Презентация, доклад . Әдәбият дәресләрендә хикәя жанрын өйрәтү

Содержание

Максат: урта мәктәптә хикәя жанрын өйрәтү үзенчәлекләре.Бурычлар:1. Хикәя жанры турында төшенчә бирү. 2. Татар мәктәпләрендә Шәриф Камалның “Буранда”, Галимҗан Гыйльмановның “Язмышның туган көне” хикәясен өйрәтүгә күзәтү ясау.

Слайд 1 Урта мәктәптә татар әдәбияты дәресләрендә хикәя жанрын өйрәтү


Слайд 2Максат: урта мәктәптә хикәя жанрын өйрәтү үзенчәлекләре.
Бурычлар:
1. Хикәя жанры турында төшенчә

бирү.
2. Татар мәктәпләрендә Шәриф Камалның “Буранда”, Галимҗан Гыйльмановның “Язмышның туган көне” хикәясен өйрәтүгә күзәтү ясау.
Максат: урта мәктәптә хикәя жанрын өйрәтү үзенчәлекләре.Бурычлар:1. Хикәя жанры турында төшенчә бирү. 2. Татар мәктәпләрендә Шәриф Камалның

Слайд 3 Беренче бүлек
Татар әдәбиятында хикәя жанры
Хикәя жанры, эпик төрнең кече күләмлесе

буларак, сурәтләү материалы итеп чынбарлыкның төрле характерындагы, ләкин шулай да әһәмиятле, гыйбрәтле берәр ноктасын ала; вакыйга- күренешләрне бер үзәк тирәсенә төйнәп, тар һәм кыска ситуация чикләре эченә җыеп тасвирлый һәм шул тар хәрәкәт мәйданында үтә чикләнгән сандагы геройлар характерының аеруча мөһим ягын бер балкыш дәвамында җыйнак сурәтләп,җанлы, тулы канлы итеп, үз моңы, үз көе белән чәчмә рәвештә хикәяләп күрсәтә. [ Ф.Хатипов, 2000:189 бит]
Беренче бүлекТатар әдәбиятында хикәя жанрыХикәя жанры, эпик төрнең кече күләмлесе буларак, сурәтләү материалы итеп чынбарлыкның төрле

Слайд 4Мәктәп программасында хикәяләр шактый киң өйрәнелә: сугыш чоры, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр,

кешелеклелек, матурлык һәм башка проблемаларны күтәргән әсәрләрне укучылар кызыксынып үзләштерә, әсәрләр аларны уйланырга мәҗбүр итә. Без укучыларны әдәбият дәресләрендә әдәби әсәрләр аша тәрбияләргә омтылабыз. Хикәяләр бу очракта менә дигән үрнәк булып торалар.
Мәктәп программасында хикәяләр шактый киң өйрәнелә: сугыш чоры, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, кешелеклелек, матурлык һәм башка проблемаларны күтәргән

Слайд 5Икенче бүлек
Татар мәктәпләрендә Шәриф Камалның “Буранда”, Галимҗан Гыйльмановның “Язмышның туган көне”

хикәясен өйрәнү. 
Укучылар Ш.Камалның тормыш юлы белән беренче тапкыр 7 нче сыйныфта таныштылар. Алар, 7 нче сыйныфта өйрәнгәннәрне искә төшереп, уку әсбабыннан язучының тормыш юлын укып киләләр. Дәрестә, әдипнең тормыш юлы турында әңгәмә үткәргәннән соң, “Буранда” хикәясенең сюжеты сөйләтелә һәм образлар системасы аша әсәргә анализ ясала.
Икенче бүлекТатар мәктәпләрендә Шәриф Камалның “Буранда”, Галимҗан Гыйльмановның “Язмышның туган көне” хикәясен өйрәнү. Укучылар Ш.Камалның тормыш юлы белән

Слайд 6Укучылар хикәядәге образлар системасын чагылдырып таблица тутыралар:

Укучылар хикәядәге образлар системасын чагылдырып таблица тутыралар:

Слайд 7 Кеше образлары – төп герой, ярдәмче герой, катнашучы (эпизодик) герой,

аталучы геройлар күрсәтелә:
төп герой – Мостафа;
ярдәмче геройлар: Мостафаның әнисе, сеңлесе Фатыйма;
катнашучы (эпизодик) геройлар: дусты Хөсәен, аның хатыны Гайшә, шомланучы бичара хатын, Мостафаны атта озатучы карт;
аталучы геройлар: какадан чыгучы кемдер, кар астыннан әллә ниләр казучы, кайгылы кыяфәттә чыгучы хатын, икенче керүче хатын.
Ярдәмче, катнашучы, аталучы образлар Мостафа образын тулырак ачарга ярдәм итәләр, аның күңел газапларының тирәнлеген күрсәтәләр. Хикәядәге сагышны көчәйтәләр.
Кеше образлары – төп герой, ярдәмче герой, катнашучы (эпизодик) герой, аталучы геройлар күрсәтелә:төп герой – Мостафа;ярдәмче

Слайд 8 Хикәянең тәэсир көчен арттыруда табигать образларының урыны күрсәтелә:
карылдаучы каргалар, этләр

өрү – халык аңында кайгы-хәсрәт, хәвеф-хәтәргә юрау;
моң һәм зар көйли торган тавышлар; эт моңлы күзләре белән озата, кайгылы иде – хикәядәге сагышны тагы да көчәйтәләр.
Символик образларның мәгънәләре аңлатыла:
буран туктаусыз улый – Мостафа күңелендәге газаплар көчәйгәннән –көчәя;
җил йомшак, шәфкатьле; җил, буран дөньяның астын өскә китерердәй булып кузгалган, дулый; әнисенкүз алдына китергәндә, җил йомшак, шәфкатьле;
диңгез төпсез һәм салкын – бакыйлыкка күңел газаплары белән күчү;
юл – тормыш юлы, ана – бала мөнәсәбәтләрен аңлау юлы.
Әдәби детальнең вазифасы ачыклана.
Хикәянең тәэсир көчен арттыруда табигать образларының урыны күрсәтелә:карылдаучы каргалар, этләр өрү – халык аңында кайгы-хәсрәт, хәвеф-хәтәргә

Слайд 9Сызлану фәлсәфәсен ачу.
1. Хикәядә кемнәрнең елавы таптырыла: бала

елый; Фатыйма елый; әнисе яшь вакытта елый; әнисе үлем алдыннан, улын күрергә телдәп, саташып елый; хикәя ахырында Мостафа елый.
2. Хикәянең икенче җөмләсе һәм табигать сурәтләнгән урыннар кабат укытыла.
3. Ананың газаплануы тасвирланган урыннар тагын бер кат укылып, газапларының сәбәбе ачыклана:
- үлем газабы, җан бирү авырлыклары;
- улын соңгы тапкыр күрергә теләү, бала хәсрәте.
Сызлану фәлсәфәсен ачу.   1. Хикәядә кемнәрнең елавы таптырыла: бала елый; Фатыйма елый; әнисе яшь вакытта

Слайд 10Фәлсәфә фәнендә “трансцендентальлек” дигән төшенчә бар. Трансцендентальлек – кеше күрә торган

гадәти, табигый тормыштан югары, билгесез тормыш, теге дөнья. Ш.Камал кешенең реальлек белән трансцендентальлек чигендә торуын сурәтли.
“Көчле позиция” төшенчәсен ачыклау.
“Буран символы көчле позициягә чыгарылган” дигән фикер дәлилләнә:
буран символы көчле позициягә – әсәрнең исеменә чыгарылган;
буран символы көчле позициягә – әсәрнең башына һәм ахырына куелган.

Фәлсәфә фәнендә “трансцендентальлек” дигән төшенчә бар. Трансцендентальлек – кеше күрә торган гадәти, табигый тормыштан югары, билгесез тормыш,

Слайд 11Г.Гыйлмановның ”Язмышның туган көне” әсәре өстендә эш.
Әсәрдәге геройлар үзенчәлекле. Автор

кечкенә кыз Зөһрә күзлегеннән чыгып, тормышчан проблемаларны күтәрә. Кечкенә генә кыз күңелендә давыл күтәргән сорауларга җавап табарга тырыша. Автор балалар өчен файдалы үгет –нәсихәтләр дә бирә, ләкин алар күзгә бәрелеп тормый.Хикәяне анализлаганда, укытучыга зур вазифа тапшырыла. Ул хикәя ярдәмендә әдәби- теоретик материалны укучыларга үзләштерергә булышса, икенче яктан укучы күңеленә әхлак орлыклары сала. Сыйныфта тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнүче балалар да булырга мөмкин.Хикәя өстендә эш шушы үзенчәлекләрне истә тотып алып барыла.
Г.Гыйлмановның ”Язмышның туган көне” әсәре өстендә эш. Әсәрдәге геройлар үзенчәлекле. Автор кечкенә кыз Зөһрә күзлегеннән чыгып, тормышчан

Слайд 12Хикәя өстендә эшләгәндә укытучы укучыларга түбәндәге сорауларны бирә ала:
Зөһрә нинди кыз

булып үсә? Аңа хас сыйфатларны тасвирлаган урыннарны табып укыгыз.
 
2) Язмыш турында кызның уйлануларын табып укыгыз. Язмышны сез ничек аңлыйсыз?
 
3) Зөһрә кояшны күңелендә нинди образга әйләндерә? Бу үзенчәлеге аның нинди характер сыйфатларын сурәтли?
 
4) Икенче бүлектә Зөһрә күңеленең нинди сыйфатлары тасвирлана?
Сездә дә ул сыйфатлар бармы?
5) Зөһрә ни өчен минем әнием алтын дип әйтә?
Хикәя өстендә эшләгәндә укытучы укучыларга түбәндәге сорауларны бирә ала:Зөһрә нинди кыз булып үсә? Аңа хас сыйфатларны тасвирлаган

Слайд 13 ЙОМГАК
 
 
Мәктәптә хикәя жанрын өйрәнү түбәндәге үзенчәлекләргә нигезләнә:
Хикәя катлаулы булмаган вакыйгаларны

ача;
хикәя тормышның аерым бер мизгелен алып тасвирлый;
хикәя кешенең аерым бер сыйфатын ача.
Хикәя жанрын өйрәнгәндә укучы эзләнә, нәтиҗә ясый.
 
Мәктәп программасында өйрәнелә торган хикәяләр төрле проблемаларны күтәрәләр, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә нигезләнәләр. Хикәяләр әдәбият дәресләрендә укучыларны тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия булып торалар. Дөньяны танып белү әдәбиятта хикәяләрне өйрәнүдән башлана дип әйтергә мөмкин.
 
ЙОМГАК  Мәктәптә хикәя жанрын өйрәнү түбәндәге үзенчәлекләргә нигезләнә:Хикәя катлаулы булмаган вакыйгаларны ача;хикәя тормышның аерым бер мизгелен алып

Слайд 14Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Что такое shareslide.ru?

Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть