Презентация, доклад художник Канәфи Нәфыйков

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Канәфи Абзалетдин улы Нәфыйков - үз иҗатында татар халкының тарихи үткәнен чагылдыручы рәссамнарның берсе. К.Нәфыйков Казан сәнгать училищесының театр бүлегендә һәм Ташкент театр-сәнгать институтында белем ала. Үзбәкстанда укыганда, Көнчыгыш мөселманнары тарихын, аеруча

Слайд 1Канәфи Абзалетдин улы
Нәфыйков

Канәфи Абзалетдин улы Нәфыйков

Слайд 2 Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Канәфи Абзалетдин улы Нәфыйков - үз иҗатында

татар халкының тарихи үткәнен чагылдыручы рәссамнарның берсе.
К.Нәфыйков Казан сәнгать училищесының театр бүлегендә һәм Ташкент театр-сәнгать институтында белем ала. Үзбәкстанда укыганда, Көнчыгыш мөселманнары тарихын, аеруча урта гасырлар сәнгатен тирәнтен өйрәнә. Ата-бабаларыбызның борынгы китапларда тасвирланган тормыш-көнкүреше, дастаннарда җырланган, риваятьләрдә сурәтләнгән каһарманлыгы яшь рәссамның рухи омтылышлары белән тәңгәл килә.
Соңрак, Казанга кайтып төпләнгәч, егеткә хыялларын тормышка ашырырга мөмкинлек ачыла. Танылган рәссам Б.Урманче белән аралашып яшәү аңа һөнәри үсеш һәм тормыш мәктәбе була.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе 			Канәфи Абзалетдин улы Нәфыйков - үз 				иҗатында татар халкының тарихи үткәнен 			чагылдыручы рәссамнарның

Слайд 3 Канәфи Абзалетдин улы өчен туган халкының тарихын өйрәнү - һич саекмас

иҗат чыганагы. Рәссам өчен барысы да: тарихи вакыйгалар һәм аерым шәхесләр язмышы, яшәеш һәм милли көнкүреш, бөек затлар һәм гади кешеләр - һәммәсе бердәй мөһим. Ул 40 елга якын гомерен тарихи картиналар ясауга багышлаган. К.Нәфыйков болгар-татар тарихын гына түгел, аның сәнгати елъязмасын киндергә иңдерә.
К.Нәфыйков тарихи портретлар язу өлкәсендә дә зур уңышка ирешә. Мөхәммәдъяр, Г.Кандалый, Г.Утыз Имәни, К.Тинчурин, Г.Исхакый, Г.Ибраһимов кебек шәхесләрнең портреты гади генә хезмәтләр түгел. Рәсегә карап, аларның холкын, тормышка карашын, киләчәккә уйларын да укып була...
К.Нәфыйков - Тукай образын үзенчә сурәтләгән оста. «Тукай һәм Сәгыйть Рәмиев», «Тукай һәм Хөсәен Ямаше», «Тукай һәм беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская» картиналарында рәссам иҗатына гына хас чалымнар бар.
Инде дә аның музыкантлар, рәссамнар һәм сәясәтчеләр хөрмәтенә иҗат ителгән портретларның кайберләрен санап үтик: Кәрим Тинчурин, Салих Сәйдәшев, Бакый Урманче, Шамил Монасыйпов, Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов, Тәлгат Галиуллин, Зәки Зәйнуллин.


Канәфи Абзалетдин улы өчен туган халкының тарихын өйрәнү - һич саекмас иҗат чыганагы. Рәссам өчен барысы да:

Что такое shareslide.ru?

Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть