Презентация, доклад по татарской литературе на тему Галиасгар Камал

Галиәсгар Камал.Галиәсгар Камал (1879— 1933) — татар халкының бөек драматургы, язучысы, егерменче йөз башы татар әдәбияты, мәдәнияте һәм сәнгате тарихында зур урын алып торган әдипләрнең берсе. 1926 елда Г.Камалга рәсми төстә «Татар халык драматургы-әдибе» исеме бирелә

Слайд 1Галиәсгар Камал.
Мөстәкыймова Алсу Ганиевна эше.

Галиәсгар Камал.Мөстәкыймова Алсу Ганиевна эше.

Слайд 2Галиәсгар Камал.
Галиәсгар Камал (1879— 1933) — татар халкының бөек драматургы, язучысы,

егерменче йөз башы татар әдәбияты, мәдәнияте һәм сәнгате тарихында зур урын алып торган әдипләрнең берсе. 1926 елда Г.Камалга рәсми төстә «Татар халык драматургы-әдибе» исеме бирелә һәм ул – «татар драма әдәбиятының зур хезмәтчесе, атасы һәм татар артистларының якын ярдәмчесе» дип бәяләнә. Хәзер исә Казанда урнашкан Татар дәүләт академия театры Галиәсгар Камал исемен йөртә.
Галиәсгар Камал.Галиәсгар Камал (1879— 1933) — татар халкының бөек драматургы, язучысы, егерменче йөз башы татар әдәбияты, мәдәнияте

Слайд 3 Балачак.
Галиәсгар Камал 1879 елның 6 гыйнварында (искечә – 1878 елның 25

декабрендә) Казанда тире эшкәртүче хезмәткәр гаиләсендә туа. Сабый вакытын әнисенең туган авылы Түбән Масрада (хәзер Арча районына керә) бабалары тәрбиясендә уздыра. Алты яшькә җиткәч, шунда мәктәпкә йөри башлый, аннары, Казанга кайтып, укуын иске тәртиптәге «Госмания» һәм «Халидия» мәдрәсәләрендә дәвам иттерә. 1893-1900 елларда шул заманның алдынгы мәдрәсәләреннән саналган «Мөхәммәдия»дә укый, бер ук вакытта өч класслы урысча мәктәптә башлангыч белем ала.
Балачак.Галиәсгар Камал 1879 елның 6 гыйнварында (искечә – 1878 елның 25 декабрендә) Казанда тире эшкәртүче хезмәткәр гаиләсендә

Слайд 4Театр сәнгате белән кызыксына.
Мәдрәсәдә укыган елларында Г.Камал әдәбият һәм театр сәнгате

белән кызыксына башлый: урыс театрында барган спектакльләргә яратып йөри, сәхнә өчен язылган китапларны мавыгып укый һәм үз чорының татар әдәбияты белән якыннан таныша. Ниһаять, аның үзендә дә иҗат дәрте уянып, 1898 елда ул үзенең «Бәхетсез егет» (беренче варианты) дигән тәүге драмасын яза. Күп тә үтми, икенчесе дә языла («Өч бәдбәхет»). Бу ике әсәр һәм шул чорда Г.Камал тарафыннан тәрҗемә ителгән «Кызганыч бала» драмасы 1900 елда Казанда аерым китаплар булып басылып чыга.
Театр сәнгате белән кызыксына.Мәдрәсәдә укыган елларында Г.Камал әдәбият һәм театр сәнгате белән кызыксына башлый: урыс театрында барган

Слайд 5әдәби эшчәнлек.
1905 елның 29 октябрендә Казанда беренче татар газетасы «Казан мөхбире»

чыга. Галиәсгар Камал бу газетада иң күп катнашучыларның берсе була. «Азат», «Азат халык» газеталарын, «Яшен» сатирик журналын чыгаруда да Галиәсгар Камалның өлеше зур.
1906 елның 5 маенда Казанда беренче рәсми ачык спектакль уйнала. Төрекчәдән Г. Камал тарафыннан ирекле рәвештә татарчага тәрҗемә ителгән «Кызганыч бала» драмасы һәм Габдрахман Кәрам тәрҗемәсендә «Гыйшык бәласе» комедиясе куела. Шул көннәрдән башлап Галиәсгар Камал үзенең төп игътибарын татар театрын үстерүгә бирә.
1929 елда ул «Хафизаләм иркәм» исемле комедиясен яза. «Күзсез мастерлар», «Өч тормыш» кебек пьесалары һәм күп кенә шигъри әсәрләре дөньяга чыга.
әдәби эшчәнлек.1905 елның 29 октябрендә Казанда беренче татар газетасы «Казан мөхбире» чыга. Галиәсгар Камал бу газетада иң

Слайд 6Соңгы еллар.
Галиәсгар Камал, инде әйтелгәнчә, оста тәрҗемәче дә. Николай Гоголь, Александр

Островский, Максим Горький, Мольер һәм башкаларның әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.
Галиәсгар Камал 1933 елның 16 июнендә вафат була. Аның гәүдәсе Казанда Максим Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркындагы туганнар каберлегендә күмелгән
Соңгы еллар.Галиәсгар Камал, инде әйтелгәнчә, оста тәрҗемәче дә. Николай Гоголь, Александр Островский, Максим Горький, Мольер һәм башкаларның

Слайд 7Иҗат һәм тәрҗемә иткән әсәрләр.
Евтихий Карпов – Эшчеләр бистәсе (1919)
Мольер –

Саран (1915)
Мольер – Ирексездән табиб (1916)
Мольер – Скапен хәйләләре (1924)
Николай Гоголь – Ревизор (1916)
Бәхетсез егет (1898, 1907)
Беренче театр (1908)
Бүләк өчен (1909)
Уйнаш (1909)
Безнең шәһәрнең серләре (1911)
Банкрот (1911)
Дәҗҗал (1912)
Каениш (1912)
Хафизаләм иркәм (1929)

Иҗат һәм тәрҗемә иткән әсәрләр.Евтихий Карпов – Эшчеләр бистәсе (1919)Мольер – Саран (1915)Мольер – Ирексездән табиб (1916)Мольер

Слайд 8Хәтер.
Халкыбыз һәм хөкүмәтебез Галиәсгар Камалның әдәби һәм иҗтимагый эшчәнлеген югары бәяләде.

1929 елда язучының 30 еллык хезмәт бәйрәме билгеләп үтелде. Аңа «Хезмәт батыры» һәм «Татарстанның халык драматургы» дигән мактаулы исемнәр бирелде. Хәзер исә Казанда урнашкан Татар дәүләт академия театры Галиәсгар Камал исемен йөртә.
Хәтер.Халкыбыз һәм хөкүмәтебез Галиәсгар Камалның әдәби һәм иҗтимагый эшчәнлеген югары бәяләде. 1929 елда язучының 30 еллык хезмәт

Слайд 96 гыйнвар 1879-16 июнь 1933 (54 яшь).

6 гыйнвар 1879-16 июнь 1933  (54 яшь).

Что такое shareslide.ru?

Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть