Слайд 1
Проект эшенең темасы:
“ФДГББС таләпләренә туры килә торган
хәзерге заман татар теле
дәресенең моделе”
(татар теленнән ФДГББС таләпләренә туры китереп эшләнгән “Җыйнак һәм җәенке җөмләләр” темасына дәрес эшкәртмәсе мисалында )
Слайд 2Проект эшенең планы
I. Кереш
II. Теманың эшләнеш этаплары
2.1.Педагогик технологияләр турында төшенчә
2.2.
Заманча дәресләрнең өстенлекләре
III. Көтелгән нәтиҗә
IV. Кулланылган әдәбият
Слайд 3Проектның актуальлеге: заман, мәктәп, бүгенге көндә укытучылар алдына зур таләпләр куя,
укучы мәктәпне тәмамлаганда, көндәшлеккә сәләтле, замана технологияләре, тирән белем белән кораллаган һәрьяктан камил булып өлгерергә тиеш. Димәк, укучы дәрестә ирекле тыңлаучы, әзер белемне кабул итүче генә түгел, ә бәлки аны үзе кызыксынып эзләп алучы, ә алган белемне гамәли куллана алырлык дәрәҗәдә булырга тиеш.
Слайд 4Проектның яңалыгы: ФДГББС таләпләре килеп кергәннән соң, без укучыларда гражданлык позицияләре
формалаштырып, шәхескә йогынты ясау юлларын эзләргә тиеш. Педагогларның укучылар үзләштергән белемнәрен гамәли куллана белүләренә, мәгълүмати тирәлектә ориентлашу осталыкларына, иҗади фикерләү сәләтләрен үстерүгә игътибарлы булуы мөһим.
Слайд 5
Проектның проблемасы: ФДГББС шартларында татар теле дәресләрен ничек оештырырга?
Проектның максаты: яңа төр дәресләр моделен бирү.
Проектның бурычлары:
“технология”, “метод”, “алым”, “ысул” төшенчәләрен ачыклау;
универсаль уку гамәлләреннән килеп чыккан нәтиҗәләрне аңлау;
заманча дәреснең структурасын ачыклау;
алган белемнәрен гамәлдә кулланып, дөрес язма һәм сөйләм күнекмәләренә ия булган шәхес тәрбияләү юллары.
Слайд 6 Тикшерү объекты: ФДГББС таләпләренә туры килә торган
татар теле дәресенең моделе.
Тормышка ашыру этаплары:
темага караган материаллар эзерләү;
кирәкле информацияне эзләү һәм билгеләү, мәгълүмати эзләнү ысулларын куллану;
хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре урнаштыру;
презентация төзү;
проектны яклау.
Слайд 7Көтелгән нәтиҗә:
Шәхси нәтиҗәләр:
туган телебезгә хөрмәт белән карау, ихтирам хисләре булдыру;
туган
илең, халкың, җирең белән горурлану хисләре тәрбияләү;
дөньяга җайлаша белү күнекмәләре формалаштыру;
җәмгыятьтә бер – береңне яклап, ихтирам итеп яшәргә омтылыш тәрбияләү.
Слайд 8 Метапредмет нәтиҗәләр:
телдән һәм язма сөйләмдә бирелгән мәгълүматны дөрес аңлау;
куелган мәсьәләгә иҗади
якын килү, чишү;
укыту гамәлләрен планлаштыра һәм бәя бирә белү;
уңыш һәм уңышсызлыкның сәбәпләрен ача белү, шуннан чыгып уңышлы юллар билгеләү;
танып белү һәм шәхси өлкәдәге рефлексия;
алган белемне символлар белән чагылдыру, символ аша аңлата белү;
мәгълүмат эзләү, табу, башкаларга тапшыру эшчәнлеген активлаштыру.
Слайд 9
Предмет нәтиҗәләре:
Дәрес материалын уңышлы үзләштергән балалар түбәндәге белем һәм күнекмәләргә ия
булырга тиешләр:
телнең грамматикасы буенча нигезле белем алу;
телне камил белгән шәхескә карата хөрмәтле булу;
белемнәрне тормышта куллана белү осталыгына ирешү.
Слайд 10 Педагогик технология - белем бирүнең иң уңышлы юлларын өйрәнә
торган фән, педагогик процесста кулланыла торган ысуллар, чаралар системасы, белем бирү процессы..
Слайд 11
Татар теле дәресләрендә нәтиҗәле кулланыла торган педагогик технологияләр:
1. Компьютер технологиясе
2. Үстерешле
укыту технологиясе
3. Проектлар технологиясе
4. Уен технологиясе
Слайд 12Татар теле дәресенең этаплары:
Ориентлаштыру – мотивлаштыру
1. Уңай психологик
халәт тудыру
2.Актуальләштерү
3. Уку мәсьәләсен кую
II. Уку мәсьәләсен адымлап чишү
1.Уку мәсьәләсен чишү
2.Белемнәрне ныгыту
3.Яңа белемнәрне үзләштерүне беренчел тикшерү
III. Рефлексия
1.Өй эше бирү
2.Йомгаклау рефлексиясе. Үзбәя
Слайд 13Хәерле көн, укучыларым!
Кәефләрегез
ничек?
Слайд 14Әйтү максатыннан чыгып җөмлә төрләре
Хикәя җөмлә
Сорау җөмлә
Тойгылы җөмлә
Боерык җөмлә
Слайд 15Язгы каникулда ничек ял иттең?
Син яз фасылын яратасыңмы?
СОРАУ ҖӨМЛӘЛӘР
Кара
каргалар, сыерчыклар
кайттылар.
Урамда гөрләвекләр ага.
ХИКӘЯ ҖӨМЛӘЛӘР
Их, ямьле дә соң язгы табигать! Бүген көн нинди матур!
ТОЙГЫЛЫ ҖӨМЛӘЛӘР
Әйдәгез, табигатьне саклыйк!
Кошларга оялар ясыйк!
БОЕРЫК ҖӨМЛӘЛӘР
Слайд 16“Җөмләнең баш кисәкләре” темасына тестны тикшер!
б) җөмләнең баш килештә килеп, башка
сүзгә буйсынмаган кисәге.
а) кем? нәрсә?
в) җылы, салкын
а) ия турында нәрсә дә булса хәбәр итә һәм аңа буйсынып килгән кисәк
а) нишли? нишләде? нишләгән?
Слайд 17Тестны бәяләү:
5 балл – хатасыз эш;
4 балл – 1 хата бар;
3
балл – 2 хата бар;
2 балл – 3 хата;
1 балл – 4 хата
Слайд 18Зәңгәрләнә күкләр.
Гөрләвекләр ага.
Карлы кыеклардан
Ак тамчылар тама.
(Гамил Афзал)
Слайд 191) Зәңгәрләнә күкләр.
2) Гөрләвекләр ага.
3) Карлы кыеклардан ак тамчылар тама.
Слайд 20Дәреснең темасы :
җыйнак һәм җәенке җөмләләр
Слайд 2188 нче күнегүне бәяләү
5 балл - әгәр язуыгыз чиста, хатасыз булса;
4
балл - 1-2 хәреф хатасы бар;
3 балл - ия белән хәбәрне тапканда хата китсә;
2 балл - 1-2 хәреф хатасы, ия белән хәбәрне тапканда 1 хата китсә;
1 балл - 1-3 хәреф хатасы , ия белән хәбәрне тапканда 2 хата китсә;
Слайд 22 Әйтү максатыннан чыгып җөмләләр ничә төркемгә бүленде?
Җөмләнең баш кисәкләре
ничә?
Тамчы тама тып та тып.
Бу җөмләдә ничә ия бар?
4
2
1
Слайд 23Сүзләрдән җөмләләр төзеп язабыз
1) сагынып, яз, килде, көткән
2)
йөгерде, гөрләвекләр
3) куйдым, вазага, тал, мин, ботаклары
4) бөреләр, тиздән, күренер, нәни
5) нинди, яз, ямьле
Слайд 24Эшебезне бәялибез
5 балл - әгәр язуыгыз чиста, хатасыз булса;
4 балл -
1-2 хәреф хатасы булса;
3 балл - бер җөмләне дөрес төземәгән булсагыз;
2 балл - 2 җөмләне дөрес төземәгән булсагыз;
1 балл – 3 җөмләне дөрес төземәгән булсагыз;
Слайд 25Уйла, фикер йөрт, җавабыңны дәфтәреңә яз!
1. Җыйнак җөмләнең номерын яз.
2.
1нче җөмләдән җыйнак җөмлә ясап яз.
3. Ничәнче җөмләнең иясе алмашлык белән белдерелгән? Җөмләнең номерын һәм алмашлыкны яз.
4. Биредә тойгылы җөмлә бармы? Булса номерын яз.
5. Җыйнак җөмләдән җәенке җөмлә ясап яз.
Слайд 261. 2
2. Яз килде.
3. 3, мин
4. 5
5. Гөрләвекләр ашыгып йөгерде. (Нәни
гөрләвекләр йөгерде.
Җитез гөрләвекләр йөгерде.)
Иптәшеңнең эшен тикшер!
Слайд 27Иптәшеңнең эшен бәялә!
5 балл – хатасыз эш;
4 балл – 1 хата;
3
балл – 2 хата;
2 балл – 3 хата;
1 балл – 4 хата.
Слайд 281. Яз җитте.
2. Көннәр җылынды.
3. Кара каргалар кайтты.
4. Сыерчыклар килде.
5.
Кошлар оя ясыйлар.
Җәенке җөмләләргә әйләндереп языгыз!
Слайд 29Өй эшен сайлап алыгыз!
1. Дәреслекнең 64нче битендәге 89нчы күнегү биремнәрен үтәргә.
(3 балл)
2. Дәреслекнең 64нче битендәге рәсем буенча, җыйнак һәм җәенке җөмләләр кулланып, хикәя язарга. (4 балл)
3. “Табигатьтә яз” темасына җыйнак һәм җәенке җөмләләр кулланып хикәя язарга. Һәр җөмләнең баш кисәкләренә сызарга. (5балл)
Слайд 30Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя
Бәяләү нормалары:
“5”ле - 17-20 балл
“4”ле - 14-16 балл
“3”ле – 11-13 балл
“2”ле - 10 баллдан әз
Слайд 31Дәрес турында фикерем
- Мин дәресне аңладым.
Иптәшемә аңлата алам.
- Мин дәресне аңлап
бетермәдем.
- Мин дәресне аңламадым.
Слайд 32Кулланылган әдәбият
1. Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр. Дүртъеллык
башлангыч татар мәктәбенең 3-4нче сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма. Казан: “Мәгариф – Вакыт”, 2012.
2. Вәлиева Ф.С.,Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту. – Казан: Раннур, 2000
3. Җәләлиев Ш.Ш. Татар халык педагогикасы. – Казан:Мәгариф, 2000
4. Мияссарова И.Х, Фәйзрахманова К.Ф. Татар теле. Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныфында эшләүче укытучылар өчен методик кулланма. Казан: “Мәгариф – Вакыт”, 2012
5. Интернет ресурслары