Кайда? Нигә? Сорауларына җавап бирә торган мөстәкыйль сүз төркеме рәвеш дип атала.
Рәвеш күбрәк фигыльгә ияреп килә: яхшы җырлый (поет хорошо); татарча сөйләшә (говорит по-татарски); ерак бардык (ходили далеко)
Рәвеш билгенең билгесен дә белдерергә мөмкин: бик тиз сөйләшә (разговаривает очень быстро).
Рус теленнән аермалы буларак, татар телендә эш яки хәлнең билгесен белдерә торган сүзләр үзе ачыклаган сүз алдыннан килә.
Рәвешләр җөмләдә хәл, аергыч, хәбәр булып килергә мөмкин.