Презентация, доклад по литературе Бөек татар шагыйре (5класс)

Содержание

Тукай - бөек татар шагыйре.

Слайд 1Бик ерактан сызылып аткан Бер гүзәл апрель таңы Бирде сине бу җиһанга Әй, шагыйрьләр

солтаны! Мостафа Ногман.
Бик ерактан сызылып аткан Бер гүзәл апрель таңы Бирде сине бу җиһанга Әй, шагыйрьләр солтаны!

Слайд 2Тукай - бөек татар шагыйре.

Тукай - бөек татар шагыйре.

Слайд 326 апрель – татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган

көне


26 апрель – татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның  туган көне

Слайд 4Тукай – халык баласы, аны халык үстергән
(Тукайның балачагы)


Кушлавыч.
Шәрифә карчык
Өчиле.
Зиннәтулла бабай

Кырлай.
Сәгъди абзый,

Зөхрә апа

Казан.
Мөхәммәтвәли һәм Газизә гаиләсе


Җаек.
Галиәсгар (җизнәсе)

Тукай – халык баласы, аны халык үстергән(Тукайның балачагы)Кушлавыч.Шәрифә карчыкӨчиле.Зиннәтулла бабайКырлай.Сәгъди абзый, Зөхрә апаКазан.Мөхәммәтвәли һәм Газизә гаиләсеҖаек.Галиәсгар (җизнәсе)

Слайд 5 Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?! Азрак

үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем.

Габдулла Тукай.

Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?! Азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем. Габдулла

Слайд 6Габдуллаҗан Мөхәммәтгариф улы Тукаев 1886 елның 13 (26) апрелендә, Казан өязе,

Мәңгәр волосте, Кушлавыч авылында, мулла гаиләсендә туа.

Кушлавычта шагыйрь туган йорт.

Кечкенә Габдулла һәм Саҗидә.

Габдуллаҗан Мөхәммәтгариф улы Тукаев 1886 елның 13 (26) апрелендә, Казан өязе, Мәңгәр волосте, Кушлавыч авылында, мулла гаиләсендә

Слайд 7 Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер

чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным – тәнем белән...

Туган авыл

Тау башына салынгандыр безнең авыл,   Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Слайд 8Мөхәммәтгариф – Габдулланың атасы.
Мәмдүдә - Габдулланың анасы.

Мөхәммәтгариф – Габдулланың атасы.Мәмдүдә - Габдулланың анасы.

Слайд 9
Сабыйга дүрт ай тулганда әтисе, ә дүрт яшьтә әнисе үлеп китә.

Дөм ятим калган бала авылдан авылга, гаиләдән гаиләгә, кулдан кулга күчеп йөри.
Сабыйга дүрт ай тулганда әтисе, ә дүрт яшьтә әнисе үлеп китә. Дөм ятим калган бала авылдан авылга,

Слайд 10Башта Габдулла Зиннәтулла бабасының
зур гаиләсе белән Өчиле авылында яши. “Исемдә

калганнар” дигән истәлегендә Тукай болай яза:

Кечкенә Габдулла Зиннәтулла бабасы белән

“... фәкыйрь вә шуның өстенә әллә ничә авызлы булган гаилә эченә мин ятим бала булып килеп кергәнмен. Үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә булганга, мине еласам юатучы, иркәләним дисәм сөюче, ашыйсым, эчәсем килсә кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр...”

Башта Габдулла Зиннәтулла бабасының зур гаиләсе белән Өчиле авылында яши. “Исемдә калганнар” дигән истәлегендә Тукай болай яза:

Слайд 11

Биш яшьлек малайны Казанга озатып Печән базарында “саталар”:
Асрамага бала бирәм, кем

ала?

Аны асрамага Яңа бистә һөнәрчеләре гаиләсе ала.

“... миңа әти булганы Мөхәммәтвәли исемле булып, әни булганы Газизә исемле иде. Бу атам – анам эш кешеләре булганга монда миңа ач торырга тугры килми иде ...”

Авырып китүләре сәбәпле, баланы ике елдан соң тагын бабасы янына Өчилегә кайтаралар. Озак та тормый аны Кырлай авылына озаталар.

Биш яшьлек малайны Казанга озатып Печән базарында “саталар”:Асрамага бала бирәм, кем ала?Аны асрамага Яңа бистә һөнәрчеләре гаиләсе

Слайд 12

Алты яшьлек Тукай Кырлай авылына, Сәгъди абзый белән Зөхрә апа гаиләсенә

килеп керә. Кырлайдагы тормышы яшь Тукайның күңелендә иң җылы истәлекләр калдыра.

Кечкенә Апуш һәм Сәгъди абый

Сәгъди абзый йорты

Алты яшьлек Тукай Кырлай авылына, Сәгъди абзый белән Зөхрә апа гаиләсенә килеп керә. Кырлайдагы тормышы яшь Тукайның

Слайд 13Шагыйрь булып җитешкәч үзенең 1907 елда язган “Шурәле” исемле иң матур

поэмасын хәтерендә онытылмаслык урын алып калган Кырлай авылына багышлап язды.
Шагыйрь булып җитешкәч үзенең 1907 елда язган “Шурәле” исемле иң матур поэмасын хәтерендә онытылмаслык урын алып калган

Слайд 14Шүрәле
Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл - Кырлай диләр;
Җырлаганда

көй өчен “тавыклары җырлай” диләр.
Гәрчә анда тумасам да, мин бераз торган идем;
Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем.
Ул авылның,-һич онытмыйм,-һәр ягы урман иде;
Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.
Зурмы? – дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә;
Халкының эчкән суы бик кечкенә инеш кенә.
Шүрәле Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл - Кырлай диләр; Җырлаганда көй өчен “тавыклары җырлай” диләр.Гәрчә анда

Слайд 15Сәгъди абзый йорты

Сәгъди абзый йорты

Слайд 201895 елда Габдулла Җаекка, Уральск шәһәренә әтисе ягыннан туган Газизә апасы

һәм аның ире Галиәсгар җизнәсе янына күчеп килә.

Галиәсгар Госманов йорты

1895 елда Габдулла Җаекка, Уральск шәһәренә әтисе ягыннан туган Газизә апасы һәм аның ире Галиәсгар җизнәсе янына

Слайд 21Габдулланың иң беренче мөгаллимәсе – Кырлай авылы остабикәсе Маһруйбикә абыстай. Тукай

әлифбаны аңардан өйрәнә. Аннан соң аны Кырлайдагы мөгәллим Фәтхерахман хәзрәт Гатаулла укыта.
Өченче мөгәллиме – Җаектагы Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтулла. Тукай “Мотыйгия” мәдрәсәсендә укый. Шигырь иҗат итү серләрен беренче булып өйрәтүче дә - Мотыйгулла хәзрәт.

Мотыйгулла хәзрәт

Габдулланың иң беренче мөгаллимәсе – Кырлай авылы остабикәсе Маһруйбикә абыстай. Тукай әлифбаны аңардан өйрәнә. Аннан соң аны

Слайд 22
1907 елда Г. Тукай ашкынып, “дәртле”, “моңлы”, “нурлы” Казанга кайта.

1907 елда Г. Тукай ашкынып, “дәртле”, “моңлы”, “нурлы” Казанга кайта.

Слайд 23Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап;
Чаптыра атларны кучер, суккалап та

тарткалап.

Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан;
И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!
Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары;
Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары.
Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур;
Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур...

Пар ат

Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап;Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап.…Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы

Слайд 24Тукай - халык шагыйре.
(Тукайның иҗаты)

Тукай - халык шагыйре.(Тукайның иҗаты)

Слайд 25Габдулла Тукайның татар телендә чыккан кайбер җыентыкларының тышлыклары.

Габдулла Тукайның татар телендә чыккан кайбер җыентыкларының тышлыклары.

Слайд 28Казанга кайткач, Г. Тукай әдәбият мохитенә чума. Г. Камал белән бергә

“Яшен”, “Ялт – Йолт” журналларын оештыра, Ф. Әмирхан нәширлегендә чыга торган, “Әл – ислах” гәзитендә еш языша. Казанда аның иҗаты тагын да үрчемле, нәтиҗәле була, сәнгатьчә югары дәрәҗәдә язылган күпчелек әсәрләре шушында туа.

Сердәш дуслар: Г.Тукай һәм Ф. Әмирхан.(1908 ел)

Казанга кайткач, Г. Тукай әдәбият мохитенә чума. Г. Камал белән бергә “Яшен”, “Ялт – Йолт” журналларын оештыра,

Слайд 29“Әльислах” газетасы идарәсе урнашкан бина.
Уңнан сулга: Г.Тукай, И. Әмирхан, Ф. Әмирхан,

К.Бәкер, В.Бәхтияров.
“Әльислах” газетасы идарәсе урнашкан бина.Уңнан сулга: Г.Тукай, И. Әмирхан, Ф. Әмирхан, К.Бәкер, В.Бәхтияров.

Слайд 30Кечкенә генә булса да үз фатиры булмаганга күрә, ул “Болгар” һәм

“Амур” кебек кунакханәләрдә яшәргә мәҗбүр булган. Шушы җайсызлыкларга үч итеп, үҗәтләнеп иҗат иткән, каләмен үләренә бер тәүлек кала гына читкә куйган.

Казанда “Болгар” номерлары

Кечкенә генә булса да үз фатиры булмаганга күрә, ул “Болгар” һәм “Амур” кебек кунакханәләрдә яшәргә мәҗбүр булган.

Слайд 31“...аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды; аны аңлады, ул

җырлаган нәрсәләрнең үз рухындагы нәрсәләр икәнен тойды. Шәхси тормыштан мәхрүм Тукаев үзенең шигырьләре, ул шигырьләрнең халык күңелендә яңгыраткан яңгырашы белән генә яшәде, шул гына аңа тормыш иде.”
Фәтих Әмирхан
“...аны халык бик яшьләй үз шагыйре итеп таныды; аны аңлады, ул җырлаган нәрсәләрнең үз рухындагы нәрсәләр икәнен

Слайд 32






Соңгы сәхифәләр

Соңгы сәхифәләр

Слайд 331913 елның башында шагыйрьнең сәламәтлеге бик нык какшый. Аны Клячкин хастаханәсенә

салалар.

Тукайның Клячкин хастаханәсендә үткәргән айдан аз гына артыграк вакыты – гомеренең гаҗәпкә һәм таңга калдырырлык соңгы сәхифәсе.

1913 елның башында шагыйрьнең сәламәтлеге бик нык какшый. Аны Клячкин хастаханәсенә салалар. Тукайның Клячкин хастаханәсендә үткәргән айдан

Слайд 35Үлем түшәгендә ятканда да Г. Тукай үзенең чын мәгънәсендә шагыйрь һәм

үз халкының патриоты икәнлеген исбат итте. Соңгы минутларда да ул халкы өчен җитәрлек эш башкара алмавына көенә.

1913 ел, 1 апрель (соңгы фоторәсеме)

Үлем түшәгендә ятканда да Г. Тукай үзенең чын мәгънәсендә шагыйрь һәм үз халкының патриоты икәнлеген исбат итте.

Слайд 362 нче апрельдә бөек шагыйребезнең гомере өзелә.
1913 елның сүрән, болытлы

4 апрель көне. Клячкин больницасы янына меңләгән кеше шагыйребезне озатырга килгән. Халык агымы, шагыйрьнең соңгы юлын кыскарта барып, һаман алга таба шуыша. Ниһаять, Яңа бистә. Зират. Капкадан кергәч еракта түгел яңа кабер мәңгелек фатирчысын көтеп тора...
2 нче апрельдә бөек шагыйребезнең гомере өзелә. 1913 елның сүрән, болытлы 4 апрель көне. Клячкин больницасы янына

Слайд 37Тукай дөньяда 27 ел гына яшәсә дә, искиткеч зур әдәби мирас

калдырды, халыкка хезмәт итүнең бөек үрнәген бирде. Шагырьнең шигырь һәм поэмалары, мәкалә һәм хатлары, очерк һәм фельетоннары бүген дә әле безнең замандаш булып яшиләр, халык йөрәгенең “иң нечкә кылларын” тибрәтәләр.
Тукай дөньяда 27 ел гына яшәсә дә, искиткеч зур әдәби мирас калдырды, халыкка хезмәт итүнең бөек үрнәген

Слайд 38Шагыйрь турында истәлекләр.
Вакыт безне 1913 елның апреленнән ераклаштыра бара. Әмма

гаҗәеп хәл: елдан – ел Тукайның фигурасы безнең күзгә зураебрак күренә, йөз сызыклары ачык һәм аныграк рәвеш ала. Әйтерсең лә без аңа якынаябыз. Ул “үлем белән төгәлләнә торган ноктада тукталып калмыйча, җәмәгать аңында үсеш – үзгәрешен дәвам итә торган, мәңге яши һәм алга бара торган күренешләр җөмләсенә керә” (В.Г.Белинский).
Шагыйрь турында истәлекләр. Вакыт безне 1913 елның апреленнән ераклаштыра бара. Әмма гаҗәеп хәл: елдан – ел Тукайның

Слайд 39Кырлай җиренә аяк басып, мемориаль комплекс ягына борылуга килүчене Тукай үзе

каршылый. Ул үзенең кырлаена кайткан да, уйга чумган, туган як җылысына сыенган сыман.

Тукай – Кырлай авылындагы мемориаль комплекс.

Кырлай җиренә аяк басып, мемориаль комплекс ягына борылуга килүчене Тукай үзе каршылый. Ул үзенең кырлаена кайткан да,

Слайд 40

Музей залларыннан күренешләр ...

Музей залларыннан күренешләр ...

Слайд 50
1966 – 1976 еллар арасында әдәбият өлкәсендә Тукай исемендәге премиягә лаек

булган китапларның кайбер үрнәкләре.

Тукай премиясе лауреатларына бирелә торган медаль.

1966 – 1976 еллар арасында әдәбият өлкәсендә Тукай исемендәге премиягә лаек булган китапларның кайбер үрнәкләре.Тукай премиясе лауреатларына

Слайд 51Өзелгән өмид
Шагыйрьләр язган җырлар арасында “Тәфтиләү” дән дә көчлерәк җыр

юк. Әллә нәрсә бар шул җырда. Бер уйласаң, Тукайның үз кичерешләре генә кебек. Ятимлек, әнисеннән аерылу ачысы, күз яше. Бу җырның көче күз яшендә түгел. Ул сине әллә кайларга,тарихка, язмышка алып кереп китә. Нигезендә - әрнү. Исеме дә бит “Өзелгән өмид”. Тукайның бу җыры безне мәңге газаплар өчен язылган шикелле.
Дүрт җыр: “Тәфтиләү”, “Зиләйлүк”, “Әллүки”, “Туган тел”. Барысы да бер язмыш турында. Үлемсез җырлар. Тукайның кемлеген билгеләү өчен шушы дүрт җыр да җиткән. Нигә мең җыр? Һәр шагыйрьдән менә шушындый дүрт кенә җыр калсын иде.
Өзелгән өмид Шагыйрьләр язган җырлар арасында “Тәфтиләү” дән дә көчлерәк җыр юк. Әллә нәрсә бар шул җырда.

Слайд 53Җаек–Г.Тукайның журналист һәм шагыйрь буларак ныгыган урыны. Бу юлда беренче адымыннан

ук шагыйрь үзенең урыны хаклык, халык мәнфәгатьләре өчен көрәш һәм дөреслекне чагылдыру булырга тиеш, дигән карашта торды.
1905 елда чыга башлаган “Фикер” газетасының беренче санында ук үзенең әсәрләрен бастыра. “Әлгасрел – җәдит” һәм “Уклар” кебек журналларда күпләгән шигырь, мәкалә һәм фельетоннар белән чыгыш ясый.
Җаек–Г.Тукайның журналист һәм шагыйрь буларак ныгыган урыны. Бу юлда беренче адымыннан ук шагыйрь үзенең урыны хаклык, халык

Слайд 54Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә

кадәр тикшереп чыгарлар әле.
Габдулла Тукай. 1913 ел.
Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле. 			Габдулла Тукай.

Что такое shareslide.ru?

Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть