Утырганнар арасында сулдан өченче “Кызыл юл” колхозы рәисе Хәйдәров Миргали, 1946 нчы ел.
Сәетов Харис Зариф улы 1922нче елның 20нче июлендә туа.
1943нче елда Бөек Ватан сугышына китә. Сугыш тәмаланганнан соң кайтып, гел председатель вазифаларын гына башкара. Башта авыл советын җитәкли, ә 1956нчы елдан тугыз ел, Түбән Сукаеш һәм Банки хуҗалыкларын берләштергәч, колхоз рәисе булып эшли.
Лаеклы ялга чыкканчы “Тырыш” колхозының бригадиры булып эшли.
Фоат Сәләхетдин улы Шәйхетдиновка 32 ел колхозның Түбән Сукаеш бригадасын җитәкләргә туры килә. Бодай, арыш гектарыннан уртача 25 центнер уңыш чыккан еллар байтак була. Бу казанышлары өчен Фоат Шәйхетдиновка “Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеме бирелә.
1994-2007нче елларда Ветераннар советы рәисе.
Хәбибуллин Насыйбулла Хәбибулла улы 1921нче елда туа.
1940нчы елда армия сафларына алына. 1942нче елда Бөек Ватан сугышыннан яраланып кайта.
1953-1983нче елларда “Тырыш” колхозында рәис булып эшли. Колхоз югары уңышларга ирешкән өчен “Почет билгесе” һәм Ленин ордены белән бүләкләнә.
Хәбибуллин Насыйбулла Хәбибулла улы колхозны җитәкләгән елларда күп кенә терлекчеләр һәм игенчеләр хөкүмәт бүләкләренә лаек булалар. Алмас Булатовка Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.
Гатина Фәһимә Мөстәкыйм кызы 1937нче елның 20нче апрелендә туа. Зур Сукаешның җидееллык мәктәбен тәмамлый. 1960 нчы елга кадәр сарыклар карый. Колхоз Зур Сукаешка кушылгач, Банки Сукаеш фермасында алдынгы сыер савучы була. Медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнә.
Хезмәт ветераны исемен йөртә.
Абдуллина Җәүһәрия Мөбәрәкша кызы 1936нчы елда туа.
Башта Түбән Сукаешта алты ел сарыклар карый. Аннары Банки Сукаешка килен булып төшкәч, лаеклы ялга чыкканчы сыер савучы булып эшли. Эшләү дәверендә бик күп мактау грамоталары белән бүләкләнә, сурәте Мактау тактасыннан төшми.
Хәбибуллин Рөстәм Җәүдәт улы 1961нче елда Азнакай районы Чалпы авылында туа. Минзәлә педагогия училищесын , Алабуга педагогия институтын тщмамлый. 1981-1983нче елларда Совет армиясендә хезмәт итә. 1983нче елдан Зур Сукаеш авылында укытучы булып эшли башлый. 1993нче елда мәктәп директоры итеп билгеләнә. Белем һәм тәрбия бирүдәге уңышлары өчен Татарстан Республикасының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе һәм Россия Федерациясенең “Мактау кәгазе” белән бүләкләнә. Хезмәт ветераны.
Сәетова Тәгъзимә Мөкатдәс кызы 1950нче елның 24нче сентябрендә туа.
Мәктәпне көмеш медальга тәмамлый. 1968-1972нче елларда Казан финанс – экономика институтында укый.
Лаеклы ялга чыкканчы “Тырыш” колхозының баш экономисты вазифасын башкара. Хезмәт елларында ирешкән уңышлары өчен “Казан шәһәренең 1000 еллыгы” медале, мактау грамоталары белән бүләкләнә. Хезмәт ветераны.
Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.
Email: Нажмите что бы посмотреть