Слайд 2
Язу – телнең график формасы, ул аралашу өчен гаять
әһәмиятьле корал булып тора.
Әдәби тел грамматик закончалыклар, орфографик һәм орфоэпик кагыйдәләр белән формалаша.
Орфография – orthos (дөрес) һәм grapho (язам) дигән грек сүзләреннән тора. Ул – әдәби телдәгечә язу нормасы, фәнни нигезләнгән һәм дәүләт тарафыннан законлаштырылган кагыйдәләр системасы.
Слайд 3Орфографиянең төп берәмлеге – орфограмма.
Орфограмма (грекчадан orthos — дөрес
һәм gramma – хәреф, язу) – бертөрле әйтелүче сүзләр яки аларның өлешләре арасыннан дөрес вариантны телнең орфография принципларына һәм кагыйдәләренә нигезләнеп сайлап язу.
Слайд 4 Икенче төрле әйткәндә,
орфограмма – сүзнең хаталы язарга мөмкин булган
урыны
Слайд 5Хата барлыкка килү сәбәпләре
Беренче сәбәп: татар телендә әйтелеш белән язылыш арасында зур
аерма булуда.
Икенче сәбәп : татар язуы алышынуда.
Өченче сәбәп: татар теле орфоэпиясе, лингвистик һәм экстралингвистик йогынтылар кичерүдә.
Слайд 6 1920 – 1930 нчы елларда ике мәртәбә татар язуы алыштырыла:
1926 нчы елда халыкка мең ел хезмәт иткән гарәп язуы — латин графикасына,
1938 — 1939 нчы елларда латин язуы кириллицага (рус графикасына) күчерелә
Слайд 7
Рус алфавитына алты хәреф (ә, ө,
ү, җ, ң, һ) кенә өстәлә дә татар сүзләрен рус хәрефләре белән бирү юллары (кагыйдәләр) уйлап табыла.
Телебездәге байтак авазлар (мәсәлән, [қ], [ғ], [w], [’], [а⁰], [ы᷃], [э᷃], [о᷃] һ.б.) «хәрефсез» кала.
Нәтиҗәдә, бер төрле языла, икенче төрле укыла торган бик күп сүзләр барлыкка килә (мәсәлән, [қәдэрлэ] — кадерле, [сәғәт] — сәгать һ.б.). Бу хәл язуда бик күп хата барлыкка китереп кенә калмый, сүзләрнең әйтелешен бозуга да китерә
Слайд 8Татар орфографиясенең кыен очраклары :
[w] авзын белдерүче в,у,ү хәрефләрен бутау;
йә,йо кушылмалары
урынына е хәрефен язу;
о,ө хәрефләрен икенче һәм өченче иҗектә язу;
н урынына ң хәрефен язу һәм киресенчә;
х урынына һ хәрефен язу һәм киресенчә;
-ый урынына –ы язу яки и гә беткән сүзләрдән соң й кую;
янәшә тартыкларның берсен төшереп калдыру;
да,дә,та,тә кисәчәләрен кушып язу;
ъ,ь хәрефләрен төшереп калдыру;
Слайд 9борын тартыкларына беткән сүзләргә күплек сан һәм чыгыш килеш кушымчаларын дөрес
ялгамау;
-мы,-ме сорау кисәчәләрен аерым яки –ма,-мә формасында язу;
-рак,-рәк кушымчасы алдыннан-ы,-е хәрефләрен өстәү һәм барлыкка килгән аваз үзгәрешләрен оныту;
ч хәрефен щ хәрефе белән бутау.
Слайд 21-да/-дә кушымчасы,-та/-тә кисәкчәсе,да/дә,та/тә теркәгече
Слайд 22-мы,-ме кисәкчәсе
-мы,-ме кисәкчәсе һәрвакыт кушылып языла:
бардыңмы,килдеңме,бармы,дусмы,болынмы,кызмы, әниме, бабаймы.
Слайд 30Татар орфографиясе нигезләнгән принциплар.
Татар телендә сүзләр башлыча, фонетик принцип
буенча языла. Шуңа күрә телебездәге күп кенә фонетик закончалыклар, аваз үзгәрешләре язуда да чагылыш таба.
Мәсәлән, татар телендә кушымчаларның калын һәм нечкә вариантлары, кайберләренең яңгырау һәм саңгырау тартыкларга башланган вариантлары бар.
Слайд 31Морфологик принцип
Морфологик принцип – сүзләрнең мәгънәле кисәкләре (морфемаларның) бөтенлеген саклап язу. Бу
принцип буенча язганда, әйтелештәге үзгәрешләр язылышта чагылыш тапмый.
Мәсәлән, [тоссос] – тозсыз, [умбиш] – унбиш. Җанлы сөйләмдә нинди генә үзгәрешләр булса да, сүз һәм кушымчаларның баштагы язылышы саклана. Рус теле орфографиясе морфологик принципка нигезләнә.
Слайд 32Тарихи-традицион принцип
Тарихи-традицион принцип – сүзләрнең элекке язылышын саклап язу. Татар
телендә бу принцип гарәп хәрефләре белән язуда төп урынны тоткан. Хәзерге орфографиядә бу принцип цифрлар белән язылган саннар янында кушымчалар язу үзенчәлегендә чагылыш таба таба. Мәсәлән, алар элек тә сызыкча аша язылмаган, хәзер дә сызыкчасыз языла: 23 әр кеше, 30 лап укучы, температура 0° тан түбән.
Слайд 33График принцип
График принцип – рус-европа телләреннән кергән сүзләрне, кайбер гарәп-фарсы
алынмаларын шул телдәгечә язу: сәлам, һәлак, телефон, троллейбус. Ләкин телебезгә күп еллар элек (күпчелек очракта 1917 елгы Октябрь революциясенә кадәрге чорда) кергән сүзләр татар теле кагыйдәләренә нигезләнеп әйтелә һәм шул әйтелешкә нигезләнеп языла: бүрәнә, эшләпә.
Слайд 34Дифференциаль принцип
Дифференциаль принцип – телдәге омонимик очракларны аеру өчен, сүзләрне
төрлечә язу. Мәсәлән, ак сакал(нинди сакал?) – сыйфат һәм исемнән торган сүзтезмә, аксакал (кем?) – исем сүз төркеменә керә торган кушма сүз.
Слайд 35Экономия принцибы
Экономия принцибы – урынга экономия ясау һәм тиз язу
өчен, күпчелек кешегә аңлаешлы сүзләрне кыскартып язу. Мәсәлән, һ.б., һ.б.ш., БМО, ТР.