Презентация, доклад на тему Х.Туфан Киек казлар татарский язык

Максат: Уыусыларҙы шағирҙең тормышы həм ижады менə таныштырыу, сәнгатле уқу, анализлау күнекмәләре үстерү, әхлак тәрбийсе бирү Методы: эзләнү, тикшеренү ысулы, әңгәмә, әсәргә анализ ясау, сәнгатьле сөйләм телен үстерү, сүзлек өстендә эшләү. Җиһазлау: интерактив такта,

Слайд 1
Хәсән Туфандың “Кейек каҙҙар” шиғырына анализ (7 класс)

Хәсән Туфандың “Кейек каҙҙар” шиғырына анализ (7 класс)

Слайд 2Максат: Уыусыларҙы шағирҙең тормышы həм ижады менə таныштырыу, сәнгатле уқу, анализлау

күнекмәләре үстерү, әхлак тәрбийсе бирү Методы: эзләнү, тикшеренү ысулы, әңгәмә, әсәргә анализ ясау, сәнгатьле сөйләм телен үстерү, сүзлек өстендә эшләү. Җиһазлау: интерактив такта, Х.Туфан иҗатына багышланган презентация эше, шагыйрьнең портреты, шигырьләр җыентыгы, Х.Туфан турында истәлекләр.



Максат: Уыусыларҙы шағирҙең тормышы həм ижады менə таныштырыу, сәнгатле уқу, анализлау күнекмәләре үстерү, әхлак тәрбийсе бирү

Слайд 3 Тормыш юлы
Хәсән Туфан 1900 елның 27нче ноябрендә (яңа стиль белән 9

декаберьдә) Казан губернасы Аксубай өязе Иске Кирмәт авылында крестьян гаиләсендә унынчы бала булып туа. 1905 елгы революциядән соң Иске Кармәттә мәктәп ачыла. Хәсән, шушы мәктәпкә йөрү белән бергә, күрше чуаш авылындагы мәктәптә бер ел русча да укый.

1914 елның язында Хәсән Тобол губернасының Ахман авылында яңа җир алган абыйлары янына китә һәм алар белән бергә җир астында бакыр кочеданы чыгару эшенә керешә. Шул ук елны абыйлары аны Уфадагы "Галия" мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр. Анда ике ел укыганнан соң, укуын дәвам итү өчен акча табарга дип, Уралдагы Лысьва заводына эшкә керә.

1918-1923 елларда Урал һәм Себер мәктәпләрендә укыта, үзлегеннән белемен тирәнәйтә. 1924 елда Туфан Казанга килә һәм шунда төпләнеп кала. Башта Бишбалта бистәсендә балалар укыта, аннары "Совет әдәбияты" журналы редакциясендә, радиокомитетта эшли.

Шагыйрь биредә hади Такташ, Гадел Кутуй, Муса Жэлил, Нигъмәти кебек якын дуслар таба, үзенең олы мәхәббәтен – артист Луиза Салиәсгарованы очрата һәм аның белән тормыш корып җибәрә.

Ил күләмендә барган репрессия афәте Х. Туфанны да читләтеп үтми: 1940 елда аны гаепсезгә кулга алалар һәм Казан төрмәсенә ябалар. Аны, "халык дошманы" дип гаепләп, атарга хөкем итәләр, ләкин тиздән бу карарны ун ел төрмә белән алыштыралар. Соңрак аны Себергә сөргенгә җибәрәләр. Аңа Казанга кайтырга 1956 елда СССРның Генераль прокуратурасы тарафыннан тулысынча акланганнан соң гына рөхсәт итәләр.

1981 елның 10 июнендэ шагыйрь вафат була.

Тормыш юлы Хәсән Туфан 1900 елның 27нче ноябрендә (яңа стиль белән 9 декаберьдә) Казан губернасы Аксубай

Слайд 4 Иҗаты
1924 елда "Кызыл Татарстан" газетасында X. Туфанның беренче шигыре басыла. Шуннан

соң кыска гына вакыт эчендә ул татар поэзиясенә эчтәлек ягыннан да, форма өлкәсендә дә яңалык алып килгән үзенчәлекле шагыйрь булып таныла.
Тоткынлык елларында аның поэзиясе яңа югарылыкка күтәрелә. Бу елларда язган шигырьләрендә ("Алга барышлый", "Иртәләр җитте исә", "Гөлләр инде яфрак яралар", "Үзеңә бүләк итәсе иде", "Чәчәк сибелә җилдә", "Агыла да болыт агыла", "Сиңа", "Ромашкалар", "Тамчылар ни диләр", "Тургай нигә дәшми", "Әйткән идең", "Кая шулай ашыгасың, йөрәк", "Сүз кушасы килә талларга”һ. б.) аның иҗаты тирән лирик моң һәм киң фәлсәфи аһәң белән байый.
Утызынчы елларда шагыйрь иҗатында «Ант» поэмасы, 1935, «Озату», «Ак каен» җырлары, «Тимеркәй турында баллада», «Юкмыщ бабай малае» әкият-поэмасы һ. б. иҗат ителә. «Алга барышлый», «Иртәләр җитте исә», «Гөлләр инде яфрак яралар», «Үзеңә бүләк итәсе иде», «Чәчәк сибелә җилдә», «Моабитны күрдем төшемдә», «Агыла да болыт агыла», «Сиңа», «Ромашкалар», «Тамчылар ни диләр», «Тургай нигә дәшми», «Әйткән идең», «Иртәләрем-кичләрем», «Сөйли торган материя», «Кая шулай ашыгасың, йөрәк?», «Сүз кушасы килә талларга», «һиндстанны эзлим», «Төннәрдә дә уяу далада» кебек лирик-фәлсәфи энҗеләр туа. Алтмышынчы-җитмешенче елларда («Тимә Ибәтемә», «Упкыннар өстендә», «Кайда син, романтика?», «Еракларга алып киттеләр», «Могикан» һ. б.) поэма һәм балладаларын, тематик шигырь циклларын («Ә үткәнгә хатлар бармыйлар», «Лирик хатлардан», «Кармәт истәлекләре» һ.б.) иҗат итә.


Иҗаты  1924 елда

Слайд 5 Шагыйрь исеме мәңгелек Яр Чаллы шәһәрендә Хәсән Туфан проспекты

Шагыйрь исеме мәңгелек   Яр Чаллы шәһәрендә  Хәсән Туфан проспекты

Слайд 6Киек казлар
Яңгырларда, явымнарда, Давылларда-җилләрдә Киек казлар кыйгылдаша Мин белмәгән телләрдә. Киек казлар кыйгылдаша, Җырлашалар микәнни? Туган илләр

кала бит, дип, Елашалар микәнни? Безнең дә бит шулар сыман Киткән еллар бар иде; Кыйгак-кыйгак, илем ерак, Дигән чорлар бар иде. Киек казлар кыйгылдаша, Сау бул, якташ, диләрдер. Әллә кайтыр, әллә кайтмас Безнең башлар, диләрдер. Казлар кебек очасылар — Китәселәр юк минем; Кыйгак-кыйгак, илем ерак, Дияселәр юк минем. Кыйгылдашып болытларда Мин белмәгән телләрдә, Киек казлар китеп бара Мин күрмәгән илләргә.
Киек казлар  Яңгырларда, явымнарда, Давылларда-җилләрдә Киек казлар кыйгылдаша Мин белмәгән телләрдә.  Киек казлар кыйгылдаша, Җырлашалар

Слайд 7
Шагыйрьнең “Киек казлар” шигыренә анализ ясау.

I. Лирик әсәрне анализлау планын искә

төшерү.
Язылу вакыты. Реаль-биографик һәм фактологик аңлатмалар (билгеле һәм кирәк булса).
Жанры.
Лирик геройга бәя. Аның сурәтләнгәннәргә мөнәсәбәте, кичереше, фикере.
Тема, төп эчтәлек.
Хисләр бирелеше, үсеш-үзгәреше.
Төп образлар, аларның әһәмияте, яңалыгы.
Сөйләм үзенчәлекләре, сурәтләү чаралары.
Әсәрнең төзелеше.
Шигырь төзелеше ягыннан бәя. Ритм һәм рифма.
Шагыйрьнең “Киек казлар” шигыренә анализ ясау.I. Лирик әсәрне анализлау планын искә төшерү.Язылу вакыты. Реаль-биографик һәм фактологик аңлатмалар

Слайд 8Сорауларга җавап бирегез
1. Әсәрнең жанрын билгеләгез
2. Әсәрнең тематикасын билгеләргә
3. Әсәрнең төп

идеясе нәрсәдә?
4. Шагыйрьнең эчке кичерешләре чагылу үзенчәлеге (шәхси хис, гомуми хис һәм автор фикере туры киләме?)
5. Лирик герой (аның хисләре, кичерешләре, өметлэре, шомланулары, рухи доньясын ачуы): хис дәрәҗәсе, хиснен сәбәбе, юану.
6. Юану кайсы строфада ачык куренә?
7. Әсәрдә нинди тел-сүрәтләу чаралары күрәсез?
8. Әсәрнең интонациясе турында нәрсә әйтә аласыз?
9. Әсәрнең ритмик төзелеше. Рифмасы.
Сорауларга җавап бирегез1. Әсәрнең жанрын билгеләгез2. Әсәрнең тематикасын билгеләргә3. Әсәрнең төп идеясе нәрсәдә?4. Шагыйрьнең эчке кичерешләре чагылу

Слайд 9Киек казлар
Яңгырларда, явымнарда, Давылларда-җилләрдә Киек казлар кыйгылдаша Мин белмәгән телләрдә. Киек казлар кыйгылдаша, Җырлашалар микәнни? Туган илләр

кала бит, дип, Елашалар микәнни? Безнең дә бит шулар сыман Киткән еллар бар иде; Кыйгак-кыйгак, илем ерак, Дигән чорлар бар иде. Киек казлар кыйгылдаша, Сау бул, якташ, диләрдер. Әллә кайтыр, әллә кайтмас Безнең башлар, диләрдер. Казлар кебек очасылар — Китәселәр юк минем; Кыйгак-кыйгак, илем ерак, Дияселәр юк минем. Кыйгылдашып болытларда Мин белмәгән телләрдә, Киек казлар китеп бара Мин күрмәгән илләргә.

Киек казлар Яңгырларда, явымнарда, Давылларда-җилләрдә Киек казлар кыйгылдаша Мин белмәгән телләрдә.  Киек казлар кыйгылдаша, Җырлашалар микәнни?

Слайд 10Йомгаклау сүзе.
Шигырьдә җанландырылган хисләр – бер шагыйрь хис-кичерешләре генә түгел, ә

бәлки гомумкешелек хис-кичерешләре. Бу хакта шагыйрь Сибгат Хәким: “Бу шигырьдә Туфанның үз биографиясе генәме? Юк, бик күпләрнең язмышын искә төшерә, бик күп нәрсәләр турында уйландыра бу шигырь... “Киек казлар” кыйгылдавы артыннан бүтән авазлар – кешеләр авазын да ишетәм. Чын художникның биографиясен мин тау токымына охшатам. Тау токымына карап, тауның үзе турында, кичергән еллары турында сөйли алмыйлармыни?”
Йомгаклау сүзе.Шигырьдә җанландырылган хисләр – бер шагыйрь хис-кичерешләре генә түгел, ә бәлки гомумкешелек хис-кичерешләре. Бу хакта шагыйрь

Слайд 11 Презентацияне әзерләде: Суфиярова Раушания Шарифьяновна

Югары Тәтешле икенче санлы урта мәктәбенең беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Презентацияне әзерләде:   Суфиярова Раушания Шарифьяновна

Что такое shareslide.ru?

Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть