Презентация, доклад на тему Урок развития речи Бишек жырлары

Содержание

Дәрес эшкәртмәсен әзерләде: Гыйләҗева Фәния Нурсәхи кызыСамара шәhәре «Яктылык» мәктәбенең югары категорияле татар теле hәм әдәбияты укытучысы

Слайд 1Урок татарского языка в 8 классе МОУ школы «Яктылык»
города Самара

Урок татарского языка в 8 классе МОУ школы «Яктылык» города Самара

Слайд 2Дәрес эшкәртмәсен әзерләде: Гыйләҗева Фәния Нурсәхи кызы
Самара шәhәре «Яктылык» мәктәбенең

югары категорияле татар теле hәм әдәбияты укытучысы

Дәрес эшкәртмәсен  		әзерләде: Гыйләҗева Фәния Нурсәхи кызыСамара шәhәре «Яктылык» мәктәбенең югары категорияле татар теле hәм әдәбияты

Слайд 3Тема. Бишек җырлары
Максат: укучыларның сүз байлыгын арттыру;
татар халык

авыз иҗатының бер төре буларак бишек жырлары белән таныштырырга, аларнын белем һәм тәрбия бирүдә аеруча зур әһәмияткә ия булуын ачыкларга, үзенчәлекләренә игътибар итәргә; ана беләң бала арасындагы мөнәсәбәткә тукталырга;
әниләргә ихтирам, мәхәббәт хисе тәрбияләү.
Эпиграф: …халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул.
Г.Тукай
Тема. Бишек  җырларыМаксат: укучыларның сүз байлыгын арттыру;  татар халык авыз иҗатының бер төре буларак бишек

Слайд 4Орфоэпик күнегүләр

ә, ү авазларының
дөрес әйтелеше

ә: бә җә лә

нә
у: бү җү лү нү
Тизәйткеч;
Үгезегез үгезегезнеке мөгезе үгезегезнеке,

шушы иҗекләр белән сүзләр төзү

ау – әү

бау – бәү
тау - дәү

Орфоэпик күнегүләрә, ү авазларыныңдөрес әйтелеше  ә: бә  җә лә  нә  у: бү җү

Слайд 5 Сүзлек өстендә эш.

Бишек, бәллү – зыбка
Тирбәтергә - качать
Тал, өянке – ива

Сүзлек өстендә эш. Бишек, бәллү – зыбкаТирбәтергә - качатьТал, өянке – ива

Слайд 6 Белемнәрне актуальләштерү:
-Татар халык авыз иҗаты әсәрләренең нинди төрләре сезгә таныш ?
(Мәкаль,

әйтем, табышмак, санамыш, сынамыш, бәет, халык җырлары.)
Халык иҗат иткән җырларның нинди төрләрен беләсез?
-лирик
-көнкүреш, гореф-гадәт
- хезмәт турында
Белемнәрне актуальләштерү: -Татар халык авыз иҗаты әсәрләренең нинди төрләре сезгә таныш ?(Мәкаль, әйтем, табышмак, санамыш, сынамыш,

Слайд 7 Бишек җырлары белән таныштыру.
Аларны кем иҗат иткән?
Бишек җырлары татар халык авыз

иҗатының
бер төре. Бу әсәрләр моннан берничә гасыр
элек барлыкка килгән. Аларның иҗатчысы-
татар милләтенең сәләтле кешеләре. Билгеле,
гасырлар узу белән аларның эчтәлеге
камилләшә барган.
Бишек җырлары белән таныштыру. Аларны кем иҗат иткән?Бишек җырлары татар халык авыз иҗатыныңбер төре. Бу әсәрләр

Слайд 8Бишек җырларын кем башкарган соң?
Әниләр, әбиләр,
бала караучы
үсмерләр, бишек
кырыена утырып,
моңлы

итеп җыр
сузганнар,
тирбәтеп, баланы
йоклатканнар.
Бишек җырларын кем башкарган соң?  Әниләр, әбиләр,бала караучы үсмерләр, бишеккырыена утырып,моңлы итеп җырсузганнар,тирбәтеп, баланыйоклатканнар.

Слайд 9 Татар язучыларыннан кемнәр бишек җырларына мөрәҗәгать иткәннәр?


Дәрдмәнд (Закир Рәмиев)
Н.

Думави (Нәҗип Тахтамышев)
Г. Тукай
М. Җәлил
Татар язучыларыннан кемнәр бишек җырларына мөрәҗәгать иткәннәр?  Дәрдмәнд (Закир Рәмиев) Н. Думави (Нәҗип Тахтамышев) Г.

Слайд 10Бишек җыры
Әлли- бәлли итәр бу,
Мәдрәсәгә китәр бу,
Тырышып сабак укыгач.
Галим булып

җитәр бу.
Йокла, улым, йом күзең,
Йом, йом күзең, йолдызым,
Кичтән йокың кала да,
Елап үтә көндезең.
Г.Тукай
Бишек җыры Әлли- бәлли итәр бу,Мәдрәсәгә китәр бу, Тырышып сабак укыгач.Галим булып җитәр бу.  Йокла, улым,

Слайд 11Кызыма.

Шаян кызым син минем,
Таң йолдызым син минем,
Йөрәгемдә кабынган
Шатлык җырым син

минем.
Синең гомерең җыр булып
Яңгырар бәхет илендә,
Йолдыз булып янарсың
Син туган ил күгендә.
М. Җәлил

Кызыма.Шаян кызым син минем,Таң йолдызым син минем,Йөрәгемдә кабынган Шатлык җырым син минем. Синең гомерең җыр булып

Слайд 12Бишек җырларында нәрсә турында сүз бара?
Әлли –бәлли итәдер,
Бәләкәй матур бәбкәсе,
Еламаса, йокласа,


Рәхмәт укыр әнкәсе.
Гомере булса, зуррак үссә
Сабак укыр бәбкәсе.
Сабагын матур белсә,
Бик яратыр әткәсе.
әткәсенең, әнкәсенең
Бер генә шул бәбкәсе.
Бу бәләкәй бәбкәбезне
Күрсә, яратыр әбкәсе.
Бәбкәбезне күрергә килми
Ничек түзә әбкәсе?
Килсә килсен бүләк белән,
Буш килмәсен әбкәсе!

-Бишек жырларында ана баланың бәхетле, гыйлемле кеше булып үсүен тели.
- Ничек итеп һәм нинди матур сүзләр куллана ана баласына бишек җыры җырлаганда?
Ана ул җырларны бөтен күңелен биреп, баласын назлап, яратып, иркәләп җырлый. Бу вакытта аның теле белән берсеннән - берсе матур сүзләр әйтелә: « йолдызым», «кадерлем», «йөрәк бәгърем», «куанычым», «шатлыгым», «таң йолдызым», «атлык җырым», «бәбкәем»

Бишек җырларында нәрсә турында сүз бара?Әлли –бәлли итәдер,Бәләкәй матур бәбкәсе,Еламаса, йокласа, Рәхмәт укыр әнкәсе.  Гомере булса,

Слайд 13Бишек җырларының үзенчәлекләре
Бишек җырлары барыннан да элек баланы тынычландыру, юату,

тирбәтеп йоклату, өчен хезмәт итәләр.
Бишек җыры белем һәм тәрбия бирү көченә ия.
Алар сабыйны тыныч холыклы булып үсүенә ярдәм итә.
Бала әнисенең җырын тыңлап, аңа кушылып җырласа, үсә төшкәч, җыр сүзләрен кабатларга тиеш.
Бишек җырлары аша сабый беренче мәртәбә матурлык, ананың йөрәк җылысы,, ата-ана мәхәббәте , үз халкының рухы, яңгырашлы теле белән, туган йорт, туган туфрак төшенчәләре белән очраша.
Артык вәгазь укымыйча гына, баланы ничек яшәргә, кешеләргә карата ихтирамлы, мәрхәмәтле булырга, ата- ананы, туганнарны хөрмәт итәргә өйрәтәләр.
Бишек җырларының үзенчәлекләре Бишек җырлары барыннан да элек баланы тынычландыру, юату, тирбәтеп йоклату, өчен хезмәт итәләр.Бишек җыры

Слайд 14Бишек җырларының йогынтысы
Бишек җырлары аша бала туган телендә
сүзләр әйтергә, тирә

-якны танып
белергә, фикерләү сәләтен, сөйләмен
үстерергә өйрәнә.

Бала үсә, инде ул бишектән төшә. Бишек җырларыннан соң такмак һәм такмазалар ишетә башлый

Бишек җырларының йогынтысы Бишек җырлары аша бала туган телендәсүзләр әйтергә, тирә -якны таныпбелергә, фикерләү сәләтен, сөйләменүстерергә өйрәнә.Бала

Слайд 15 Сөйләм телен баету Мунча кертү
Бабайны күрсәң, «бабай»
дип әйт,
Әбине күрсәң, «әби» дип әйт.
Өлкәнне

күрсәң, «абый», «апа» дип әйт,
Имәндәй нык бул,
Чыршыдай биек бул.
Каендай ак бул,
Чишмәдәй саф бул.

Ата- аналы бул,
Алтын канатлы бул,
Бай дәүләтле бул.

Кечене күрсәң, «сеңелем», «энем» дип әйт.
Кечене кече ит,
олыны олы ит.
Тәмле,татлы телле бул,
Ата-анаңа игътибарлы бул.

Сөйләм телен баету Мунча кертүБабайны күрсәң, «бабай»дип әйт,Әбине күрсәң, «әби» дип әйт.Өлкәнне күрсәң, «абый», «апа» дип

Слайд 16Иҗади эш

Иҗади эш

Слайд 17Кояш ятты бишегенә,
Күзләрен йомды
Кошлар да сайрамый инде,
Чишмәләр тынды.
Яфраклар да серләшмиләр,
Йоклады каен.

…Без дә йоклыйк,
Бәү- бәү итик,
Улым, улкаем.
Песиең дә арыды әнә,
Боегып калды.
Башын салып тәпиенә ,
Йокыга талды.
Аюыңа борынын төртеп
Йоклый аткаең.
Без дә йоклыйк,
Бәү –бәү итик,
Улым.улкаем.
Зәңгәр болытлар артыннан
Ай карый көлеп.
Малайларым нишли анда,
Йоклыймы диеп.
Әкрен басып йокы бабай
Йөри өй саен.
әйдә, йоклыйк,
Бәү -бәү итик,
Улым, улкаем.
Кояш ятты бишегенә,Күзләрен йомдыКошлар да сайрамый инде,Чишмәләр тынды.Яфраклар да серләшмиләр,Йоклады каен.  …Без дә йоклыйк,Бәү- бәү итик,Улым,

Слайд 18Бишек җырлары хәзерге заман шагыйрьләр иҗатында
Тал бишек
Бездә бишек әллә ничек
Талдан, җырдан

үрелә.
Җылы бишек, җырлы бишек
Эленә өй түренә.
Җырлый бишек, елый бишек,
Жырлый- елый моңлана.
Әллә бишек, әллә инде
Бишектә яткан бала?
Бишеге дә үрелгән шул
Сөндә үскән таллардан.
Җырчы таллар, елак таллар,
Моңнар тама алардан.
Ул талларга ал таңнарда
Сандугачлар кунгандыр.
Кунып кына калмагандыр,
Оя корган булгандыр.
Сеңгәндер ул талбишиеккә
әнкәмнең моңнары да.
Шулайдыр шул, талбишекнең
Юк шуңа тынганы да.
И тибрәлә өй түрендә
Талбишек талгын гына …
Үрсәгез талбишек, алыгыз
Безнең якның талын гына.
Ничек җырламасын бишек,
Сөн талларыннан үр дә.
Талбишектә үстем мин дә,
Сизелмимени бер дә?!
Бишек җырлары хәзерге заман шагыйрьләр иҗатындаТал бишекБездә бишек әллә ничекТалдан, җырдан үрелә.Җылы бишек, җырлы бишекЭленә өй түренә.

Слайд 19Йомгаклау.
Бишек җырлары – татар халык авыз иҗаты әсәрләренең бер

төре, күп гасырлар элек барлыкка килгән. Ананың балага булган хисләре, мәхәббәте күрсәтелә.

Туган телебезне бишектә вакытта ук өйрәнә башларга, шул җырлар аша әниләрне ихтирам итәргә, алар биргән киңәшләрне тыңларга.

Йомгаклау.   Бишек җырлары – татар халык авыз иҗаты әсәрләренең бер төре, күп гасырлар элек барлыкка

Что такое shareslide.ru?

Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть