Слайд 1
Проза остасы-
Нәбирә Гыйматдинова
Презентация авторы: Әлки муниципаль районы
Нәби
Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Шәйхетдинва Алия Илмир кызы
Слайд 2
«Ак торна каргышы», «Сәвилә», «Бүре каны»,
«Ут күбәләге», «Каракош», «Елан», «Мәхәббәттә гөнаһ бар», «Бер тамчы ярату», «Сихерче», «Китәм, димә» – бу әсәрләрне татарда укымаган кеше сирәктер. Яхшылык һәм өмет белән сугарылган бу повестьларның исемен әйтүгә күз алдына язучы Нәбирә Гыйматдинова килеп баса.
Слайд 3 Нәбирә Гыйматдинова 1956 нчы елның 20 нче
октябрендә Татарстанның Аксубай районы Караса (Карасу) авылында туа. 1971 нче елда сигезъеллык урта мәктәбне тәмамлап, Иваново шәһәрендә урнашкан һөнәри училищеда укый. 1973 елда Казан шәһәренә күченеп килә. Төзүче-буяучы булып эшли башлый һәм шулай ук, эштән аерылмыйча, Казан дәүләт университетында белем ала. Язучының беренче әсәрләре матбугатта 70нче елларда күренә башлый. 1974 елда «Йолдызлы кичтә», «Таңсылу» хикәяләре «Азат хатын» һәм «Идел» журналларын-да басылып чыга. Шуннан соң бик күп китап басты-рып чыгара, хәзер исә «Идел» журналы редакция-сендә эшли. 1985 елда Ш.Маннур исемендәге әдәби премиянең лауреаты, 2001 елда Ф.Хөсни исемендәге әдәби премиянең лаураты була. 1996 елда Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе дигән исем ала.
Слайд 4
Әсәрләрендә төп темаларның берсе
– хатын-кыз-ның язмышы. Геройлары уңай да, тискәре дә түгел, аларда яхшы да, начар сыйфатлар да бергә үрелеп яши, ләкин кайбер персонажларда я усал-лык, я шәфкатьлелек артыграк.
Язучының төп геройлары үзләренә көчне таби-гатьтән алалар. Алар - табигать балалары. Әдип кешеләрне табигать кочагына кире әйләнергә өнди, табигать белән тыгыз бәйләнештә булма-ганда адәм баласы шәфкатьле-лек, бер-береңне аңлау, ягымлылык, хөрмәт итү һәм башка шундый сыйфатларны югалта баруын күрсәтергә тели.
Нәбирә Гыйматдинова шулай ук укучыларда татар тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнүгә кызыксыну уятмакчы була. “Сихерче”, “Бүре каны” һ.б. шундыйлардан.
Слайд 5
Нәбирә Гыйматдинова әсәрләре берәүне
дә битараф калдырмыйдыр.
Алар укучыны үз эченә бик тиз алып кереп китә. Ике генә бит укыйм да куям дия-дия әсәрнең азагына җиткәнне сизми дә каласың. Нәбирә апа-ны язу стиле үзенчәлекле дип мактаучылар да, урман, җеннәр, сихерчеләр турында күп яза, повестьларының шактыенда геройлар еш кына бергә калмый дип, эчтән шелтә белдерүчеләр, хәтта “сәер язучы” дип атаучылар да , каян гына ул тойгылар ,борынгы халык турында белеп бетерә икән дип сокланучылар да бар.
Ул үзе бу турыда: «Бу дөньяда мин бик озак яшим. Мең ел чамасы…» Кайчакта ниндидер сәер тойгылар аша яшәешнең икенче бер үлчәменә күчәм. Дөнья әллә ничек шикелле. Дөнья үзе дә бик борынгы сыман. Андый вакытта hични авыр түгел, гомер буе җыеп килгән акылны күтәреп тору авыр,шуңа күрә ул савытны бушатып торырга кирәк»,-дип яза.
Слайд 6
Аны 18 яшендә үк “була-
чак язучы” дип бәялиләр.
Аяз ага Гыйләҗев студент кызның әсәрләрен укыгач:
“Бу балада талантлы язучы- да була торган бөтен хаталар,
ялгышлар бар”, -дип әйтә. Һәм ялгышмый.
Бүген Нәбирә Гыйматдинова 17 китап авторы.
“Ел китабы” номинациясендә 7тапкыр беренче урын алган язучы ул!
Слайд 7
Базарлы Матак авылында
очрашу мизгелләре
Слайд 8 Н.Гыйматдинованың күп кенә әсәрләрен татар һәм башкорт театрлары сәхнәләштерә.
"Сихерче" әсәрен Уфаның "Нур" татар яшьләр театры, К.Тинчурин исемендәге татар драма һәм коме-дия театрлары сәхнәләштерде ."Бер тамчы ярату“ны кабат шул ук тинчу-ринлылар тамашачыга бүләк итте.
«Китәм димә» повестена нигез-
ләнеп төшерелгән фильм күп
еллар «ТНВ» каналында күрсә-
телә.
«Бүре каны»
“Сихерче”
Слайд 9
Н.Гыйматдинованың
әсәрләре, әдәби тәнкыйтьнең гомум фикеренчә, үзенчәлекле язу стиленә, тасвирый осталыкка ия булу һәм уку өчен ма-выктыргыч сюжетка корылулары өстенә җәмгы-ять өчен, кешелек өчен, милләт өчен мөһим мәсьәләләрне күтәрүе белән аеруча игътибарга лаеклы. Беренче әсәрләреннән үк кызыл җеп булып сузылып килгән, хәзерге заман кешелек дөньясын да иң борчый торган темалардан берсен — ул да булса кеше шәхесе белән табигать ара-сындагы гармониянең бозылуын, адәм балала-рының табигатьтән ераклашуын һәм шуның нә-тиҗәсендә җәмгыятьтә явызлык артуы, кешеләр холкында бер-берсенең язмышына карата бита-рафлык көчәюе, әхлакый-рухи бөтенлекнең какшавы мәсьәләләрен үзәккә алып тасвирлау, шул идея-эстетик яссылыкта кызыклы, сәнгатьчә тулы канлы, тормышчан, кайвакыт гаять тә серле-гыйбрәтле кеше образларын тудыру язучы иҗатының төп фикер юнәлешен һәм үзенчәлекле әдәби казанышларын билгели. Әдибәнең әсәрләре укучылар арасында зур популярлык казана, аның һәр әсәрен көтеп алалар. Аның иҗаты буенча югары уку йортларында диплом эшләре языла.
Слайд 10
Н.Гыйматдинова җәмәгатьчелеккә, бигрәк тә «Идел» журналы аша, заман тормышының төрле мәсьәләләренә
багышланган публицистик мәкаләләре һәм язмалары белән дә киң танулы. Әхлак проблемаларын күтәргән тирән эчтәлекле язмалары өчен ул Татарстан журналистларының «Бәллүр каләм — 2002» конкурсында «Журналистикада абруйлы исем» номинациясе буенча лауреат исеменә лаек була.
Слайд 11
«Ел китабы — 2004» бәйге-сендә исә «Парлы ялгыз» китабы I
дәрәҗә диплом белән бүләкләнә
Слайд 12
Н.Гыйматдинова үзен бал корты белән чагыштыра. Чыннан
да, мин дә аны шул ук бал корты белән чагыштырыр идем,чөнки бал корты гына аның кебек
армый - талмый гына эшли дә, әсәрләре дә бал корты-ның файдалы, тылсымлы балы шикелле үзенә тарта , үзен яраттыра,сихри дөнья эченә алып кереп китә.
Слайд 13
Н.Гыйматдинованың төрле елларда
чыккан китаплары