Һәр кешедә кояш бар
Аңа яктыртырга ирек бирергә кирәк
Сократ
“Түгәрәк өстәл».
Логик фикерләүне үстерү уены.
Уйнаучылар түгәрәкләнеп утыралар. Укучыларга үз фикерләрен әйтә алулары максат итеп куела. Укытучы һәр балага фразалар әйтә, үзенә әйтелгән җөмләне укучы тәмамлап куярга тиеш.
- Минем яраткан уеным … .
- Мин бүген бишле алдым, чөнки … .
- Кыш җитте һәм … .
Мин уйнарга яратам, шуңа күрә … .
- Көннәр салкын, чөнки … .
Коммуникатив уеннар балаларга аралашу өчен реаль шартлар тудыра, шулай итеп класс бүлмәсеннән чын реаль тормышка күпер сала.
« Хикәя- эстафета».
Уенда ике команда ярыша. Билгеле бер вакыт эчендә күмәк хикәя төзеп сөйләү бурычы куела. Һәр команда бер-ике генә җөмлә әйтә.
1нче команда башлый: Дүшәмбе көн иде. Мин мәктәпкә киттем.
2нче команда: Юлда миңа бер эт очрады.
1нче команда …
Озак пауза ясап торган командага штрафлар языла. Магнитофонга яздырып, үзләренә тыңлату әйбәт эффект тудыра.
Тестлар
Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.
Email: Нажмите что бы посмотреть