Слайд 1«Бәетләр – халкымның күңел бизәге” дигән темага
Әтнә районы Күәм урта гомуми
белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф җитәкчесе Сөнгатова Гөлнара Зөлкарь кызының презентациясе.
Слайд 2 Хезмәтемнең максаты:
1. Халкыбызның бәһасез мирасын
югалтмыйча, шул мираска таянып,
милләтемнең үткәнен, әдәбиятын, мәдәниятын үстерү һәм саклау.
2. Үзебезнең җирлектә иҗат ителгән халык авыз иҗаты әсәрләрен җыйнау, туплау һәм эзләнү эшчәнлегенә өйрәнү.
Слайд 3Бурычлар:
җирле халык авыз иҗаты белән танышу, эзләнү эшчәнлеге алып бару;
җирле халык
авыз иҗатының туу-формалашуын, бүгенге көндә яшәешен, поэтик үзенчәлекләрен, төрләрен өйрәнү, халыктан җыйнап туплау;
халыкның тарихын, аның тормышында булган зур һәм катлаулы вакыйгаларны реаль җирлектә, халык идеаллары нигезендә яктырта белгән халык авыз иҗаты әсәрләренең кирәклеген дәлилләү;
халыкның тормышын яктырту ягыннан әһәмиятле һәм тирән эчтәлекле халык авыз иҗаты әсәрләрен-
нән файдалана белергә өйрәнү.
Слайд 4Бәетләрне өйрәнү тарихыннан
1854 ел. Н.Берг “Төрле халыклар җыры” җыентыгы . (“Рус-француз
сугышы бәете”)
1881 ел. Каюм Насыйри “ Казан”, ”Шахгали бәете”, 1884 ел “ Фәвәкиһел – җөласә” исемле хезмәте чыга, сатирик бәетләр урнаштырыла.
XIX йөзнең 70 еллары. Габор Балинт “Халык авыз җәүһәрләре” “ Фатыйманың үлүе”, “Гали бәете”
1893-1894 ел. Рус галиме С.Г.Рыбаков Казан халкының фольклорын өйрәнә.
XIX йөз ахыры – XX йөз башы. Хуҗа Бәдигый “ Бәетләр” җыентыгы. “Сак-Сок”, “ Хан кызы”, “ Казан бәете”
Слайд 5 Н.В.Берг
Габор Балинт
Хуҗа Бәдигый
Каюм Насыйри
Бу галимнәрнең хезмәтләре игътибарга лаек.
Алар бәетләрне өйрәнүгә, туплауга, җыеп халыкка җиткерүгә зур өлеш кертүчеләр.
Слайд 6“Хан кызы” бәете
“ Сак – Сок” бәете
“ Казан бәете”
“Рус-француз сугышы» бәете
1913
елда Хуҗа Бәдигыйның “ Бәетләр” җыентыгы чыга.
Бу җыентыкка шактый бәетләр тупланган.
Слайд 7Фатих Ибраһимович Урманчеевның фәнни хезмәтләре
“ Эпическое сказание татарского народа”
“Халык авыз иҗаты.
Т атар халык бәетләре”
“Совет чоры бәетләре”
Слайд 8Бәетләр – татар халык авыз иҗатына хас һәм язма әдәбиятка, аның
балладалар төренә бик якын торган үзенчәлекле жанрларының берсе
Слайд 9Әкияти – мифологик характердагы “ Сак – Сок” бәете
Слайд 10Г.Толымбай.
“ Бәетләрнең ничек таралу - ларын, саклануларын тикше- реп
карасак, аларның язма әдәбият белән нык бәйле булуларын беләбез”
Слайд 11Габдулла Тукай
“ Чү аз гына бер нәрсә шылт иттеме, инде аның
турында иртәгә урамга бәетләр
чыга”
Слайд 12Сибагатова Рафия Ринат кызы
Самат бәете
Өч баламны кочып, елап
калдым,
Өч көн торды ирем үлгәч тә.
Сабырлыклар сора Ходайдан дип
Бар туганнар киңәш биреште.
Слайд 13Мөхәммәтгалиева Эльвира Наил
кызы
Тазагөл апа бәете
Ирем Фәрит син
кайгырма,
Киттең мәңгегә диеп.
Китсәм дә мин барыгызны
Һәрчак яшәдем сөеп.
Эльвираның әтисенең апасы Фәниягә, күршесе Газинурга атап чыгарган бәетләре дә бар.
Слайд 14Күршем Исмагыйлева Тәскирә апа үзе генә баласын һәм әнисен тәрбияләп, улын
олы тормыш юлына, әнисен озак еллар кадер-хөрмәттә тотып, соңгы юлга озатты.
Слайд 15Сагынулар бик авыр
Иртә белән торып тышка чыксам,
Сандугачлар талга тезелә.
Инде хәзер әнием
юк,
Үзәкләрем өзелә.
Аклы күлмәгемне юдым,
Киртәләргә элмәдем.
Әнкәй өчен үзәкләрем
Өзеләсен белмәдем.
Слайд 16Сираҗиева Рания Салим кызы.
Венера бәете
Нигә соң син, тормыш шундый көйсез.
Нигә авыруларны җиңмисең.
4 бала бит калды ятим булып,
Шуны инде гаделлек димсең.
Слайд 17Халкыбыз мирасы югалмасын
Халкыбыз зәвыгының яшәүгә омтылыш идеалын гамәлгә ашыруда бәетләр
кешенең чиксез хыялы белән якты дөнья тормышын данлый, аңа гимн булып яңгырый.