһәмияте


Слайд 3
Текст слайда:

Хезмәтебез керештән, төп һәм йомгак өлешеннән тора. Кереш өлештә актуальлек, максат, бурычлар ачыклана. Төп өлештә татар әдәбиятындагы “Чура батыр” дастаны анализлана. Әлеге өлештә дастанның идеясе һәм темасы ачык күрсәтелә, геройларга характеристика бирелә һәм символлар аңлатыла. Чураның шәҗәрәсе дә күрсәтелә. Йомгакта фәнни эшебезнең нәтиҗәләре китерелә. Искәрмәдә Чура батырның шәҗәрәсе күрсәтелә.


Слайд 4
Текст слайда:

Чура батыр – Чура Нарыков. Чура батыр 1521-1556 нче елларда Казан ханлыгы җирләрендә яшәп,безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Үзенең кылган гамәлләре белән ул безнең өчен үрнәк. Әлеге образның Казан ханлыгы чорында алып барган сәясәтен тикшерү, дастаннарда тоткан урынын билгеләү актуаль мәсәләләрдән санала. Әлеге дастаннарда безнең тарихыбыз, үткәнебез чагыла. Чура батырга багышланган дастаннар аша без яшь буында патриотик хис тәрбияләргә тиеш. Шуңа күрә аларга Чура батыр турында сөйләргә, шәҗәрәсе белән таныштырырга, төрки әдәбиятындагы дастаннарны өйрәтергә кирәк.


Слайд 5
Текст слайда:

Дастан – эпик характердагы әсәр. Дастан гадәттә әкият сюжетларын, риваять-легендаларны эшкәртеп языла. Формасы белән тезмә яки чәчмә булырга мөмкин. Татар дастаннары өч төркемгә бүленә: тарихи дастаннар, алыплар турындагы хикәятләр, мәхәббәт дастаннары.


Слайд 6
Текст слайда:

Дастанның төп герое – Чура батыр. Аның әдәби прототибы – Казан ханлыгының танылган әмире Чура Нарыков. Ул зур сугышларда кулына корал тотып катнашмый, аның эшчәнлеге сәсәт белән генә бәйләп карала. Чура Нарыков Сафагәрәйгә каршы төркем оештырып, сәяси эшчәнлек алып барган гаскәр башлыгы.


Слайд 7
Текст слайда:

Чура батыр дастаны тарихи дастаннар рәтенә кертеп карала. Дастанның төп идеясе – Казан ханлыгының мөстәкыйльлеген саклап калырга омтылу һәм руслар белән көрәштә Чура батырның күрсәткән батырлыкларын сурәтләү.


Слайд 8
Текст слайда:

Тарихи образлар

Шәһәрне саклаганда Чура батыр Шагали (Шаһгали) хан белән тыгыз бәйләнештә торган итеп, хан исә каһарманга һәм башка батырларга төрлечә ярдәм итүче һәм изге эшләр кылучы хан буларак сурәтләнә. Дастанда Шаһгали уңай образ итеп бирелә, тик бу күренеш әсәрнең идеясе белән каршылыкка керә. Биредә Шаһгалинең бернинди начар яклары да әйтелми, ул бары тик Казанны яклаучы итеп тасвирлана. Дастанда Шаһгалинең халык белән дус яшәве дә әйтелә. Без моның шулай булуын, дастанның тубәндәге өлешләреннән


Слайд 9
Текст слайда:



Сарыкани – рус яуларына каршы көрәшүчеләр ягында торучы ханым. Казанны саклаучы батырларга ул төрле бүләкләр бирә. Әлбәттә, Чурага да аның бүләге була. Чура батырга ул “Күк чыбык” дигән кылыч бүләк итә. Батыр әлеге кылыч ярдәмендә рус гаскәрен тар-мар итә.


Слайд 10
Текст слайда:


  Дастанда да төп геройга табигый булмаганча туу вакыйгалары хас. Чура батырның да дөньяга килүе гайре табигый. Беренчедән, ул – ут булып туа. Ут – ул символ. Чураның исеменең бер мәгънәсе ут, “чакма таш”, “ялкын” дигәнне аңлата. Чураның әтисе Нарәңгә дә бите ут кебек кызыл булган өчен, мирза шушы исемне бирә. Нарәң исеме фарсычадан “ут” дигән мәгънәгә ия. Дастанның бу өлешендә дини сүзләр кулланылган. “Ике рәкәгать намаз”, “дога”, “Алла”, “корбан чалу”, “тәһарәт” сүзләре моңа ачык мисал. Чураның әтисе дини кеше булган дип әйтә алабыз. Чөнки Чура туар алдыннан ул намаз һәм дога укый. Өстәвенә, Чура үзе дә гади генә батыр түгел. Ул “Алла кешесе”. Икенчедән, Чура тугач, аны юарга су булмый, тик баланың үкчәсе тигән җирдә, Алланың рәхмәте белән, су бәреп чыга. Ходай аңа көтелмәгән җирдән су бирә. Шунысы да кызык: Чураның үлеме дә судан була. Төрки халыклар һәм татарлар Ходайга, ислам диненә ышанып яшәгәннәр. Шуңа бу дастанда да дини тема чагылыш тапкан дип уйлыйбыз.


Слайд 11
Текст слайда:

Дастанда түбәндәге мотивлар бар :

* Дастан тулысы белән тарихи мотивка корлган.
* Шарт кую мотивы (төн кунганда ике батыр арасындагы сөйләшү һәм киләчәктә кыз кемгә булыр дип шарт кую).
Тормышта үз урыныңны табарга омтылу.
Мәхәббәт һәм өйләнү мотивы


Слайд 12
Текст слайда:

Тарихи шәхес Чура Нарыков турында тарихчылар һәм галимнәр арасында ике төрле фикер яшәп килә. Бер яктан, ул Казан ханлыгына каршы көрәшкән батыр, бәк исемнәре белән тарих битләренә кереп калган. Икенче яктан, ягъни дастаннарда Чура батыр бөтенләй башка яктан ачылган. Дастаннарда ул милли азатлык өчен җанын-тәнен аямыйча сугышучы, рус халкына каршы кискен көрәш алып баручы каһарман дип бирелә.


Слайд 13
Текст слайда:

Гаять киң эрудицияле, бөек талант һәм энциклопедик белем иясе Ризаэтдин бине Фәхретдин Чура Нарыков турында түбәндәге фикерне әйтә:

“Мәшһүр түрәләрдән Чура мирза
Шаһ Галине никадәр мәдех итеп, Казан халкына нәсихәтләр әйтеп йөрсә дә,сүзе тәэсир итмәде, Сафа Гәрәй булмаганда, Казан мәмләкәтенең үз кулларында тормаячагында шөбһәсе калмады. Сафа Гәрәйне яңадан ханлык итәргә чакырдылар. Бу хәлләрдән соң, Чура мирза, Шаһ Гали хозурына кереп,ничек булса да качарга кирәклеген аңлатты”.


Слайд 14
Текст слайда:


Тарихчы һәм язучы Һ.Атласи Чура белән Кадыш бәкләрне Сафагәрәй ханны Казаннан куу сәясәтендә актив эшләүчеләр исәбенә кертә.


Слайд 15
Текст слайда:

М.Худяков “Очерки по истории Казанского ханства” исемле хезмәтендә Һ.Атласи язганнарга каршы фикер әйтә.
“Сәед Боерган,Кадыш мирза һәм Чура Нарыков үзләренең милли горурлык хисләрен югалткан кешеләр булганнар дигән сүз дөрес түгел.Алар урысларны Мәскәү белән берегүгә котылгысыз бер чара итеп караганнар”.
(М.Худяков)


Слайд 16
Текст слайда:

М.Әхмәтҗанов “Татарстан хәбәрләре” газетасында басылган язмасында Чура батыр – Чура Нарыков, ди.
“Чура батыр – Чура Нарыков – 1552 нче елның 2 нче октябрендә Казан өчен җанын фида кылган батыр улларыбызның берсе”.

М.Әхмәтҗанов.


Слайд 17
Текст слайда:

“Чура Нарыковны Мәскәүгә иман саткан җан дип санау зур хаксызлык булыр иде.Документаль чыганаклар раслаганча, Чура бәк партиясе ханлыкны чит ил баскынчыларына бәйлеккә төшермәү, дәүләт иминлеген, мөстәкыйльлекне мөмкин булганча саклау юнәлешендә торган. Чура Нарыков – гомере буе ханлык мәнфәгате өчен көрәшкән сәләтле шәхес”.
(Л.Ибраһимова)


Слайд 18
Текст слайда:

“Тарихи вакыйгалар ничек кенә барса да һәм аларда Чура батыр – Чура Нарыков үзен ничек кенә тотса да, без аны биредә Ватанны сатучы һәм хыянәтче дип кенә гаепли алмыйбыз. Казан ханы Сафагәрәйне идеаллаштырып булмаган кебек, Чура батырны да тик каһәрләп кенә булмый”.
(Ф.Урманче)


Слайд 19
Текст слайда:



Чура батыр шәҗәрәсе


Слайд 20
Текст слайда:

Карауҗа шәҗәрәсе

Кара би

Кара Хуҗа

Чура би

Чура

Кадермәт

Гыйззатулла

Ресмәт

Сәйфулла

Габдулла

Вәлиулла

Нигъматулла


Слайд 21
Текст слайда:

Башкорт-типтәр шәҗәрәсе

Нәрек

Чура

Уразбахты

Узи

Кайбиш

Хакбирде

Нурмөхәммәт

Морадбакый

Габделнасыр

Габделсаттар

Шиһабетдин

Күкәс


Слайд 22
Текст слайда:

Чура батырга түбәндәге сыйфатлар хас:

Көчле

Намуслы

Тугры

Акыллы

Зирәк

Гадел

Үзсүзле

Тиз кызып
китүчән

Хәйләкәр

Көнче


Слайд 23
Текст слайда:

Символлар

1. су
2. ут.
3. кылыч


Слайд 24
Текст слайда:

Дастанда “Ата белән бала” арасындагы каршылык төп конфликтларның берсе. Бу иҗтимагый характердагы конфликт. Бер яктан бу каршылыкны без гаиләләр арасындагы аңлашылмаучанлык, буыннар арасындагы фикерләр төрлелеге дип кабул итәбез. Ә икенче яктан бу милләтләр арасында булган ил азатлыгы өчен көрәш. Ягъни, руслар һәм татар милләте арасындагы ызгыш-талашлар, ике милләт эчендә оешкан сәяси төркемнәр керә дип саныйбыз.


Слайд 25
Текст слайда:

Чура батыр исеме бүгенге көндә дә онытылмаган. Күп кенә авыллар, елгалар Чура исемен йөртә.

Чуракай – Башкортстанның Әлшәй районында урнашкан.


Слайд 26
Текст слайда:

Югары Чура авылы Удмуртия республикасында урнашкан.

Түбән Чура авылы Кукмара районында урнашкан

Чура елгасы. Мәскәүдә урнашкан


Слайд 27
Текст слайда:

“Чура батыр” дастаннары татар халык иҗатында һәм әдәбиятында гына түгел, ә барлык төрки халыклар тарафыннан яратып укылган дастаннар рәтенә кертеп карала. Аның бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмыйча, безнең көннәргә кадәр килеп җитүе шуны раслый. Чура батыр халыкны азатлыкка өндәгән һәм Туган ил, Туган җиргә карата мәхәббәт хисләрен җырлаган дастани образ булып укучы күңеленә кереп калган.


Слайд 28
Текст слайда:




Что такое shareslide.ru?

Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть