Әмҗекәем
Әмҗекәем- туган елгам,
Тыйнак Урал чибәре.
Гөнаһсыз сабый чагымда
Дулкыныңда тибрәндем.
Әмҗекәем- яшьлек җырым,
Җанга якын, назлы җырдай,
Каз-үрдәк тавышларың.
Шәүләсен куеп суыңда,
Көязләнә талларың.
Җиһанга, Җиргә мәдхия
Сандугачлы таңнарың.
Кәккүк моңына күмелә,
Язлар җитсә, ярларың.
Син шаһит сөю антына
Вәгъдәләшкән парларның.
Әмҗекәем- тормыш җырым,
Китә алмыйм ярыңнан:
Кендегем сиңа бәйләнгән,
Каным синнән яралган.
Г. Ажгихина, 1995, май
Г. Ажгихина һәм С. Чуганаев
Рәхмәт диеп, кулны кысып,
Олылыйлар мине эшемдә.
Белем бирәм балаларга
Ана теле – туган телемдә.
Мәктәптә үткән һәр көнемә Сөенеп яшимен, дусларым.
Сайлаганга шушы һөнәрне
Рәхмәтлемен сиңа язмышым.
Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.
Email: Нажмите что бы посмотреть