Презентация, доклад на тему Образ природы в творчестве Габдуллы Тукая

Максат һәм бурычлар : -Тукай шигъриятендәге табигатьне сурәтләү алымнарын табарга өйрәтү һәм аларның матурлык тудырудагы ролен билгеләү; - яңа технологияләр кулланып, табигать күренешләрен анализлауның яңа алымнары турында

Слайд 1




Тукай шигъриятендә

табигать сурәте

Казан шәһәре Совет районы
159 нчы лицей




Төзүче:Исмәгыйлова Гөлнур Наил кызы
I категорияле татар теле һәм
әдәбияты укытучысы

Тукай шигъриятендә

Слайд 2

Максат һәм бурычлар :

-Тукай шигъриятендәге табигатьне сурәтләү алымнарын табарга өйрәтү һәм аларның матурлык тудырудагы ролен билгеләү;

- яңа технологияләр кулланып, табигать күренешләрен анализлауның яңа алымнары турында мәгълүмат бирү;

-бөек шагыйребез Г.Тукай әсәрләре аша табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, аның гүзәллеге белән соклану хисләре уяту.

Җиһазлау: проектор, экран, презентация, татар теленең аңлатмалы сүзлеге, Г.Тукай шигырьләре һ.б.


Максат һәм бурычлар :       -Тукай  шигъриятендәге табигатьне  сурәтләү

Слайд 3


Туган телебез сагында торучы, туры

юл күрсәтүче йолдыз, маягыбыз ул – һичшиксез, Тукай. Тукайның үлемсез поэзиясе аша баланың эчке дөньясын баетуның нинди гади, кулай, тиз башкарыла торган ысул-алымнары бар? Бүген шул сорауларга бергәләп җавап эзләп карыйк.
Туган телебез сагында торучы, туры юл күрсәтүче йолдыз,  маягыбыз ул

Слайд 4







Туган авыл” җыры тыңлана.


Укытучы. Җырны тыңлаганда сезнең күңелдә нәрсә туды?



Көтелгән җавап: хис.
Сорау: Көтелгән җавап:
1. Нәрсә ул хис? Хис – дөнья вакыйгаларына күңел белән бәя бирү ул.

2 Хис туу өчен нинди Хис туу өчен сәбәп кирәк. Хисне
шартлар кирәк? тудыручы сәбәп – хиснең эчтәлеге була.
Хиснең нинди Хиснең дәрәҗәсе була, шулай ук юану
сыйфатлары бар? да хиснең бер сыйфаты.
4. Нинди хисләр була? Кайгы, шатлык, ярату, нәфрәт,
горурлык, кимсенү, соклану, мәхәббәт
хисләре.
Ә бу җырда нинди хисләр чагылыш таба? Һәр укучы күңелендә туган хисләрне әйтә. (Туган як матурлыгы белән соклану, горурлану, шатлану, тарихыбыз белән кызыксыну хисләре, тарих күз алдыннан уза).

Туган авыл” җыры тыңлана.  Укытучы. Җырны тыңлаганда сезнең күңелдә нәрсә

Слайд 5

Бик матур табигать күренеше сурәтләнгән


картина тәкъдим ителә. Беренче карашка рәсемгә
карауга укучыларда нинди хисләр туды? Картинада
нәрсәләргә сокландык ? Җаваплар тыңлана.
(Көтелгән җавап: Без рәсемгә карап, андагы матурлыкка
сокландык. Сихри күлгә, аллы – гөлле чәчәкләргә, биек тауларга, саф чиста һавага).

Димәк, матурлык ул соклану хисе тудыра.
Кеше җаны һәрвакыт матурлыкка сусап яши.
Аңа яңадан - яңа тәэсирләр, сокланулар кирәк, ә
соклану күңел юшкыннарын юа.
Бик матур табигать күренеше сурәтләнгән картина тәкъдим ителә. Беренче карашка рәсемгә

Слайд 7
Г.Тукай шигырьләреннән китерелгән юлларда картинада чагылыш тапканнарын эзләп табып,

укып күрсәтергә.
(Катнашучылар шушы шигырьләрне укыйлар).


Укытучы. Тукай тудырган табигатьнең сихри көче- сурәт- бизәкләрдән торган матурлык дөньясы.
Г.Тукай шигырьләреннән китерелгән юлларда картинада чагылыш тапканнарын эзләп табып, укып күрсәтергә. (Катнашучылар шушы шигырьләрне укыйлар).Укытучы. Тукай

Слайд 8Чагыштыру- бер предметны яки күренешне икенче предметка охшатып әйтүне белдерә.


Чагыштыру- бер предметны  яки күренешне икенче предметка охшатып әйтүне белдерә.

Слайд 9

Чагыштырулар. Алар ап-ак балыклар күк
Йөзәләр иртәдән кичкә кадәр.
Шунда туңып

бетмичә
Ярга чыкмыйлар һич тә.
(Җәй көнендә)
Карны җиңгән күк,
Төшә җиргә
Тонык ай яктысы;
Ай да куркынган шикелле: бер сары, бер ак төсе.
(Буран)
Саргая таллар,
Усаклар, алмагачлар һәм каен.
Хәстә төсле, арта
Сары төс аларда
Көн саен.
( Чыршы)

Йоклый шунда йолдызлар да өелеп
Оядагы йоклап яткан кошчыклардай.
(Ай һәм кояш)
Чыгып баш калкыта сахрада уҗым,
Яшел хәтфә шикелле итә җем- җем.
(Көз)
Бик хозур! Рәт- рәт тора, гаскәр кеби, чыршы, нарат.
Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап.
(Шүрәле)
Чагыштырулар. Алар ап-ак балыклар күкЙөзәләр иртәдән кичкә кадәр.Шунда туңып бетмичә Ярга чыкмыйлар һич тә.

Слайд 10
Эпитет- күренеш һәм предметның
сыйфатын, аерым билгеләрен белдерүче сурәт. Ул җөмләне

аеруча бизәп тора һәм аны табарга да җайлы.
Эпитет- күренеш һәм предметныңсыйфатын, аерым билгеләрен белдерүче сурәт. Ул җөмләне аеруча бизәп тора һәм аны табарга

Слайд 11
Эпитетлар
Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп
Ай ялтырый.
Искән әкрен җил белән

яфрак, агачлар калтырый
(Пар ат)
Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта;
Озак тормас, килер ак тунлы кыш та.
(Көз)
Ул авылның -һич онытмыйм,- һәр ягы урман иде
Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.
(Шүрәле)
Яхшы, хуш, батты кояш.йокларга яттым кич белән;
Өй эче тулы иде кичке һава, хуш ис белән.
(Су анасы)
ЭпитетларКич иде. Шатлык белән нурлар чәчепАй ялтырый.Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый (Пар ат)Күрәмсез, дусларым,

Слайд 12
Г.Тукай шигъриятендәге калын урманнар, сайрар кошлар.
хуш ис бөркегән чәчәкле

болыннар җир йөзенең башка төшләрендә юк сыман.
Көтелгән җавап. Чыннан да юк, моны Тукай гына
халыкча итеп сурәтли алган. ( “Иртә”, “Җир йокысы”,“Ай һәм кояш”, “Кояшка бер сүз”, “ Туган авыл”, “Туган җиремә” һ.б)
Юкка гына Тукай үз иҗатында туган як табигатен шулай сурәтләмәгән!
Г.Тукай шигъриятендәге калын урманнар, сайрар кошлар. хуш ис бөркегән чәчәкле болыннар җир йөзенең башка  төшләрендә

Слайд 13
РЕЛАКСАЦИЯ

РЕЛАКСАЦИЯ

Слайд 14



Тукай шигырьләре, әкиятләре
кечкенәдән белем алырга, эш сөяргә,

табигатьне
яратырга, аны сакларга өнди.

РЕКЛАМА

Тукай  шигырьләре, әкиятләре кечкенәдән белем алырга, эш сөяргә, табигатьне

Слайд 15



ПРОЕКТЛАР ЭШЕ БАШКАРУ

ТУКАЙ ШИГЪРИЯТЕНДӘ
ТУГАН ЯК ТАБИГАТЕ

ТӨРКЕМНӘРДӘ ЭШЛӘҮ
ПРОЕКТЛАР ЭШЕ БАШКАРУТУКАЙ ШИГЪРИЯТЕНДӘТУГАН ЯК ТАБИГАТЕ

Слайд 16


Тукай- буыннар шагыйре.
Татар халкы бар җирдә Тукай

бар, татар халкы яшәгәндә Тукай яшәячәк!
Тукай рухы безне кулга каләм алдыра. Без аңа карата күңелләребездә булган изге хисләребезне , саф тойгыларыбызны шигырьгә
күчерәбез. Очрашуыбызны Тукайга
багышлап язган шигырь юлларым
белән тәмамлыйсым килә.

Тукай- буыннар шагыйре. Татар халкы бар җирдә Тукай бар, татар халкы яшәгәндә Тукай яшәячәк!

Слайд 17 Шундый матур, ямьле язгы көндә
Бөек Тукай килгән дөньяга.

Бай иҗаты белән танылган ул Сокланмаслык кеше юк аңа.

Татар шигъриятенең нигез ташы,
Милләтемнең рухи кыйбласы. Янып торган якты маягыбыз,
Халкыбызның күңел кояшы.

Шундый матур, ямьле язгы көндә Бөек Тукай килгән дөньяга. Бай иҗаты белән танылган ул

Слайд 18Татар халкы данлы тарихын да
Тукай иҗатыннан эзләгән.
Шулар аша

рухи байлык алган, Яшәргә дә шуннан өйрәнгән. 

Бай мирасы аның беркайчан да
Үз кыйммәтен югалтмаячак.
Еллар үткән саен кадере генә
Һәр җирдә дә арта барачак.
 
Без Тукайны һич тә онытмабыз,
Күңелләрдә мәңге сакларбыз.
 Шагыйребез белән горурланып,
Ышанычын һәрчак акларбыз.
Татар халкы данлы тарихын да Тукай иҗатыннан эзләгән. Шулар аша рухи байлык алган,

Что такое shareslide.ru?

Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть