Слайд 1Әмирхан Еникинең тормыш юлы һәм иҗаты
Шәйхелисламова Венера
Яңа Савин районы,
25 нче
урта мәктәп
Слайд 2Эчтәлек:
Язучының яшьлек елларына кыскача күзәтү
Әдипнең башлангыч чор иҗаты
Ә. Еникинең сугыш чорында
язган әсәрләре
Язучының 1960-1990 еллардагы иҗаты
Әдипләребез Әмирхан Еники турында
Гаилә архивыннан
7. Йомгаклау
Слайд 3Язучының яшьлек
елларына кыскача күзәтү
Әмирхан Еники 1909 елның 2 мартында Башкортстанның
Благовар районы Яңа Каргалы авылында туа. 1911 елда аның әтисе гаиләсе белән Дәүләкән дигән авылга күченә. Әмирханның балалык һәм мәктәп еллары шул авылда уза.
Слайд 4Әдипнең башлангыч чор иҗаты
1926 елда “Безнең юл” журналында Ә.Еникинең “Озын көй
тыңлаганда” дигән беренче хикәясе басыла.
“Дус кеше”(1928), “Яз башы” (1929) дигән хикәя һәм повестьларын иҗат итә. Әлеге әсәрләре белән әдәбият мәйданына кереп китә.
Слайд 5Ә.Еникинең сугыш чорында язган әсәрләре
“Бала”, “Ана һәм кыз”,
“Бер генә сәгатькә”,“Ялгыз каз”,“Мәк чәчәге”,“Кем җырлады?”,“Кунакчыл дошман” хикәяләрен иҗат итә.
Слайд 6 Әлеге хикәяләрнең үзенчәлеге –сугыш күренешләрен тасвирлау максат итеп куелмый.
Язучы сугыш белән очрашкан кешене, тереклекне тасвирлый, сугышның ни дәрәҗәдә кайгы – хәсрәт булуын гәүдәләндерә.
Слайд 7 Язучының 1960 – 1990 еллардагы иҗаты
Әсәрләре: “Ялгызлык”, “Тауларга карап”, “Рәхмәт, иптәшләр”, “Вөҗдан”, “Гөләндәм туташ хатирәсе”, “Саз чәчәге”, “Рәшә”, “Йөрәк сере”, “Матурлык”, “Әйтелмәгән васыять” һ.б.
Тема, проблемалар: кеше язмышы, заманны борчыган әхлакый – этик проблемалар, кешенең эчке дөньясы, уй – фикерләре, милләт язмышы мәсьәләсе, җәмгыятьтәге җитешсезлекләр.
Слайд 8
Әмирхан Еники – психологизм остасы. Язучыны күбрәк кеше язмышы,
аның рухи дөньясы, характеры кызыксындыра. Ул һәр әсәрендә үзәккә бер язмышны куеп анализлый.
Слайд 10Әхсән Баянов :
Әмирхан аганың әхлакый ныклыгы, теләсә нинди
шартларда иманга тугрылык саклый алуы безгә дә әйбәт үрнәк булып килде һәм хәзер дә тормыш сынауларын уза белергә ярдәм итә.
Слайд 11Мансур Вәлиев:
Татар әдәбиятында үткән гасырның иң көчле, иң талантлы
прозаигы кем дип сорасалар, мин, мәсәлән, Әмирхан Еники дип җавап бирәчәкмен.
Слайд 12Батулла:
Әмирхан ага артык хәрәкәтчән, тиз кабынучан кеше түгел, җәмәгать
эшләренә ул ордым-бәрдем кубарылып алына торганнардан булмады. Әмма һәрвакыт яшьләргә мәгънәви ата булды, кирәкле остаз булудан һичбер вакытта да туктамады.
Слайд 17 Инде соңгы сүз... Бер үк мизгелдә
кемнеңдер кояшы бата, кемнеңдер яңа гына чыгып килә. Бу – яшәешнең мәңгелек әйләнеше... Без әзер, без тыныч. Кояшлары яңа гына чыкканнарга бездән хәер – фатиха! Хушыгыз!
( Ә. Еники. “Кояш баер алдыннан” )
Йомгаклау
Слайд 18Әдәбият:
1. Әмирхан Еники : Тормыш юлы һәм иҗаты : Укытучылар, педагогика
колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма. – Казан : Мәгариф, 2007.
2. Еники Ә.
Сайланма әсәрләр. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2002.
3. Татарстан яшьләре.- Казан, 2005, 1 март, 4 бит.
4. Юлдаш.- Казан, 1998, №1, 1-2 бит.
5. Мусин Ф.М., Хәбибуллина З.Н., Закирҗанов Ә.М.
Татар әдәбияты: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрнең 11 нче сыйныфы өчен дәреслек- хрестоматия
(татар балалары өчен). – Казан: Мәгариф,2006.
6. Әдәбият: Унберьеллык урта мәктәпнең 11 нче сыйныфы өчен дәреслек, беренче кисәк/Ф.Г. Галимуллин, Т.Н.Галиуллин, Ф.Ә.Ганиева, Н.Г.Юзиев, А.Г.Әхмәдуллин. – Казан:Мәгариф, 1995