Презентация, доклад по татарскому языку на тему Аергыч

Содержание

“алдакчы” ияләр- Мин кичә дустымнан хат алдым.  - Тәрәзә төбендәге гөлләрем дә чәчәк атты.  - Батыр яуда беленер.  - Алар таң атканда гына кузгалдылар.  - Әби оныкларына оекбаш бәйли.  - Нәфисә –уңган кыз.  - Мәдинәнең өе

Слайд 1“Качкын” ияләр. Җөмләнең баш кисәге- ияләр качкан. Кайсыгыз шуларны тизрәк табар

икән? 

Җөмләнең баш кисәге- ияләр качкан. Кайсыгыз шуларны тизрәк табар икән?  (Исем) мәктәпкә бара, ә кулында (исем) юк.  (Алмашлык) кечкенә песи балаларын үзенә алды.  Уннан өчне алгач (сан) кала.  Кичтән әйтелгән булса да, (рәвеш) җыелышка килмәде.  (Исемләшкән сыйфат) безнең якка борылып та карамады.  Баянда (исемләшкән сыйфат фигыль) кинәт туктап калды.  (Исем фигыль) миңа бик ошады.  “Качкын” ияләр: сумка, җиде, Алсу, сөйләве, сылукай, ул, күбесе, уйнаучы. 

“Качкын” ияләр. Җөмләнең баш кисәге- ияләр качкан. Кайсыгыз шуларны тизрәк табар икән? Җөмләнең баш кисәге- ияләр качкан. Кайсыгыз

Слайд 2“алдакчы” ияләр
- Мин кичә дустымнан хат алдым.  - Тәрәзә төбендәге гөлләрем дә

чәчәк атты.  - Батыр яуда беленер.  - Алар таң атканда гына кузгалдылар.  - Әби оныкларына оекбаш бәйли.  - Нәфисә –уңган кыз.  - Мәдинәнең өе мәктәптән шактый ерак.  - Ниндидер могҗиза белән бу авыл сакланып калган.  - Су юлына “Мәрьям сукмагы” дигән исем биргәннәр.  - Нурия бик матур җыр башлады. 
“алдакчы” ияләр- Мин кичә дустымнан хат алдым.  - Тәрәзә төбендәге гөлләрем дә чәчәк атты.  - Батыр яуда

Слайд 3Тест эше
1.Хәбәр дип нәрсәгә әйтәбез?
А)Ия турында нәрсә дә булса хәбәр итә

торган җөмлә кисәге хәбәр
дип атала.
Ә)Исем турында нәрсә дә булса хәбәр итә торган җөмлә кисәге хәбәр
дип атала.
Б)Фигыль белән белдерелгән баш кисәккә.
2.Хәбәр нинди сорауларга җавап бирә?
А) Нишли? нишләде? кебек сорауларга җавап бирә.
Ә)Нишли? нишләде? ул кем? ул нәрсә? ул ни? ул нинди? ул ничә?
кебек сорауларга җавап бирә.
Б)Кем?нәрсә? кебек сорауларга җавап бирә.
3.Хәбәр нинди сүз төркеме белән белдерелә?
А) Фигыль белән белдерелә.
Ә) Фигыль,сыйфат белән белдерелә.
Б)Барлык мөстәкыйль сүз төркемнәре белән белдерелә.Шулай ук бар,юк, кирәк, ярый кебек хәбәрлек сүзләр белән.
.

4.Ничә сүз белән белдерелүеннән чыгып, хәбәр ничә төрле була?
А)Гади һәм кушма хәбәр.
Ә) Гади, кушма һәм тезмә хәбәр.
Б) Гади һәм тезмә хәбәр
5.Җөмләдә ия белән хәбәрнең урнашу тәртибе турында иәрсә әйтә аласыз?
А) Җөмләдә башта ия, аннан соң хәбәр килә.
Ә) Күбесенчә җөмләдә башта ия, аннан соң хәбәр килә; кайбер очракларда башта хәбәр,аннан соң ия дә килә ала.
Б) Башта хәбәр,аннан соң ия килә .
   6)  Ия белән хәбәр арасына кайчан сызык куела?
 А)Җөмләнең хәбәре исем яки исем урынында килгән башка сүз төркемнәре белән белдерелсә.
Ә)Хәбәр төшеп калса.
Б)Хәбәр җөмләнең ахырында килсә.


Тест эше1.Хәбәр дип нәрсәгә әйтәбез?А)Ия турында нәрсә дә булса хәбәр итә торган җөмлә кисәге хәбәр дип атала.Ә)Исем

Слайд 4Тест эшенең җаваплары
1.Хәбәр дип нәрсәгә әйтәбез?
А) Ия турында нәрсә дә булса

хәбәр итә торган җөмлә кисәге хәбәр
дип атала.

2.Хәбәр нинди сорауларга җавап бирә?
Ә) Нишли? нишләде? ул кем? ул нәрсә? ул ни? ул нинди? ул ничә? кебек сорауларга җавап бирә.

3.Хәбәр нинди сүз төркеме белән белдерелә?
Б) Барлык мөстәкыйль сүз төркемнәре белән белдерелә. Шулай ук бар, юк, кирәк, ярый кебек хәбәрлек сүзләр белән.
.

4.Ничә сүз белән белдерелүеннән чыгып, хәбәр ничә төрле була?
Ә) Гади, кушма һәм тезмә хәбәр.

5.Җөмләдә ия белән хәбәрнең урнашу тәртибе турында иәрсә әйтә аласыз?
Ә) Күбесенчә җөмләдә башта ия, аннан соң хәбәр килә; кайбер очракларда башта хәбәр, аннан соң ия дә килә ала.
   
6)  Ия белән хәбәр арасына кайчан сызык куела?
 А) Җөмләнең хәбәре исем яки исем урынында килгән башка сүз төркемнәре белән белдерелсә.


Тест эшенең җаваплары1.Хәбәр дип нәрсәгә әйтәбез?А) Ия турында нәрсә дә булса хәбәр итә торган җөмлә кисәге хәбәр

Слайд 5Җөмлә кисәкләре

Баш кисәкләр
Иярчен кисәкләр
Ия
Хәбәр
...
Тәмамлык
Хәл
Аныклагыч

Җөмлә кисәкләреБаш кисәкләрИярчен кисәкләрИяХәбәр...ТәмамлыкХәлАныклагыч

Слайд 6Җөмлә кисәкләре

Баш кисәкләр
Иярчен кисәкләр
Ия
Хәбәр
Аергыч
Тәмамлык
Хәл
Аныклагыч

Җөмлә кисәкләреБаш кисәкләрИярчен кисәкләрИяХәбәрАергычТәмамлыкХәлАныклагыч

Слайд 7Дәреснең темасы: Аергыч

Дәреснең темасы:  Аергыч

Слайд 8Дәреснең максаты:
Дидактик- укучыларның аергычлар турында белемнәрен киңәйтү, аларның сөйләмдәге ролен күрсәтү
Үстерелешле

–аергычларны җөмләдә күрсәтә белергә өйрәтү, үзенчәлекләрен ачыклау,сөйләмдә кулланып,телдән һәм язма сөйләмне баету
Тәрбияви - тел материалын уку материалы белән бәйләп,телебезнең матурлыгына,аның үсешенә үзләренең зур эшләре белән өлеш керткән шәхесләргә хөрмәт тәрбияләү;
Дәреснең максаты:Дидактик- укучыларның аергычлар турында белемнәрен киңәйтү, аларның сөйләмдәге ролен күрсәтүҮстерелешле –аергычларны җөмләдә күрсәтә белергә өйрәтү, үзенчәлекләрен

Слайд 9Ризаэддин Фәхреддин - бөек шәхес, галим, мәгърифәтче, тарихчы.
“Тәрбияле бала - дусларына каты

һәм начар сүз әйтмәс,
тәрбияле бала әдәпле булыр.
Балаларны кыйнамас. Тәрбиясез бала каты сүз әйтер,тәртип бозар,гаебен танымас.”
Ризаэддин Фәхреддин - бөек шәхес, галим, мәгърифәтче, тарихчы.“Тәрбияле бала - дусларына каты һәм начар сүз  әйтмәс,тәрбияле

Слайд 10Мин дә бит Азнакай кошчыгы!
Тирәктә сайрарга яратам.
Кояшны күземә каратам:
Дөньяга таратам.(“Яз җыры”Ф.Гыйззатуллина.)


Җиргә яз китергән шушы җилләр
Саклап килә мине үлемнән.(“Лачын” Ф.Гыйззатуллина.)

Ык-аръягым минем,гүзәл җирем,
Сайрар кошларыңнан моң алам.(“Аръягым”Тәкыя Шәрипова)

Бер гүзәл эш мең гүзәл сүздән яхшырак.(Мәкаль).

Ялкау шәкертнең китабы керләнми.(Мәкаль).
Мин дә бит Азнакай кошчыгы!Тирәктә сайрарга яратам.Кояшны күземә каратам:Дөньяга таратам.(“Яз җыры”Ф.Гыйззатуллина.) Җиргә яз китергән шушы җилләрСаклап килә

Слайд 11Аергыч – җөмләнең иярчен кисәге. Ул исемне ачыклап килә. Ачыкланып килгән

исем аерылмыш дип атала. Аергыч нинди? кайсы? кайдагы? ничә? ничәнче? кемнең? нәрсәнең? сорауларына җавап бирә. Сыйфат, сыйфат фигыль, алмашлык, сан, исем, рәвеш белән белдерелә. Астына дулкынлы сызык сызыла. Җөмләне матурлату, сөйләмне баету өчен кулланыла.

Аергыч – җөмләнең иярчен кисәге. Ул исемне ачыклап килә. Ачыкланып килгән исем аерылмыш дип атала. Аергыч нинди?

Слайд 12Каюм Насыйри-күренекле галим, педагог, Мәгърифәтче,Энциклопедист.
«Әй, угыл, каты сүзле,

ачы телле булма. Ачык йөзле, татлы сүзле, холкың яхшы булса, дустың күп булыр. Олыларны олы ит, кечеләргә шәфкатьле бул.”
Каюм Насыйри-күренекле галим, педагог, Мәгърифәтче,Энциклопедист.   «Әй, угыл, каты сүзле, ачы телле булма. Ачык йөзле, татлы

Слайд 13Өй эше
I.95 нче күнегү
II.Әдәбият дәреслегеннән төрле сүз төркемнәре белән белдерелгән аергычлы

6 җөмлә язарга
III.Аергычлар кулланып “Кышкы табигать”темасына сочинение язарга
Өй эшеI.95 нче күнегүII.Әдәбият дәреслегеннән төрле сүз төркемнәре белән белдерелгән аергычлы 6 җөмлә язаргаIII.Аергычлар кулланып “Кышкы табигать”темасына

Слайд 14Кадерле укучылар,күркәм холыклы,әти-әниләрегезгә,укытучыларга ихтирамлы булыгыз.Йөзегез ямьле,сүзегез тәмле булсын.Дәрестә катнашканыгыз өчен рәхмәт!

Кадерле укучылар,күркәм холыклы,әти-әниләрегезгә,укытучыларга ихтирамлы булыгыз.Йөзегез ямьле,сүзегез тәмле булсын.Дәрестә катнашканыгыз өчен рәхмәт!

Что такое shareslide.ru?

Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть