Презентация, доклад по татарскому языку на тему Сыйфат турында гомуми төшенчә. Сыйфат дәрәҗәләре (6 класс).

Хәерле көн!

Слайд 1Тема. Сыйфат турында гомуми төшенчә. Сыйфат дәрәҗәләре (6 кл).
Максат: 1.

Укучыларның башлангыч сыйныфта сыйфат турында алган
белемнәрен актуальләштерү һәм сыйфат дәрәҗәләрен өйрәнү
өчен җирлек тудыру.
2. Укучыларның сөйләм телләрен һәм я зу күнекмәсен, сүзлек
байлыгын үстерү.
3. Грамоталы шәхес тәрбияләү.
Җиһазлау: схема, презентация.
Материал: 1.Дәреслек.
2. Сафиуллина Ф.С., Ибраһимов Г.Б. Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел.
- Казан: Мәгариф, 1998. – 179 б.
3. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәптә һәм гимназияләрдә татар
телен укыту методикасы. - Казан: “Раннур” нәшр., 2000.456 б.
Тема. Сыйфат турында гомуми төшенчә. Сыйфат  дәрәҗәләре (6 кл).Максат: 1. Укучыларның башлангыч сыйныфта сыйфат турында алган

Слайд 2Хәерле көн!

Хәерле көн!

Слайд 3 Исәнмесез, укучылар!
Хәерле көннәр сезгә!
Зиһен һәм тел ачкычлары
Телимен

һәммәгезгә!
Исәнмесез, укучылар! Хәерле көннәр сезгә! Зиһен һәм тел ачкычлары Телимен һәммәгезгә!

Слайд 4 сф

ис фиг
Салкын кыш килде.
сф          ис

Слайд 5Тема. Сыфат.
Сыйфат дәрәҗәләре

Тема. Сыфат.Сыйфат дәрәҗәләре

Слайд 6

Карточка

Бу сыйфатлар предметның нинди билгесен белдерә?
сап-сары (чәчәк), яшел (кыяр), зәңгәр (акбур) – ... (төс
билгеләрен)
2) тозлы (балык), тәмле (су), төче (карлыган) – ... (тәм)
3) зур (йорт), кыска (көрәк), биек (койма) – ... (күләм)
4) зиһенле (малай), усал (бүре), яхшы (дус), матур (кыз) – ...
(кешенең эчке һәм тышкы характеры)
5) кайнар (аш) , салкын (чишмә), эссе (һава) – ... (физик билгеләр)
6) урмандагы (агач ), урамдагы (багана), бүлмәдәге (киштә) – ...
(урын ягыннан билгеләр)
7) җәйге (көн), былтыргы (тун), көзге (урман) – ... (вакыт)
8) түгәрәк (өстәл), шакмак (такта) – ... (форма)

Слайд 7

207 нче күнегү
Бирем. Текстны укыгыз, исем куегыз. Монда нәрсә сурәтләнә?
Шуңа аңлатма бирегез. Табигатьнең бу почмагын тасвирлаганда, я
зучы нинди сурәтләү чараларына мөрәҗәгать итә?
Сыйфатларны сыйфатланмышлары белән парлап әйтегез.
Сыйфатлар предметның нинди билгеләрен белдерә?

Өзән елга якты кояш астында көньяктан төньякка таба ялтырап ага-ага да
алдына каршы чыккан таш­лы тауларга барып бәрелә: бу киң биек
ташларны үтеп чыга алмагач, кинәт кояш баешы ягына таба борыла да
китә. Агым буенча сул ягында киң сазлыклар, яшел тугайлар, болыннар,
бай печәнлекләр тудыра; алар эчендә таллар үстерә; киң, зур якты күлләр
ясый ул. Ә уң ягыннан, баскычланып-баскычланып, тауның биек ак
ярлары йөгерәләр дә йөгерәләр. Бу ак ташлар, елганың тирән
ятуларыннан берсе турында кинәт тук­талып, текә стена белән су өстенә
асылалар. Моны үткәч, ташлар бетә, зур тау, елгадан эчкә таба
сөзәкләнеп кереп, менә-менә дә куе урманга барып терәлә. Менә шул
тауның көндезге кояшка караган сөзәк битләвендә Бикьяр авылы
чәчелеп утыра. (Г. Ибраһимов)

Слайд 8

Физкултьминутка
- Яздым жөмлә, иҗек. сүз.
Бик арыды минем күз.
Йомам күзем: ял итсен,
Ачам күзем; күп күрсен!
Тагын йомам һәм ачам,
Бер йомам да бер ачам.
Күзләр хәрәкәте белән
Бик зур әйләнә сызам.
Аннан төбим күзләрем
Имән бармак очына.
Кисәк карыйм тышта үскән
Биек агач башына.
Физкултьминутка - Яздым жөмлә,

Слайд 9

Сыйфат


асыл нисби
кызыл алма, кышкы урман,
яшел кыяр, җәйге һава,
зәңгәр күк, әдәби әсәр,
биек агач, итле аш һ.б.
озын юл,
киң елга һ.б.
Сыйфат

Слайд 10

Әкият
"Көзнең бик матур бер көнендә Сабина үзенең әбисе белән
бакчаларына алма җыярга бара. Ул үзенең кечкенә кәрзиненә
алмаларның бик матурларын гына җыя да, өйләренә алып кайта.
Тик яту туйдыра ахры алма­ларны. Алар үзара сөйләшә
башлыйлар. Берсе әйтә: "Мин матур, чөнки мин кызыл."
Икенчесе: "Мин синнән матуррак, чөнки мин кызылрак", - ди.
Өченчесе эре генә: "Мин арагызда иң матуры, чөнки мин
кып-кызыл", - дип җавап кайтара. Кызгылт төстәге дүртенче
алмадәшми. Ул кәрзиннән үзен иң алдан аласыларын бөлә.
Чөнки ул иң эресе, иң баллысы була."

Слайд 11

Сыйфат
дәрәҗәләре




Гади дәрәҗә
ак кар,
тыныч елга,
кара туфрак,
уйчан егет

Чагыштыру дәрәҗәсе
-рак, -рәк кушымчалары
белән ясала
кызыл + рак –
кызылрак

Артыклык дәрәҗәсе
өч төрле юл белән ясала:
1)көчәйткеч кисәкчәләр
ярдәмендә:
кыл + кызыл — кып-кызыл
2) иң, үтә, җете, дөм һ.б.
кисәкчәләр белән: иң акыллы,
үтә килешле,
3) бер үк сыйфатны кабатлау
аша: чибәрнең чибәре,
сарының сарысы.

Кимлек дәрәҗәсе
-су, -ча, -сыл,
-сел, -мса һ.б.
ал + су – алсу

Сыйфат

Слайд 12

211 нче күнегү
Бирем. Бирелгән сүзләрдән артыклык дәрәҗәсендәге
сыйфатлар ясап языгыз. Һәр ясалыш төренә
өчәр мисал күрсәтегез. Артыклык дәрәҗәсендәге
сыйфатларның дөрес язылышын аңлатыгыз.
Ак, кара, кызыл, зәңгәр, яшел, сары, караңгы,
биек, акыллы.

Үрнәк: ак – ап-ак, ...


211 нче күнегүБирем.

Слайд 13Өй эше
213 нче күнегү.
Үрнәк: зәңгәрсу йолдызлар – зәңгәр йолдызлар; ...
 

Өй эше213 нче күнегү.Үрнәк: зәңгәрсу йолдызлар – зәңгәр йолдызлар; ... 

Что такое shareslide.ru?

Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть