Презентация, доклад по татарскому языку на тему Синугыл

Содержание

Тема: Ә.Синугыл шигъриятенең сәнгати-поэтик теле

Слайд 1Госманова Алия Гүмәр кызы
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
94 нче гимназия
Мәскәү районы,

Казан шәһәре
Госманова Алия Гүмәр кызыТатар теле һәм әдәбияты укытучысы94 нче гимназияМәскәү районы, Казан шәһәре

Слайд 2Тема: Ә.Синугыл шигъриятенең сәнгати-поэтик теле

Тема: Ә.Синугыл шигъриятенең сәнгати-поэтик теле

Слайд 3Шагыйрь, тәрҗемәче, журналист, мөгаллим, җәмәгать эшлеклесе, милләтпәрвәр Әдхәт Синугыл
Мин кемдер кушканча

язмыйм
Җаным кушканча язам,
Җан теләгәнне язганга,
Каралтып акны язмам,
Язмам! (“Язмам!”)
Шагыйрь, тәрҗемәче, журналист, мөгаллим, җәмәгать эшлеклесе, милләтпәрвәр  Әдхәт Синугыл Мин кемдер кушканча язмыймҖаным кушканча язам,Җан теләгәнне

Слайд 4Әдхәт Синугыл
Татарстан Республикасының һәм Украинаның атказанган сәнгать эшлеклесе.
1982 елдан СССР

(Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Әдхәт СинугылТатарстан Республикасының һәм Украинаның атказанган сәнгать эшлеклесе. 1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Слайд 5Милләт темасы: “Милләттәш”, “Берләшү”, “Төрки дөнья”, “Татар-башкорт арасы”, “Тормыш”, “Иртә-кич”.
Туган

якка, сөйгәненә мәхәббәт темасы: “Кадыш”, “Каенавыл”, “Курганакбаш”, “Стәрлетамак”, “Өлешемә тигән көмешем”, “Сөя белү, көя белү кирәк”, “Күзләр сөйләшүе”, “Сулар сибеп көн-төн багып”, “Мәхәббәт бураны”.
Милләт темасы: “Милләттәш”, “Берләшү”, “Төрки дөнья”, “Татар-башкорт арасы”, “Тормыш”, “Иртә-кич”. Туган якка, сөйгәненә мәхәббәт темасы: “Кадыш”, “Каенавыл”,

Слайд 6Максат: шигырьләрдәге сәнгати үзенчәлекләрне чагылдыру.
Бурычлар:
1) Ә.Синугылның шигырьләре белән танышу;
2)

Ә.Синугыл иҗатына хас поэтик һәм стиль алымнарын билгеләү, сәнгатьчә эшләнешен тикшерү.
Төп предметы – Ә.Синугыл шигъриятендә кулланылган сәнгати үзенчәлекләрне һәм тел-сурәтләү чараларын күзәтү.
Тикшерү объектын шагыйрьнең шигырьләре тәшкил итә.
Төп чыганак итеп, Ә.Синугылның “Ефәк кәрваннар” (2002), “Җыр төбәген сагынып” (1984), “Иман гасыры” (2002) җыентыклары алынды.
Максат: шигырьләрдәге сәнгати үзенчәлекләрне чагылдыру. Бурычлар: 1) Ә.Синугылның шигырьләре белән танышу;2) Ә.Синугыл иҗатына хас поэтик һәм стиль

Слайд 7Белүебезчә, шагыйрьләр карамагында дүрт төрле сурәтләү чаралары бар:
сүзләрнең туры мәгънәсенә

нигезләнгән лексик сурәтләү чаралары
сүзләрнең кинаяле мәгънәсенә нигезләнгән махсус сурәтләү чаралары – троплар
әсәр телен авазлар яңгырашы ягыннан оештыручы фоника
поэтик синтаксиска караучы синтаксик, стилистик фигуралар.
Белүебезчә, шагыйрьләр карамагында дүрт төрле сурәтләү чаралары бар: сүзләрнең туры мәгънәсенә нигезләнгән лексик сурәтләү чараларысүзләрнең кинаяле мәгънәсенә

Слайд 8 Лексик чаралар дип дөрес сайлау һәм урынлы куллану нәтиҗәсендә барлыкка килгән

сурәт тудыручы сүзләр атала:

синоним, антоним, омоним, сүз уйнату, тарихи сүз,неологизм, диалектизм, алынма сүзләр һәм башкалар керә.
Лексик чаралар дип дөрес сайлау һәм урынлы куллану нәтиҗәсендә барлыкка килгән сурәт тудыручы сүзләр атала:синоним, антоним, омоним,

Слайд 9Антонимнар: сөй-сөймә; яшьлек-картлык; явыз-яхшы, кадерле-кадерсез; югары-түбән; үз-чит; туа-үлә; җырлый-елый; шатлана-кайгыра; җиңел-авыр;

мәхәббәт-нәфрәт

Өсләргә ук яуса,
Дошманнар сөенә.
Өсләргә дан яуса,
Дошманнар көенә.
(“Өсләргә”)
Берсе – эчке, берсе – тышкы,
Тышы – ышкы, эче – пычкы.
(“Бәгъзе кеше”)

Антонимнар: сөй-сөймә; яшьлек-картлык; явыз-яхшы, кадерле-кадерсез; югары-түбән; үз-чит; туа-үлә; җырлый-елый; шатлана-кайгыра; җиңел-авыр; мәхәббәт-нәфрәт Өсләргә ук яуса,Дошманнар сөенә.Өсләргә дан

Слайд 10Синонимнар: шәфкать, кадер-хөрмәт; татулык, берлек, хөрлек; вөҗдан, әхлак һ.б.
Калмады туганнарга да


бик ышаныч калмады,
Калмады керсез, эчкерсез
Олуг җаннар калмады.
(“Мөсәддәсләр”)
Тау-тау чәчәкләр монда
Барлык җир ал, кызыл, ак.
(“Чәчәкләр диңгезе”)
Синонимнар: шәфкать, кадер-хөрмәт; татулык, берлек, хөрлек; вөҗдан, әхлак һ.б.Калмады туганнарга да бик ышаныч калмады,Калмады керсез, эчкерсез Олуг

Слайд 11Омонимнар
Бер халык “ак”, ә берсе гел,
имеш, “кара”.
Комнан аркан ишкәнне син


раслап кара!
(“Татар-башкорт арасы”)
Бүлмәне бүлгән түр арка,
Терәлик аркага арка,
Мунча әллә яктырасы,
Бик кычытып тора арка...
(“Тоюклар”)
ОмонимнарБер халык “ак”, ә берсе гел, имеш, “кара”.Комнан аркан ишкәнне син раслап кара!

Слайд 12Сүз уйнату
Этләр булгач этләр инде,
Хуҗаларын саклыйлар.
Этнең шуңа этлекләрен,
Гөнаһларын аклыйлар.

(“Этләр”)
Чебен чигәңә кунганга,
Чебенләп юкка үртәнмә,
Чебен ул очар да китәр,
Чебенгә чукмар күтәрмә.
(“Робагыйлар”)
Сүз уйнатуЭтләр булгач этләр инде,Хуҗаларын саклыйлар.Этнең шуңа этлекләрен,Гөнаһларын аклыйлар.

Слайд 13Тарихи сүз
Урам буйлап бер яшь яугир килә.
Килә аннан

сорау аласы...
(“Робагыйлар”)
...Күршедән кыз сөйгәннең
Йөрәгендә яг булмас!
(“Кырым татар манәләре”)
Күктә йолдыз йөз алтмыш,
Кашларың каләм чатмыш.
Бар галәмне туфрактан,
Сине нурдан яратмыш!
Орды – үтерәлмәде,
Тик яралады мине.
(“Кырым татар манәләре”)
Тарихи сүз Урам буйлап бер яшь яугир килә. Килә аннан сорау аласы...

Слайд 14Неологизмнар
Маркитантлар басты бар җир йөзен,
Юнь итәргә башкача юнь дә юк...
(“Робагыйлар”,

“Хәят гыйбрәтләре...”)

Диалектизмнар
Дам (дамба) өстендә бер гүзәл,
Дамны тирәли гизәр.
Кулында бер кызыл гөл,
Үзе гөленнән гүзәл! (“Кырым татар манәләре”)
Алынма сүзләр
Шәфталы агачлары
Төрле чәчәк башлары...
(“Робагыйлар”)
Мендем чия далына (агачына),
Ботаклары салына.
Мин ярымны бирмәмен
Бөтен дөнья малына!
(“Кырым татар манәләре”)
НеологизмнарМаркитантлар басты бар җир йөзен,Юнь итәргә башкача юнь дә юк... (“Робагыйлар”, “Хәят гыйбрәтләре...”)Диалектизмнар

Слайд 15 II. Троплар яки ассоциатив сурәтләү чаралары дип күчерелмә мәгънәне төрле әйберләр,

күренешләр, предметлар арасындагы бәйләнеш аша барлыкка китерә торган гыйбарәләргә әйтәләр:

чагыштыру, метафора, эпитет көлке, сынландыру, фразеологизм, мәкаль-әйтем һ.б.
II. Троплар яки ассоциатив сурәтләү чаралары дип күчерелмә мәгънәне төрле әйберләр, күренешләр, предметлар арасындагы бәйләнеш аша барлыкка

Слайд 16Чагыштыру
Урман янганны
Күргән бар мин дә...
Урмандай шаулап,
Шагыйрь, ян син дә.

(“Яну”)
Урманнарым еракта бит калган,
Яшьлектәй хыял кебек янган.
(“Яшьлек урманнарым”)
ЧагыштыруУрман янганныКүргән бар мин дә... Урмандай шаулап,Шагыйрь, ян син дә.

Слайд 17Метафора
Көньяк гөлләре бик горур була,
Бик очсыз да булмый үзләре.

(“Көньяк гөлләре”)
Кем соң түгел матурлыкның язы
Матурлык бит йөрәк яндыра.
Таш йөрәкле, таш бәгырьләрне дә,
Яшь түктереп, яңгыр яудыра.
(“Матурлык”)
МетафораКөньяк гөлләре бик горур була, Бик очсыз да булмый үзләре.

Слайд 18Эпитет
Ал кояш, нурлы иртә, алсу йөзләр, кара кайгы, ак бураннар,

алсу гөлләр, энҗе чык, ак өмет, тимер йөрәк, нәни гармун, яшел дулкыннар, татлы төшләр....
Йөрәк куба урыныннан, ярсудан
Алсу ирене татлылыкка бал судан.
(“Мәхәббәткә”)
Эпитет Ал кояш, нурлы иртә, алсу йөзләр, кара кайгы, ак бураннар, алсу гөлләр, энҗе чык, ак өмет,

Слайд 19 Сарказм:
Арабызда: “Бар иде, дип, заманалар”,
Койрык кысып мыштым гына йөргәннәр бар.


Тәти сүзләр сөйләнгән кайбер адәмнәр –
“Черек күл”гә иман саткан бәндәләр. (“Җавап хаты”)

Инвектива:
Йөри икмәк өстендә, Әрәмтамак!
Комсызланып ашый, Бирәнсымак... (“Мыскыл итә”)

Юмор:
Аны куып, моны куып,
Яшь гомер киткән узып.
Менә, малай, мин сиңа әйтим:
Яшем, болай, карт булса да,
Яшим гел “егет” булып. (“Менә, малай!”)

Сарказм:Арабызда: “Бар иде, дип, заманалар”, Койрык кысып мыштым гына йөргәннәр бар. Тәти сүзләр сөйләнгән кайбер адәмнәр –

Слайд 20 Сынландыру Ай да йөзен сирәк ача күк йөзе гөмбәзендә, Кыраулар суккан таңнарда җир

йөзе бизәгеңдә. (“Көз”)

Җанландыру
Шәһәрнең тыны кысыла,
Тиргә батып манчыла...
(“Робагыйлар”)
Агачлар бөгәләр билләрен,
Кызганам шәп-шәрә тәннәрен.
(“Кышкы урман”)
Көзләр җитсә, кайгырып каеннар,
Саргаешып сары яшь коялар.
(“Каенавыл”)

Сынландыру Ай да йөзен сирәк ача күк йөзе гөмбәзендә, Кыраулар суккан таңнарда җир йөзе бизәгеңдә.

Слайд 21Фразеологизмнар
Тизлекнең меңнәр артыннан куып,
Җан тәслим кылган фаҗига булып.

(“Гомер бер генә”)
Тормыш кордык без икәүләп бергә,
Иң якын безне тик икәү белә.
(“Икәү белә”)
ФразеологизмнарТизлекнең меңнәр артыннан куып, Җан тәслим кылган фаҗига булып.

Слайд 22Мәкаль-әйтемнәр
Яхшы дус авыр чак сынала, диләр,
Без дә күп сынаулар дөньясын кичтек,
Эчкерсез

дуслык тик чын дуслык, диләр,
Без дә күп бер ләвеш шулпасын эчтек.
(“Горбәтлек илендә”)
Баен бай ул Рәсәй, үзе тик
Кырыкмаса кырык ямаулл...
(“Баен бай ул”)
Әйткән бер сүзем – аткан ук,
Сүзне уйнап әйтмим мин.
(“Үз сүземнән...”)
Дүрт аяклы абына дип ат та,
Абындырсаң, үтергәнче макта!
(“Мактау”)
Мәкаль-әйтемнәрЯхшы дус авыр чак сынала, диләр,Без дә күп сынаулар дөньясын кичтек,Эчкерсез дуслык тик чын дуслык, диләр, Без

Слайд 23III. Стилистик фигуралар – сүзләрнең фразага һәм сөйләмгә оешу үзенчәлекләренә нигезләнгән

сурәтләү чаралары

Таулар, таулар каушамыйлар алар,
Каушамыйлар – гаярь йөрәкле.
(“Кычкырмагыз куркытырга теләп”)
Барлык кешенең ул серен белә
Барлык кешегә дә ярый белә,
Барлык кешенең ул хәлен белә,
Табан асларын да ялый белә!
(“Робагыйлар”)

III. Стилистик фигуралар – сүзләрнең фразага һәм сөйләмгә оешу үзенчәлекләренә нигезләнгән сурәтләү чараларыТаулар, таулар каушамыйлар алар,Каушамыйлар –

Слайд 24Оксиморон
Башыма кайгылар килеп,
Җырлаган чакларым булса,
Күңел шатлык белән тулып,
Елаган чакларым була.

(“Яңгырда калган утындай”)
ОксиморонБашыма кайгылар килеп,Җырлаган чакларым булса,Күңел шатлык белән тулып, Елаган чакларым була. (“Яңгырда калган утындай”)

Слайд 25Риторик эндәш-өндәү
Милләтем, милләттәшем, туган як, туган ил, туган җир, мәхәббәт, авыл,

кеше, курай, урман, сандугач, былбыл, И Ходай, И Татар, ерак кардәшләрем, туган телем – Анам теле, Рус җире, шагыйрь, якташ, ай, Татарстан, Болгар, син, Пушкин, һ.б. (“Төрки дөнья”, “Лачыннар илендә”)
Төрки дөнья – гамьсез дөнья,
Уяныгыз, төркиләр!
(“Төрки дөнья”)
Риторик эндәш-өндәүМилләтем, милләттәшем, туган як, туган ил, туган җир, мәхәббәт, авыл, кеше, курай, урман, сандугач, былбыл, И

Слайд 26Фәкать кенә күреп ала кара төсләр,
Төшкә кереп җанны кыйный “кара көчләр”.


(“Җавап хаты”)
Ике башлы, кара карчыга,
Җир табынын канга тутыра.
(“Телевизор карап утырам”)

Фәкать кенә күреп ала кара төсләр,Төшкә кереп җанны кыйный “кара көчләр”.

Слайд 27Тау - символ
“Борыннан ук канга сеңеп калган” (тау – ныклык, мәгърүр

тау); “Мин курыксам тауларыма сыенам”, “Йөрәк булып Урал тавы тибә” (тау – рухи таяныч, авыл); “Таулар нәкъ таулыларның үзедәй”, “Кычкырмагыз куркытырга теләп”, “Кая гына карама син” (тау – кешеләр); “Таулы халык” (тау – халык).
Тау - символ“Борыннан ук канга сеңеп калган” (тау – ныклык, мәгърүр тау); “Мин курыксам тауларыма сыенам”, “Йөрәк

Слайд 28IV. Әсәр телендә авазлар яңгырашы ягыннан оештыру фоника, ә шунда катнашучы

чаралар фонетик чаралар. Әдхәт Синугыл шигырьләрендә аһәңле, матур, гармонияле яңгыраш өстенлек итә.
IV. Әсәр телендә авазлар яңгырашы ягыннан оештыру фоника, ә шунда катнашучы чаралар фонетик чаралар.  Әдхәт Синугыл

Слайд 29Охшату
“Карр-карр” килеп, Себер каргалары,
Көньякларда нишләп йөрисез?..

(“Себер каргалары”)
Очты алар “чырык-чырык” дип
Чыркылдашып очты еракка...
Көзләр җиткәч, башка кошлардай,
Очмадылар ләкин көньякка.
(“Чыпчыклар”)
Охшату “Карр-карр” килеп, Себер каргалары, Көньякларда нишләп йөрисез?..

Слайд 30Февраль бетте... Мартлар җитте... Кышлар китте. Кошлар кайтты”. (“Көньякларда язлар җитте”)
Яу чапканда

синең артларыңнан
Давыл купсын, бураннар дуласын,
Очкан коштай ат тоякларыннан
Җирләр тетрәп, тау-ташлар уалсын!
(“Чыңгызхан васыятьләреннән”)
Февраль бетте...  Мартлар җитте... Кышлар китте.  Кошлар кайтты”.  (“Көньякларда язлар җитте”)Яу чапканда синең артларыңнанДавыл

Слайд 31Ә.Синугылның язу стиленә барыннан да элек кыскалык, җыйнаклык хас дигән фикергә

килдек. Аның каравы алар фикер тыгызлыгына ия.
Ә.Синугыл шигырьләре тирән мәгънә, үзенең егәрлеген әйтеп бирүе белән характерлана.
Әсәрләрендә кулланылган образлы гыйбарәләр укучыга үзенчәлекле көтелмәгән тәэсир, эмоциональ яңгыраш бирүе белән әһәмиятле. Шул ук вакытта, алар сурәтләү чараларын оста файдалану ягыннан да аерылып тора.

Ә.Синугылның язу стиленә барыннан да элек кыскалык, җыйнаклык хас дигән фикергә килдек. Аның каравы алар фикер тыгызлыгына

Что такое shareslide.ru?

Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть