Слайд 1Сандугачлар кызы-
Клара Гарифовна Булатова
Слайд 2 Эшемнең максат һәм бурычлары:
Клара Булатова иҗаты һәм тормыш
юлы белән танышу;
Клара Булатовага Шагыйрә һәм олы Шәхес буларак бәя бирү;
татар әдәбиятында урынын билгеләү;
Клара Булатова күренекле балалар шагыйрәсе генә түгел, олы поэзия шагыйрәсе дә булуын ассызыклап үтү;
Клара Булатова иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.
тормыштагы гаделсезлекләрне күрә, аңлый һәм дөрес бәяләү;
дуслык һәм кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү.
Слайд 3Клара Гариф кызы Булатова
1936 елның 18 мартында Татарстан АССРның Сарман районы
Татар Карамалысы авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. Аның әтисе дә, әнисе дә укытучылар була, шуңа күрә Кларага бала чактан ук әти-әниләре белән бергә бер төбәктән икенче төбәккә күчеп йөрергә һәм төрле авыл мәктәпләрендә укырга туры килә. 1944 елда ул Сарман районының Югары Чыршылы авылында беренче класска керә, өченче класстан Ләке авылы җидееллык мәктәбендә укый, ә урта белемне Сарман урта мәктәбендә 1954 елда алып чыга. Шул ук елның кезеннән К. Булатова хезмәт юлын башлый — Түбән Ләшәү мәктәбендә башлангыч классларда балалар укыта, аннан соң төзелештә эшли, Әлмәттәге кенкүреш комбинатында кассир, «Төзүчеләр» клубында оештыручы була. 1962—1965 елларда ул яңадан мәктәптә — Әлмәт районының Колшәрип авылында тел-әдәбият, тарих укыта. Шунда, 1964 елда, КПСС сафларына алына.
Слайд 4 К. Булатованың шигъри иҗаты да нәкъ шул чорда тернәкләнеп китә.
Әле мәктәп елларында ук аерым шигырьләре матбугатта күренгән яшь шагыйрә актив рәвештә Әлмәттәге әдәби түгәрәккә йөри, һәм 1956 елдан башлап «Татарстан яшьләре», «Совет Татарстаны» («Социалистик Татарстан») газеталарында, «Пионер» («Ялкын»), «Азат хатын», «Совет әдәбияты» («Казан утлары») журналларында аның күп кенә шигырьләре дөнья күрә. Бераздан аерым шигъри цикллары «Њсү юлы», «Идел» альманахы, «Яшь үрентеләр» кебек күмәк җыентыкларда басыла.
Слайд 51965—1969 елларда К. Булатова В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының
татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Уку белән бергә иҗат эшен дә дәвам иттерә: 1965 елда аның шигъри бәйләме «Дуслык» исемле күмәк җыентыкта басылып чыга. Шагыйрәнең исеме тәнкыйтьтә җылы сүз белән телгә алына башлый. 1967 елда «Язлар алда» исемле мөстәкыйль китабы — лирик шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.
Слайд 6Университетны тәмамлаганнан соң К. Булатова Әлмәт районының Яна Кәшер урта мәктәбенә
тел әдәбият укытучысы булып китә. Тәҗрибәле укытучы буларак, 1978 елда аңа РСФСР Мәгариф министрлыгы тарафыннан «Укытучы-методист» дигән мактаулы исем бирелә.
Җитмешенче елларда шагыйрә тагын берничә шигырь җыентыгы чыгарды. Аның бер бәйләм шигырьләре русчага тәрҗемә ителеп, Мәскәүдә «Детская литература» нәшриятында чыккан «Песня, мечта и любовь» («Җыр, хыял һәм мәхәббәт») исемле күмәк җыентыкка да кертелгән. Шагыйрәнең егерме елдан артык иҗат эшчәнлеген чагылдырган шигырьләре 1981 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Гел кояшка карап» исемле күләмле китабында урын алган.
К. Булатова— 1970 елдан СССР Язучылар союзы члены.
Слайд 7Шагыйрә үзе килен булып төшкән йорт янында ире Нәфис, улы Марс,
кайнанасы Маһинур апа белән.
Әлмәт районы Яңа Нәдер авылы. Август,1991 ел.
Слайд 8К.Булатова чыгарган җыентыкларны санап китәсе килә:
“Язлар алда”, 1967
“Һәрвакыт янымда”, 1969
“Җәйләр җитсә”,
1972
“Һәр язның үз җыры”, 1978
“Гел кояшка карап”, 1981
“Марс китабы”, 1982
“Печән өсте”, 1986
“Хәтер тәрәзәләре”, 1989
“Миләш кагы”, 1991
“Курка димәгез әле”,
“Якты сагыш”, 1995
“Хәтер көзгесе”, 1995
“Әллә кайсын тыңласы”, 1996
“Шушы яктан, шушы туфрактан без”, 2000
Үзеннән-үзе туа җыр”, 2002
“Әрнү”, 2003
“Яшел каләм”, 2003
Слайд 9Клара Булатова сүзләренә язылган җ ы р л а р
Асылмалы күпер
Бәлки син үзедер
Кызара инде миләшләр
Кырга чыктым, юлга чыктым
Кыңгырау чәчәкләре
Онытма (икенче вариант)
Су буенда кыяк үлән
Тамчы җыры
Туган як сагышлары
Төштә күрдем
Шушы яктан, шушы туфрактан без
Шушындый тыныч төннәрдә
Язлар кайтты
Язлары еракта гомеремнең
Язмышымда язлар булып кал
Слайд 10Клара Булатова шигырьләренә көй язган композиторлар
Ифрат Хисамов
Хәлил Сәлимов
Марс
Макаров
Илдар Вәлиев
Марат Хөснуллин
Слайд 21Клара Булатова белән очрашу кичәсендәге күренешләр
Слайд 23Шагыйрәнең 75 яшьлек юбилее кичәсеннән күренешләр
Слайд 26Нәтиҗәләр :
Клара Булатова – көчле шәхес.
Клара Булатова әсәрләренең әдәби кыйммәте -
әсәрләрнең тәрбияви идея салынган эчтәлеккә ия булуда. Аның иҗаты буыннан-буынга күчеп укырлык, киң планда өйрәнерлек тирән иҗат.
Клара Булатова үзенең укучысына әсәрләре аша әхлакый кыйммәтләренең асылын аңлата.
Язучының фикерләре бүгенге көндә дә актуаль, тәрбияви эчтәлеккә ия.
Слайд 27Презентацияне Яр Чаллы шәһәре 10 нчы урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф
укучысы Сәмигуллина Гүзәл төзеде
- 2013-