Слайд 1“Йөрәкләрдә сугыш ачысы”
Кереш һәм эндәш сүзләрне кабатлау, ныгыту.
Слайд 2ФИН ИН ПИК
Шикләнү, икеләнү (ышану, раслау)
Фикернең шиксез икәнлеге
Фикернең чыганагы
Үтенү
Фикернең гадәтилеге
Сөйләүченең
төрле тойгылары
Фикергә бәйле тойгылар
Игътибар җәлеп итү
Фикер нәтиҗәсе, йомгагы
Фикерләрнең үзара мөнәсәбәте
Фикер тәртибе
Слайд 3КОНЭРС
Без, туган илебезне саклап, утка кердек.
Без фронт өчен корал җитештердек, иген
иктек.
Минем бала чагымны сугыш тартып алды.
Без – әтисез үскән балалар, ятимлекнең ачысын без бик иртә татыдык.
Слайд 4НАМБЭД ХЕДС ТУГЭЗЭ
1. Кереш сүзе булган җөмләне табыгыз:
1) Безнең сабый чаклар
сугыш елларына туры килде.
2) Олырак малайларның инде ябык җилкәсенә ул елларның котсыз нужасы менеп кунакларга өлгергән.
3) Хәер, безнең сабый чаклар да яшел чирәмдә генә үтмәде.
2. Кереш сүз мәгънәсе буенча кайсы төркемгә карый?
Шулай итеп, урам чирәменә тулысынча без, алты малай хуҗа идек.
1) фикер чыганагы
2) үкенү
3) фикер нәтиҗәсе, йомгагы
3. Кереш сүзе раслауны белдерүче җөмләне табарга.
1) Әлеге котсыз нужа бабай нәни җилкәләрдән дә атлап узарга өлгерде.
2) Хуҗа булгач, әлбәттә, эшенә дә син хуҗа инде.
3)Аңа карамадык, Тегәрҗепнең яшел чирәмендә алты малай тәгәрәшеп тә үстек.
Слайд 54. Кереш җөмлә кайсы җөмләдә кулланылган?
1) Суын китерәсең, идәнен юасың, чыбык-чабык
чабасың.
2) Олырак малайларның инде ябык җилкәсенә ул елларның котсыз нужасы менеп кунакларга өлгергән.
3) Ачыклабрак әйтсәң, урам чирәменә генә түгел, әниләр, абыйлар һәм апалар гел эштә булганлыктан, өйләргә дә без хуҗа идек.
Кереш сүз нәрсәне белдерә?
Ул бәрәңге бакчасының эше дә яртысыннан артыгы, һич арттырусыз, безнең кулда иде.
1) фикер тәртибен
2) раслауны, ышануны
3) шикләнүне
6. Эндәш сүз янында нинди куелган тыныш билгесе санын әйтегез.
И сабыйлар, (1) эшләгез сез, (2) иң мөкатдәс нәрсә – (3) эш.
1) 1
2) 1,2
3) 3
Слайд 6СИ ФИНК УАНДЭ
Рәсемдә нәрсә күрәсез?
Бу турыда нәрсә уйлыйсыз?
Нәрсә беләсез килә?
Слайд 8254 нче күнегү
1) Безнең сабый чаклар сугыш елларына туры килде. 2)“Әти”
дигән кешеләрне без карточкаларда гына күреп белдек, күмәч яки кабартма, шикәр яки конфет ишеләрнең дөньяда бары-югы турында хәбәрләребез дә булмады. 3)Аңа карамадык, Тегәрҗепнең яшел чирәмендә алты малай тәгәрәшеп тә үстек.
4)Алты малай дигәч тә, бөтен шул зур урамның бала-чага халкы бары алты бөртектән генә тора иде дигән сүз түгел. 5)Олырак малайларның инде ябык җилкәсенә ул елларның котсыз нужасы менеп кунакларга өлгергән. 6)Еш кына алар, атка атланып, безнең яннан егетләрчә чыбыркы шартлатып үтәләр дә басуга тырмага, сукага китеп баралар.
7)Шулай итеп, урам чирәменә тулысынча без, алты малай хуҗа идек. 8)Хәер, безнең сабый чаклар да яшел чирәмдә генә үтмәде. 9)Әлеге котсыз нужа бабай нәни җилкәләрдән дә атлап узарга өлгерде. 10)Ачыклабрак әйтсәң, урам чирәменә генә түгел, әниләр, абыйлар һәм апалар гел эштә булганлыктан, өйләргә дә без хуҗа идек.
11)Хуҗа булгач, әлбәттә, эшенә дә син хуҗа инде. 12)Суын китерәсең, идәнен юасың, чыбык-чабык чабасың. 13)Ул бәрәңге бакчасының эше дә яртысыннан артыгы, һич арттырусыз, безнең кулда иде. 14)Чишмә булып акты безнең тирләр ул бакчага. Әйе. 15)Ләкин, ни генә булмасын, сабый чакларым искә төштеме, иң беренче әнә шул яшел чирәм килә дә баса минем күз алдыма.
Слайд 9ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН
Безнең сабый чаклар сугыш елларына туры килде.
Олырак малайлар, атка атланып,
безнең яннан егетләрчә чыбыркы шартлатып үтәләр дә басуга тырмага, сукага китеп баралар.
Әниләр, абыйлар һәм апалар гел эштә булганлыктан, өйләргә дә без хуҗа идек.
Чишмә булып акты безнең тирләр ул бакчага. Сабый чакларым искә төштеме, иң беренче әнә шул яшел чирәм килә дә баса минем күз алдыма.
Слайд 10ПЛЕЙСМЭТ КОНСЕНСУС
Җиңүне якынайтуда тыл балаларының роле нинди?
Слайд 11Сугыш яшүсмер малайларга иртә җитлегергә боера. Иген игү, фронтны икмәк белән
тәэмин итү әниләр һәм үсмерләр җилкәсенә төшә.
Азмы тамган җиргә унөч яшьлек
Малайларның маңгай тирләре?!
(“Еш бүленә төнге йокылары”)
Слайд 13 255 нче күнегү
Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәннәрне онытма син!
Бел
син ерак бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен,
Ни иккәнен, ни чиккәнен,
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
Исеңдә тот, аларның син
Сугышларда кан түккәнен,
Туган җирнең иреге өчен
зинданнарда интеккәнен.
Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәннәрне онытма син!
(Р.Фәйзуллин)
Слайд 14Өйгә эш. “Җиңүне якынайтуда тыл балаларының роле нинди?” соравына сочинение язарга,
кереш сүзләр һәм эндәш сүзләр кулланырга.