Слайд 2
Яшәү рәвеше – ул кешеләрнең үз-үзләрен тотышы, гадәтләре һәм тормышы.
Сәламәт
яшәү рәвешен булдыру берничә өлештән тора:
-Җенес, яшь, сәламәтлек халәте;
-Яшәү тирәлеге: климат, торак;
-Экономик шартлар: туклану, кием;
- Начар гадәтләрнең булмавы.
Слайд 3Наркомания һәм тәмәкенең профилактикасы
« Тәмәке тарту, бөтен көченә барган поездан
сикерү белән тиң» Жан Кокто.НАРКОТИК – грекчадан «narkoo», аптырау, сизмәүчәнгә әйләнүне аңлата.
«Юк!» дияргә өйрәнегез
Слайд 4Сәламәт тәндә - сәламәт акыл
Табигатьнең шундый законы бар – сәламәтлеген
саклаган кеше генә, бәхетле була ала. Барлык авыру-ларыңны да ераккарак ку! Сәламәт булырга өйрән!
Слайд 5Гаилә сәламәтлеге – милләт сәламәтлеге
Гаиләдә ата белән ананың мөнәсәбәт-ләре –
баланың тынычлыгы һәм алдагы тормышы өчен үрнәк булып тора.Киләчәк буынның сәламәтлеге һәм бәхете, хәзерге балаларның сәламәтлегеннән тора.
Слайд 6Кәрәзле телефон һәм интернет челтәре
Кәрәзле телефонда һәм интернет челтәрен чамадан
тыш куллану да безнең сәламәтлеккә зыян салучы факторларның бересе.
Интернет челтәрендә һәм компьютерда утыру вакыты бергә – 1,5 – 2 сәгатьтән артмаска тиеш
Слайд 7Швед галиме, нейрохирург Лейф Селфорд 2003 елның җәендә күселәр белән тәҗрибә
үткәрә. 50 көн буена телефон дулкыннары астында торган күселәрнең микроскоп аша баш миен тикшереп торалар һәм баш миенең, сосудларның җәрәхәтләнгән урыннары артыуын ачыклыйлар.
Бу кешеләр белән дә шул хәл кабатлана дигән сүз. Алар безенең баш миенә, аң үсешенә зыян салучы чараларның берсе булып тора.
Бу хәтер начараю, еш баш авыртуга, игътибар кимү, кызып китү, йокы бозылу, аң һәм танып белү эшчәнлекләре кимү, баш мие зарарлану (опухоль), йөрәк, кан тамырлары авыруына китереп чыгара.
Слайд 8Дөрес туклану
-Иртәнге аш ашау көне буена энергия бирә!!!
кириешка, чипсы, шоколады,
ролтон токмач һ.б. - алар составында төрле, хәтта без аңламый торган консервантлар...ашама!!!
Слайд 9Азык промышленностендә консервантларның роле
Е100-182 буяулар. Ризыкның төсен көчәйтә
Е200-299 консервантлар. Саклану вакытын озайталар
Е300-399
антиокислителләр. Әчү процессын акрынайталар
Е400-499 стабилизатор. Ризыкның консистенциясен саклый.
Е500-599 эмульгатор. Ризыкта катнашмый торган продуктларны (су һәм май) бер масса итеп тота
Е600-699 ризыктагы тәмне һәм исне көчәйтә
Слайд 10Анкета
Нинди сагыз төрен күбрәк кулланасыз?
Көнгә ничә мендәрчек чәйнисез?
Нинди газлы суны үз
итәсез?
Ул газлы, татлы эчемлекне атнага ничә мәртәбә сатып алып эчәсез?
Кириешка, чипсы, шоколад, йогуртны үзегезнең менюга еш кертәсезме?
Тиз әзерләнә торган токмачны яратасызмы?
Азык добавкалары турында әти-әниләрегезнең сезгә сөйләгәне булдымы?
Слайд 11Киңәшләр
Ризыкны төрелгән кәгазь яки упаковканы игътибар белән укы.
Ризыкларны саклау срогы озак
вакытка куелганнарын алмаска
Ачык төскә буялган ризыклар сатып алмаска
Йогуртларның җиләк-җимешлеләрен алмаска.
Үзегезнең менюга күп консервантлы ризыкларны кертмәгез.
Күбрәк экологик чиста ризыклар кулланыгыз
Барлык җиләк-җимешләрне, яшелчәләрне яхшылап юып ашагыз.
Слайд 12Сәламәтлек – кешенең иң зур байлыгы. Озак һәм бәхетле яшисе килсә,
һәр кеше иң беренче чиратта үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш. Бүгенге өйрәнгән кагыйдәләрне үтәсәгез, аракы, тәмәке, наркотик кебек зарарлы нәрсәләр белән мавыкмасагыз – авырмыйча озын гомер кичерерсез.