Слайд 1“Әфганстан! Йөрәкләрдә тирән яра...”
Әфган сугышы ветераннарының батырлыгы турында үткәрелгән ачык тәрбия
сәгатенең эшкәртмәсе
6 нчы сыйныф җитәкчесе
Фәйзетдинова Ф.Р.
1979-1989
Слайд 2
Әфганстан, исемең шигъри синең,
Җирең сихри, кыя, ташларың! Изге дуслык бурычын үтәр өчен Сиңа китте бик күп якташларым... Кыяларның булмый ак таплары, Аларның була тик ак ташлары. Шул ташларны каннарына манып, Табутларда кайтты якташларым.
Слайд 3Максат: укучыларда Әфганстанда хезмәт иткән авылдашларына карата хөрмәт, горурлык хисе тәрбияләү;
батырлык төшенчәсенең асылын аңлату.
Бурычлар:
1.Сугышның кырыс чынбарлыгын, халкыбызның сугыш кырларындагы батырлыгын, патриотизмын һәм милли горурлыгын күрсәтү.
2. Укучыларны Әфган сугышы тарихы белән кыскача таныштыру.
3. Әфганстанда хезмәт иткән авылдашлар белән таныштыру;
4. Чечен сугышында һәлак булган авылдашыбызны искә алу.
5.” Батырлык”төшенчәсенең мәгънәсен аңлату
6. Сугыш ветераннарына хөрмәт – ихтирам хисләре, кешелеклелек сыйфатлары, җаваплылык хисе тәрбияләү.
Җиһазлау: Әфган сугышы корбаннарының Хәтер китабы, компьютер, проектор, экран, презентация, В. Агаповның “Саумы, әнкәй” җыры.
Слайд 4Дәреснең эпиграфы
Батыр үлә үлмәс ат алып,
Батырлыклар
белән макталып,
Исемең калсын , үзең үлсәң дә.
Тарихлардан укып ятларлык
Слайд 5
Әфган сугышын онытырга хакыбыз юк.
Үткән тормышыбызда мәңге онытылмас, йөрәккә кан белән
язылган вакыйгалар байтак. Шуларның берсе –Әфганстандагы гаделсез сугыш. Сугыш, сугыш... Кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул. Кешелек дөньясы, сугышлардан ачы сабак алып, җир йөзендә мәңге тынычлык, бәхет өчен көрәшергә тиеш ләбаса. Ләкин кешеләр ни өчендер моны оныталар. Һәм янәдән сугыш башлыйлар. Афган һәм Чечня сугышлары моның ачык мисалы. Әлеге сугышта күпме яшь егетләребез үзләренең хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булдылар.
Бу сугыш беткәнгә дә инде шактый вакыт узып бара.Әмма аның хәтирәләре,тау-ташларында башын салган совет сугышчылары Һичкайчан онытылмаслар.15 нче февраль – Әфганстан җирендә Һәлак булган сугышчы интернационалистларны искә алу көне.Әйе, Әфган сугышын онытырга хакыбыз юк.
Слайд 6
2017 елның 15 февралендә – Әфганстан җирендә сугыш тәмамлануга
28 ел була. Илебез тарихында 20 гасырда булган иң озын сугыш 9 ел 1 ай 19 көнгә сузыла.
Совет халкының 15 меңләп гүзәл улының чәчәктәй гомере киселде.
36 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат рәвешендә әйләнеп кайтты. Әфган мәхшәрен безнең илнең 520 меңгә якын сугышчысы кичеп чыкты. Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихта мәңгегә уелып калган бу дәхшәтле көннәрне онытырга хакыбыз юк! Юк! Юк!
Әфганстанның шомлы җилләре безнең авылны да читләтеп үтмәде... Авылыбызда туып үскән ун егетебез ул дәхшәтле көннәрнең шахиты булып, гомерләренең иң матур вакытында дары исе иснәргә туры килде.
Слайд 8Безнең батырларыбыз
Авыр яраланулар алсалар да хәрби боерык белән катнашкан безнең авыл
егетләре әти-әниләре, туганнары бәхетенә исән-сау әйләнеп кайта алдылар.Менә алар безнең батырларыбыз, инде күптән чәчләренә чал кергән ир-атлар:
1.Вәлиуллин Камил Касым улы
2.Камалтдинов Раил Галиагзам улы.
3.Сафиуллин Рәфис Гафиулла улы.
4.Ханәфиев Шәүкәт Вәлиәхмәт улы.
5.Хөснелгатин Илфак Фоат улы.
6.Җамалиев Наҗат Галимҗан улы.
7.Ногманов Шамил Гайса улы.
8.Мәсәллимов Фәндәс Рәшит улы.
9. Гарифуллин Рашат Рамазан улы.
10. Зиганшин Исмагил ҖиҺанша улы.
Слайд 9Хөснелгатин Илфак Фоат улы
Керкәле авылында 19.06.1966 елда туа. 1983нче елда Югары
Кәминкә урта мәктәбен тәмамлый. Бер елдан соң,1984нче елның көзендә армия сафларына алына. Хәрби өйрәнүләр,укулар чыныгулар Ашхабадта уза. Кече сержант Хөснелгатин классташы Ханәфиев Шәүкәт Вәлиәхмәт улы белән бер полкта була. Әфган җиренә дә бергә кертеләләр, бергә хезмәт итәләр. 1986нчы елда исән-имин туган җиргә кайтулар насыйп була.
Слайд 10Вәлиуллин Камил Касым улы
1967 нче елның 12нче марты көнне Чирмешән районы
Ибрай Каргалы авылында дөньяга килә. 1984 тә Югары Кәминкә урта мәктәбен тәмамлагач БИПТка (Бөгелмә индустриаль педагогик техникум) укырга керә. 1985 нче елның ямьле яз аенда Камилне хәрби хезмәткә алалар. Хәрби өйрәнүләрне ул Хабаровск өлкәсендә үтә, чик сакчысы була. Өйрәнүләрдән соң аларны Әфганстанга – Гират провинциясенә (Инжир) озаталар.
Слайд 111986 язы Чишмаин Инджир ноктасы / Татлы Су/ биеклек 3380м. Приказ
– “Сукмакны тарарга!” Алгы рәттә уртада Вәлиуллин Камиль.
Слайд 12Гарифуллин Рашат Рамазан улы
1987нче елның декабрь башында хәрби хезмәткә алына. Башта
ук Төрекмәнстанның Керки шәһәрендәге чик сакчылары гаскәрләренә билгеләнә. Кара Кум чүлендә 3 айлык хәрби әзерлек курслары уза. Бу курслар тәмамлануга 10 көнлек махсус өйрәнүләр уздырыла һәм Әфганстанның Шиберган шәһәренә озатылалар. Аларга Шиберган шәһәрен саклау, килүче-китүче хәрби һәм башка колонналарны озата йөрү бурычы куела.
Слайд 14Сафиуллин Рәфис Гафиулла улы
1983 нче елда хәрби хезмәткә алына. Ташкент шәһәрендә
хәрби өйрәнүләр үтә. Аларны аннан Әфганстанның башкаласы – Кабул шәһәренә озаталар. Иске Шендант провинциясендә хезмәт итә башлый. Аңа Әфганстанның берничә шәһәрендәге сугышларда катнашырга туры килә. Чит –ят җирдә хәрби боерыкларны үтәп йөреп туган җирнең кара туфрагын,якын кешеләрен сүзләр белән аңлатып бирә алмаслык сагынган егет ике елдан соң гына (1985) исән-имин әйләнеп кайта.
Слайд 15Мәсәллимов Фәндәс Рәшит улы
1968нче елның15нче августында Кызыл Яр авылында туган.1975-1985нчы еллар-
Югары Кәминкә урта мәктәбендә белем алган.1985-1986нчы елларда Әлмәт шәһәренең 65нче проф.тех һөнәр мәктәбендә автослесарь белгечлеген үзләштергэн. 1987нче елның 16 нчы маенда Фәндәсне хәрби хезмәткә чакыралар. Алты ай өйрәнүләр үтүгә аларны Әфганстанга җибәрәләр.1989 нчы елның 9 нчы апрелендә демобилизацияләнә.
Слайд 16Ногуманов Шамил Гайса улы
Ногуманов Шамил Гайса улы. 1953 елның 13 мартында
Ибрай Каргалы авылында туа. 1985 елда СССР Тышкы эшләр министырлыгының Мәскәү дәүләт Халыкара мөнәсәбәтләр институтын тәмамлый. Группалары зур булмый, шуңа да һәр студентны билгеле бер дәүләтләрдә эшләрлек итеп ныклы әзерлек үткәрәләр.Шамил Гайса улы көнчыгыш илләре буенча әзерләнә, һәм алар төркеме тулысынча диярлек тәрҗемәчеләр буларак Әфганстанга җибәрелә. Шамил Төньяк Әфганстанның Мазари Шәрифтәге Совет консульствосына эләгә. Ул монда тәрҗемәче эшеннән кала визалар бүлеге хезмәткәре вазифаларын да башкара.1988 елның гыйнварыннан ГКВЭС ның кайбер берләшмәләре кыскартыла hәм безнең авылдашыбыз исән-имин илгә кайта
Слайд 17Ханәфиев Шәүкәт Вәлиәхмәт улы
1983нче елда Югары Кәминкә урта мәктәбен тәмамлый. Бер
елдан соң, 1984 нче елның көзендә армия сафларына алына. Хәрби өйрәнүләр, укулар, чыныгулар Ашхабадта уза. Шәүкәтне 1985 нең апрель аенда Әфганстанга җибәрәләр.Туган авылына исән-сау 1986 нчы елның 20 нче нояберендә әйләнеп кайта.
Слайд 18Камалетдинов Раил Галиагъзам улы
1959 нчы 26 нчы маенда гаиләдә икенче бала
булып туа. 1967нче елда урта мәктәпнең беренче сыйныфына укырга керә. 1977 нче елда урта мәктәпне тәмамлап Лениногорск шәһәрендә шоферлар курсын үтә. 79 нчы елда хәрби хезмәткә алынып Ашхабат шәһәренә барып эләгә. Хезмәтенең ел ярымын шунда уздыра һәм шәфкатьсез Әфган сугышы башлангач аңа яу кырына беренчеләр булып керергә туры килә. Гират шәһәрендә алты ай сугыша. 1981 нче елда ул исән-сау авылга әйләнеп кайта.
Слайд 191989 елның 15 нче февралендә соңгы совет сугышчысы Әфган җиреннән чыгарыла.
Слайд 23Кәбиров Мирсәет Мирсәяф улы
1969 елның 18 ноябрендә туа. Югары Кәминкә урта
мәктәбендә укый.1987 елда хәрби хезмәткә чакырыла. Хэрби хезмәттән соң бер ел чамасы колхозда эшли, аннан Чирмешән районы ЭЭБнә милиционер-конвоир булып хезмәткә килә.Шунда 17 ел хезмәт итеп, ЮХИДИнең административ эшләр буенча өлкән инспекторы милиция майоры дәрәҗәсенә ирешә. 2009 елның 23 декабрендә, куркыныч җинаятьчене тоткарлаганда, граната шартлап, милиция майоры 40 яшендә һәлак була,иптәшләрен үлемнән саклап кала. Бу батырлыгы Һәм тәвәккәллеге өчен якташыбыз Батырлык ордены белән буләкләнә (үлгәннән соң).
Слайд 24Мирсәет Кәбиров урамы
Хәзер Чирмешәндә Мирсәет Мирсәяф улы үзе яшәгән урам аның
исемен йөртә. Урам башында якташыбыз истәлегенә стелла да бар