Презентация, доклад на тему Муса Джалиль

Татар халкының бөек улы, герой-шагыйрь Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә.

Слайд 1Муса Җәлил – батырлык символы
Кунак җыйды шагыйрь... Яшьне, картны,  Ир-хатынны, дусны, якынны.  Шигырь булып,

тойгы чәчәк аткан  Йөрәк бакчасына чакырды.


Муса Җәлил – батырлык символыКунак җыйды шагыйрь... Яшьне, картны,  Ир-хатынны, дусны, якынны.  Шигырь булып, тойгы чәчәк аткан 

Слайд 2Татар халкының бөек улы, герой-шагыйрь Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов)

1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә.
Татар халкының бөек улы, герой-шагыйрь Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург

Слайд 3Гаиләсе
Әтисе Мостафа абзый
Әнисе Рәхимә Җәлилова 

ГаиләсеӘтисе Мостафа абзыйӘнисе Рәхимә Җәлилова 

Слайд 4Муса алты яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә, гаилә шәһәргә күчкәч, укуын

«Хөсәения» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Мәдрәсә елларында (1914-1917) матур әдәбият әсәрләрен яратып укый, Тукай, Дәрдмәнд, С. Рәмиев иҗатлары белән якыннан таныша, шулар тәэсирендә үзе дә шигырьләр язып, аларны мәдрәсәдәге кулъязма журналга урнаштыра бара.

Ибатулла Таналин (уртада), Муса Җәлилнең мәдрәсә буенча сыйныфташы. “Хөсәения”, 15 май, 1926 ел  

Майор Мөхәммәт Едиханов,  «Хөсәения» мәдрәсәсе буенча сыйныфташы

Муса алты яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә, гаилә шәһәргә күчкәч, укуын «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Мәдрәсә елларында

Слайд 5Бәхет
Кулыма мин «кызыл кылыч»ны алсам, Шулай шуннан «кызыл фронт»ка барсам, Олуг бер дәрт

белән сафка атылсам, Кулымны уртага, дошманга салсам, Бөтен куәт белән шунда сугышсам, Җиңелми мин һаман да алга барсам; Менә шунда берәр пуля очса-килсә, Килеп ул күкрәгемне бишкә киссә, Үлем кулы килеп басса — егылсам, Җаным күккә-гарешкә очса-китсә —  Менә шунда бәхетле мин, бәхет — шул. Минем чөн зур олуг шан, зур бәхет ул, Шулай, эшчем, кораллан, бар сугышка, Юлыңнан кайтма син, кирәк егыл-үл!
Октябрь, 1919.

1919 елның октябрендә, Оренбург шәһәре Дутов гаскәрләре тарафыннан камап алынган чорда, Төркстан фронты политидарәсе органы «Кызыл йолдыз» газетасында унөч яшьлек М. Җәлилнең «Бәхет» исемле шигыре басылып чыга

БәхетКулыма мин «кызыл кылыч»ны алсам, Шулай шуннан «кызыл фронт»ка барсам, Олуг бер дәрт белән сафка атылсам, Кулымны

Слайд 61919 елның декабрендә М. Җәлил туган авылы Мостафага кайта һәм мәктәп

балаларын, яшүсмерләрне бердәм оешмага туплау буенча культура-агарту эшләре алып бара. 1920 елның январенда М. Җәлилнең актив катнашы белән Мостафа авылы яшьләренең комсомол ячейкасы төзелә. 

1922 елның көзендә М. Җәлил Казанга килә. Башта ул «Татарстан» газетасы редакциясендә эшли

1923 елдан Татрабфакта укый башлый.

1925-1927 елларда М. Җәлил ВЛКСМның Орск өяз комитетында, аннары Оренбург губерна) комитетында инструктор булып эшли! 1927 елда аны комсомолның Бөтенсоюз киңәшмәсенә делегат итеп җибәрәләр. 

Бер үк вакытта ул 1927-1931 елларда I Мәскәү дәүләт университетының әдәбият-сәнгать факультетында укып югары белем ала.

1933-1934 елларда М. Җәлил Мәскәүдә татар телендә чыга торган «Коммунист» газетасының әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли. 

1938 елда студиядә укуын тәмамлап Казанга кайткач та, М. Җәлил опера театрының әдәби бүлек җитәкчесе булып эшләвен дәвам иттерә.

1939 елда М. Җәлил Татарстан Язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре итеп билгеләнә. Шул ук елны Казан хезмәт ияләре аны шәһәр советына депутат итеп сайладылар.
1919 елның декабрендә М. Җәлил туган авылы Мостафага кайта һәм мәктәп балаларын, яшүсмерләрне бердәм оешмага туплау буенча

Слайд 7Композиторлар белән аралашу, музыка дөньясы белән тыгыз бәйләнеш тоту Җәлил иҗатында

яңа үзгәрешләр тууга сәбәп була: әсәрләрендә лирик җылылык, музыкальлек, нәфислек, халыкчан табигыйлек хасиятләре көчәя, җыр һәм романслар иҗат итүгә игътибар арта.«Сагыну», «Җир җиләгем», «Җырым булсын бүләгем», «Карашларың» кебек хисләрнең сафлыгы һәм тирәнлеге белән «аерылып торганшигырьләр, композиторлар тарафыннан музыкага салынып, халыкның яратканҗырларына әвереләләр.

Җәүдәт Фәйзи (басып тора), утыралар (сулдан уңга): композитор Александр Ключарёв, шагыйрь Муса Җәлил, театр эшлеклесе Хәсән Гобәйдуллин. 1929 г.

Композиторлар белән аралашу, музыка дөньясы белән тыгыз бәйләнеш тоту Җәлил иҗатында яңа үзгәрешләр тууга сәбәп була: әсәрләрендә

Слайд 8«Алтынчәч» (1935-1941), «Илдар» (1940) драматик поэмалары нигезендә композитор Н. Җиһанов соңыннан

үзенең атаклы операларын иҗат итә.

Муса Җәлил (уңнан) һәм композитор Н. Жиһанов опера иҗат иткәндә

«Алтынчәч» (1935-1941), «Илдар» (1940) драматик поэмалары нигезендә композитор Н. Җиһанов соңыннан үзенең атаклы операларын иҗат итә.Муса Җәлил

Слайд 91941 елның июль аенда М. Җәлил армиягә алына. Башта ул Казан

гарнизоны хәрби частендә рядовой кызылармеец булып хезмәт итә, аннары Курск өлкәсендәге политработниклар әзерли торган алты айлык курсларга укырга җибәрелә. 1941 елның декабрендә курсларны тәмамлагач, өлкән политрук М. Җәлил Мәскәү аша фронтка китә (февраль, 1942).
1941 елның июль аенда М. Җәлил армиягә алына. Башта ул Казан гарнизоны хәрби частендә рядовой кызылармеец булып

Слайд 10Ул төньяк-көнбатыш фронтта чыга торган «Отвага» исемле газетаның алгы сызыктагы хәрби

корреспонденты итеп билгеләнә. 1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның часте чолганышта калып, М. Җәлил каты яраланган хәлендә дошман кулына эләгә. Шул көннән патриот шагыйрьнең фашист тоткынлыгындагы газаплы һәм героик тормыш этабы башлана. Иң мөһиме: Җәлил һәм аның иптәшләре ахыргы сулышларына кадәр Ватан алдында турылыклы булып калалар һәм фашизмга каршы көрәштә тиңдәшсез рухи ныклык, батырлык үрнәге күрсәтәләр.
Ул төньяк-көнбатыш фронтта чыга торган «Отвага» исемле газетаның алгы сызыктагы хәрби корреспонденты итеп билгеләнә. 1942 елның июнендә

Слайд 11Моабит төрмәсе

Моабит төрмәсе

Слайд 121944 елның февраль аенда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезденда суд була.

Фашистик хәрби суд аларны, «дәүләткә каршы җимерү эше» алып баруда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә.

Абдулла Алиш

Абдулла Баттал

Әхмәт Симаев

Гариф Шабаев

Гайнан Курмаш

Фуат Булатов

Зиннәт Хасанов

Сәлим Бухаров

Ахәт Әднәшев

Фуат Сәйфелмөлеков

Муса Җәлил

1944 елның февраль аенда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезденда суд була. Фашистик хәрби суд аларны, «дәүләткә каршы

Слайд 13«Моабит дәфтәрләре» - Җәлил поэзиясенең иң югары ноктасы. Моабит шигырьләрендә шагыйрьнең

шәхси образы, кичерешләре, фәлсәфи уйланулары аша кеше рухының бөеклеге, куркусызлыгы, гуманистик табигате, гаделлек һәм хаклык тантанасына якты ышанычы, туган иленә, туган халкына чиксез мәхәббәте гаҗәеп зур эмоциональ көч һәм сәнгатьчә камиллек белән гәүдәләнә.
«Моабит дәфтәрләре» - Җәлил поэзиясенең иң югары ноктасы. Моабит шигырьләрендә шагыйрьнең шәхси образы, кичерешләре, фәлсәфи уйланулары аша

Слайд 14 Муса Җәлил хатыны Әминә белән
Муса Җәлил кызы Чулпан белән
Кызы Чулпан

узенең балалары белән
Муса Җәлил хатыны Әминә беләнМуса Җәлил кызы Чулпан беләнКызы Чулпан узенең балалары белән

Слайд 15Муса Җәлил һәйкәле

Муса Җәлил һәйкәле

Слайд 16Автор: Аммосова Ангелина, г. Елабуга, МБОУ СОШ № 6, 9А

Автор: Аммосова Ангелина, г. Елабуга, МБОУ СОШ № 6, 9А

Что такое shareslide.ru?

Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть