Слайд 1Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы
Кадрәк төп гомуми белем бирү мәктәбе
Фәнни-эзләнү эше
Милләтемнең
горурлыгы син – авылдашым
Җитәкче: Минзәлә муниципаль районы
“Кадрәк төп белем мәктәбенең”
югары категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Ибраһимова Альбина Әбелгаян кызы
Слайд 2Эчтәлек.
I.Кереш.
II.Төп өлеш.
1. “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”.Тарихтан бер сәхифә.
2. Авылдашыбыз Советлар
Союзы Герое Фәхрази Галиевның тормыш юлы, сугышчан батырлыгы.
3. “Милләтемнең горурлыгы син – авылдашым”.
III.Йомгаклау
IV.Кулланылган әдәбият исемлеге
Слайд 3Фәнни-эзләнү эшемнең максаты –
татар милләте герое авылдашыбыз Советлар Союзы
Герое Фәхрази Галиев турында чыганаклардан, авылыбыз музеенннан, аны күреп белгән кешеләрдән, туганнарыннан, авылдашларыннан мәгълүматлар туплау, аларны чагыштыру.
Слайд 4Милләтемнең горурлыгы син –
авылдашым
Слайд 5Шул максаттан чыгып, эшемдә түбәндәге бурычларны куйдым:
1)Кадрәк авылы мәктәбе тарихын өйрәнү;
2)Кадрәк мәктәбе тарихында авылның горурлыгы булып саналырлык вакыйгаларны, шәхесләрне ачыклау.
3) Авылдашыбыз Советлар Союзы Герое Фәхрази Галиевның тормыш юлын өйрәнү ;
4) Кадрәк авылы музееннан Ф.Галиевка багышланган материалларны барлау.
5) Ф.Галиевның туганнары белән очрашу , сөйләшү.
Слайд 6Эш барышында мин түбәндәге эзләнү-тикшеренү алымнарын кулландым:
1) Ф.Галиевны күреп-белгән кешеләр, туганнары,
авылдашлары белән әңгәмәләр;
2) Музей материалларын өйрәнү;
3) Район, мәктәп ,авыл тарихына багышланган язмалар ,китаплар уку;
4) "Минзәлә” район газетасы материалларын өйрәнү.
Слайд 7Куелган максат һәм бурычлардан чыгып, эшемне шундый планда төзедем.
Ул кереш, төп
һәм йомгаклау өлешләреннән, кулланылган әдәбият исемлегеннән, кушымтадан тора. Төп өлешне түбәндәге бүлекләр тәшкил итә:
1. “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”.Тарихтан бер сәхифә
2. Авылдашыбыз Советлар Союзы Герое Фәхрази Галиевның тормыш юлы, сугышчан батырлыгы
3.“Милләтемнең горурлыгы син – авылдашым”
Слайд 81912 елның 12 февралендә Татарстанның Минзәлә районы Җәмәк авылында крестьян гаиләсендә
туган. Милләте – татар. Дүрт сыйныф тәмамлаган . Йөкче булып эшләгән . 1934-1936 елларда һәм 1942 елның февраленнән Совет Армиясендә.
Слайд 9Хәрәкәттәге армиядә 1943 елның гыйнварыннан. 1944 елдан КПСС әгьзасы.
1248 нче танкка каршы алтиллерия полкының ( Көньяк-Көнбатыш фронт , 12 нче армия ) кече сержанты Ф.Галиев рачеты Запорожье өлкәсенең Губенское авылы тирәсендә беренчеләрдән булып Днепр аша кичеп чыккан . Командир ,расчеты белән бергәләп, тупны каршы яктагы текә яр өстенә меңгергән һәм дошман танклары белән сугышка керешкән
Слайд 10Төзәүче буларак , бер танк һәм автомашинаны яндырган . Подразделениеге
фашистлар һөҗүмен кире кагарга һәм яулап алынган плацдармны кулда тотарга ярдәм иткән. Советлар Союзы Герое исеме Фәхрази Гали Фәхрази Гали улына 1944 елның 19 мартында бирелгән .
Слайд 11Авыр яралануы сәбәпле , 1944 елда демобилизацияләнгән . 1951-1952 елларда Казан
Республика партия мәктәбендә укыган. Туган авылында яшәгән . Ленин , 1 дәрәҗә Ватан сугышы , Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнгән.
Слайд 12Сугыштан соң ул үзенең туган авылында эшли. 1944 елдан КПСС члены,
Казанда партия мәктәбендә укый һәм шул юнәлештә эшли. 1946-1950 елларда СССР ның икенче чакырылыш Верховный Советында депутат булып сайлана. Күп тапкырлар район һәм авыл советларында депутат булып сайлана
Слайд 13Бүләкләре:
Алтын йолдыз
Ленин ордены
Орден Отечественной войны 1степени
Орден Отечественной войны 2 степени
Красная звезда
За
оборону Сталинграда медале
За оборону Днепропетровска медале
Медаль за доблестный труд во время войны
Слайд 14Кадрәк авылындагы музейда аның әйберләре,фотолары,сугыш юлы альбомы һ.б. саклана. Минзәлә шәһәренда
Геройлар аллеясында аның бюсты тора. Аның балалары, оныклары һәр елның 9 маенда шунда очрашуга бара. Бабайның истәлекләрен сөйләшәбез. 1997 елның 13 маенда 85 яшендә , авылыбыз, районыбыз горурлыгы ,Советлар Союзы Герое Фахрази Гали улы арабыздан китте.
Слайд 26Тикшеренү эше алып барганнан соң, түбәндәге нәтиҗәләргә килдем:
Хәтер –
бары тик кешеләргә генә хас иң изге хисләрнең берсе ул. Хәтер кеше аңында мәңге яши, яшәячәк һәм яңа буынны батырлыкларга өндәячәк. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле һәм канкойгыч көннәре кешелек хәтереннән мәңге чыкмас. Илебезнең батыр кызлары, уллары җирдә тынычлык, бәхет өчен көрәшеп, үлемсезлеккә атладылар. Аларның исемнәре, батырлыклары бүген яши, киләчәктә дә онытылмаска тиеш. Безнең, яшь буынның, төп бурычларыннан берсе- каһарманнарыбызны данлап һәм хөрмәтләп яшәү, аларның исемнәрен мәңгеләштерү.
Слайд 27Кулланылган әдәбият исемлеге
1.Идиатуллин Р.Р. Хәтер.-Казан ,1996
2.Сафаров А.А. Алар илгә җиңү алып
кайтты. Минзәлә районы,- Казан,2012
3.Хәйруллин И.К. Батырлар китабы. Книга героев.-К., 2000
4.Вакытлы матбугат “Казан утлары” №5, 2000 ел
5.Аргамак журналы .-Чаллы, 1999 №3
6.Мензелинский край. История и современность .-Мензелинск, 2006
7. Ханин Л. Герои Советского Союза – Сыны Татарии.- К.,1963