Презентация, доклад Туфановские чтения(на тат.яз)

Мин ,”Иске Кыязлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 8нче сыйныф укучысы ,Җәләлетдинова Ләйсән булам. Якташ язучыбыз,мәшһүр татарр шагыйре –Х.Туфан иҗатын пропагандалауга үземнең дә өлешемне кертәсем килә.Чөнки һәрбер милләт кешесе үзенең тарихын,гореф-гадәтләрен,традицияләрен,күренекле шәхесләрен белергә тиеш.”Үткәнен белмәгәннең киләчәге

Слайд 1“Ул кабызган ялкын мәңге сүнмәс”


“Ул кабызган ялкын мәңге сүнмәс”

Слайд 2Мин ,”Иске Кыязлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 8нче сыйныф укучысы

,Җәләлетдинова Ләйсән булам. Якташ язучыбыз,мәшһүр татарр шагыйре –Х.Туфан иҗатын пропагандалауга үземнең дә өлешемне кертәсем килә.Чөнки һәрбер милләт кешесе үзенең тарихын,гореф-гадәтләрен,традицияләрен,күренекле шәхесләрен белергә тиеш.”Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк,”- диләр. Ак төбәкнең “йөзек кашы” булган Хәсән ага Туфан белән мин нык горурланам.
Үткән ел “Туфан укулары” конкурсында катнашып дипломант булдым. Конкурс миндә бары тик яхшы тәэсирләр калдырды. Әлеге конкурстан мин илһамланып,”иҗат кәрзине”мә бик күп файдалы мәгълүмат туплап,сихри хисләр өермәсенә төренеп кайтып киттем..
Ә бу елны кабат “Икенче Туфан укулары”нда катнашырга булдым.
Мин ,”Иске Кыязлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең 8нче сыйныф укучысы ,Җәләлетдинова Ләйсән булам. Якташ язучыбыз,мәшһүр татарр

Слайд 3“Ул кабызган ялкын мәңге сүнмәс”
Презентацияне мин шулай атадым.Чөнки Х. Туфанның иҗаты

мәңгелек,ул кабызган ялкын һәрбер йөрәк типкәндә яшәр,яшиячәк. Без ,мәктәп укучылары,Хәсән аганың кабатланмас иҗатын буыннан-буынга тапшырырга ,кадерләп сакларга тиешбез.
Татар әдәбияты талантлы шагыйрь-язучыларга гаять бай. Алар үзенең иҗаты белән укучыны тәрбияли, әдәби зәвыгын тирәнәйтә, аны тагын да камилрәк булырга өнди. Шулар арасында аерым берләре рухи камилләштереп кенә калмый, үз дөньясында “яшәтә башлый”, шәхси яшәешенең байлыгы белән шаккаттыра. Иҗаты узган гасырда халык тормышыннан, күңеленнән үткән шомлы елларның җанлы сәхифәсе булып яңгыраган, һәр шигыре кешелекне кабат ул ялгышлардан саклау омтылышы булып укылган Х.Туфан иҗаты һәм шәхесе әнә шундыйлардан. Шагыйрь иҗатын өйрәнгән вакытта Х.Туфанның Аксубай районы Иске Кармәт авылында урнашкан музей-йортына сәяхәт кылу-иң дөрес юл булыр.
“Ул кабызган ялкын мәңге сүнмәс”Презентацияне мин шулай атадым.Чөнки Х. Туфанның иҗаты мәңгелек,ул кабызган ялкын һәрбер йөрәк типкәндә

Слайд 7Татарстан республикасында шәхси әйберләр саклануы ягыннан иң бай булган бу музейда

шагыйрьнең 1500 шәхси әйберләре саклана. Матур, төзек йортлы, иң беренче үзенең гадилеге белән җәлеп иткән авылда монда килүчеләрне шагыйрь хөрмәтенә утыртылган мәһабәт пар каен һәм Х.Туфанның бюсты каршы ала. Курчак өе кебек җыйнак, кояш кебек балкып торган, сарыга буялган агач йорттан, җылылык бөркелеп тора. Үрелгән читән койма, лапас, келәт бу йортка җанлылык өсти, килгән кунакларны, үзләре дә сизмәстән, узган гасырның утызынчы елларына алып китә. Өй эченнән Хәсән Туфан тавышы килгән кебек һәм менә-менә ул үзе дә безне каршы алырга чыгар төсле тоела
Татарстан республикасында шәхси әйберләр саклануы ягыннан иң бай булган бу музейда шагыйрьнең 1500 шәхси әйберләре саклана. Матур,

Слайд 11Эш өстәле, киемнәре, үз кулы белән язылган җыр сүзләре, 500 китапны

(хәтта 1907 нче елда басылганнары да бар) туплаган китапханәсе, кайчандыр аның йөз чагылышын үзенә сеңдергән зур көзге, юл чемоданы, дусларының фотосурәтләре, Луиза Салиәскарованың иң авыр елларда да күп кенә документларын, кан сату талоннарын саклап калган ридикюле.Болар барысы да безне Х.Туфанның иң авыр, газаплы еллары, ул кичергән фаҗигаләр белән тетрәнергә, ул күргән газап-михнәтләрнең бер кыйпылчыгын гына булса да тоярга мөмкинлек бирә, китапларга язарлык Туфан – Луиза мәхәббәтенә тагын бер кат сокланырга мәҗбүр итә. Әйтерсең лә, шигърият күгендә якты, мәңге сүнмәс йолдыз булып кабынуы өчен Х.Туфанның нәкъ әнә шундый сикәлтәле, авыр һәм фаҗигале сәхифәләр, йөрәккә кара кан булып утырырдай хәсрәтләр аша үтүе кирәк булган.
Эш өстәле, киемнәре, үз кулы белән язылган җыр сүзләре, 500 китапны (хәтта 1907 нче елда басылганнары да

Слайд 122015 елның 9 декабрендә татар поэзиясенең классик шагыйре, Татарстанның Габдулла Тукай

исемендәге дәүләт бүләге иясе Хәсән Туфанның тууына 115 ел булды.
Бу көнне Аксубай Мәдәният йортында Казан шәһәреннән чакырылган кунаклар катнашында Хәсән Туфанның тууына 115 ел тулуга багышланган республика чарасы үтте.
Нәкъ менә шул көннән башлап, мин Х.Туфан иҗатына багышланган зур чаралар белән кызыксына башладым.
2015 елның 9 декабрендә татар поэзиясенең классик шагыйре, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Хәсән Туфанның

Слайд 142016 нчы елның 6 нчы декабрендә Аксубай мәдәният йортында Х.Туфанга багышланган

беренче зональ конкурс булып узды.Конкурстта якташ язучыбызның иҗаты белән кызыксынучы дусларыбыз катнашты.Алар Чистай,Алексеевск,Норлат,Биләр районнарыннан килделәр.
Әлбәттә Аксубай җирлегендә яшәүче иҗади дусларыбыз да бик тырышып әлеге конкурска әзерләнделәр.Әлеге зур чарада башкалабыздан килгән олы кунаклар да катнашты:
Салихов Данил Хабибрахман улы – Татарстан язучылар берлеге рәисе
Юнусова Асия Шәйхирази кызы – журналист,язучы
 Гиматдинова Василя Шәрипҗан кызы –Аксубай җирлеге рәисе урынбасары
 Минханова Рушания Фоат кызы– Хәсән Туфан музеена нигез салучы
Гиматдинова Нәбира Минәхмәт кызы – Татарстан Республикасының халык язучысы, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе
Бобкова Галина Павловна –Ветераннар советы рәисе
  Низамова Раушания Минабетдин кызы – Халык мәгарифе отличнигы, Сажиды Сөлейманова исемендәге премия лауреаты, Заслуженный учитель РФ
                        .

2016 нчы елның 6 нчы декабрендә Аксубай мәдәният йортында Х.Туфанга багышланган беренче зональ конкурс булып узды.Конкурстта якташ

Слайд 17 Туфан ага иҗатының өч чорының кайсысын гына һәм нинди генә

темага язылган шигырьләрен алсак та, Туфанга гына хас стилистик, лексик чаралар белән баетылган әсәрләре белән танышасың.Рус шагыйре М.Дудин сүзләре белән әйтсәк, ул – “уникаль талантка ия шагыйрь»
Әйе,Хәсән Туфан шигърияте – ул серләргә бай дөнья.Туфан шигырьләрендәге серне ачу сиңа ләззәт бирсә,иҗат куанычы китерсә, шул серне башкаларга сөйләү икеләтә сөенеч алып килә.
“Туфан” дигән бөек шигърият бар!Әнә шул шигъриятне тагын – тагын ачасылар бар әле!
Хәсән Туфан – татар поэзиясенең горурлыгы.
Туфан ага иҗатының өч чорының кайсысын гына һәм нинди генә темага язылган шигырьләрен алсак та, Туфанга

Что такое shareslide.ru?

Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть