Слайд 1
Мәгърифәтче язучы
Закир Һади әсәрләрендә мәкальләрнең кулланылышы
Слайд 3“Бәхетле кыз” хикәясендә кулланылган мәкальләр
“Алманың яхшысын аю ашар”.
“Ризык теш сындырып керер”.
“Иртә өчен ишәк кайгырган”.
“Көзге катык, көмеш кашык киявем берлә кызыма,
язгы катык, ярык кашык киленем берлә углыма”.
“Килен корсагы кибәклек”.
“Үги үргә кайнасын”.
“Кемдер абыз улдыр явыз”.
Слайд 4“Бала яшь вакытында ни берлә уйнаса,
зур булгач, тереклеге
шул рәвештә була”.
“Ике хатын бергә булса, базар була”.
Слайд 5“Бәхетсез кыз” хикәясендә кулланылган мәкальләр
“Үпкән-кочкан йилгә очкан”.
“Ат иясенә кергәч аксамасын”.
“Асыл нәрсә
зур улмый”.
“Без капчыкта ятмый”.
“Анадан исерек тумаса, бер айныр”.
Слайд 6“Мәгъсүм” хикәясендә кулланылган мәкальләр
“Bакыт илә якут алыныр, әмма якут илә вакыт
алынмаз”.
Слайд 7“Җиһанша хәзрәт” повестендә кулланылган мәкальләр
“Уку энә белән кое казу”.
“Берәү үлми, берәү
көн күрми”.
“Дөньяны кусаң качар, качсаң куар”.
“Су баштан болгана”.
“ Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала?!”
”Туры юлдан адашкан, ата-баба юлыннан чыккан, дивана булган”.
Слайд 8Мәкальләрнең бүгенге көндә яңгырашы
“Алманың яхшысын аю ашар”.
(“Алманың асылын аю ашый, чикләвекнең төшен корт ашый”).
“Ике хатын бергә булса, базар була”.
(“Ике хатын бергә килсә - базар, өч хатын бергә килсә - ярминкә”).
“Бала яшь вакытында ни берлә уйнаса, зур булгач тереклеге шул рәвештә була”.
(“Кешене беләсең килсә, холкына кара,
Баланы беләсең килсә, уенына кара”).
“Асыл нәрсә зур улмый”.
(“Асыл таш зур булмас”).
Слайд 9“Су баштан болгана”.
(“Су башыннан болгана”).
“Вакыт илә якут алыныр, әмма якут
илә вакыт алынмаз”.
(“Вакыт белән якут табып була, якут белән вакыт табып булмый”).
“Ат иясенә кергәч аксамасын”.
(“Ат иясенә килгәч аксамасын”).
“Дөньяны кусаң качар, качсаң куар”.
(“Дөньяны кусаң - качар, качсаң - куар”).
Слайд 10“Көзге катык, көмеш кашык киявем берлә кызыма,
язгы катык, ярык
кашык киленем берлә углыма”.
(“Көзге катык, көмеш кашык киявем белән кызыма;
язгы катык, ярык кашык киленем белән улыма”).
“ Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала?!”
(“ Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала”).
”Туры юлдан адашкан, ата-баба юлыннан чыккан, дивана булган”.
(“Ата-ананы тыңлаган – адәм булган, тыңламаган - әрәм булган”).