“Сабантуй” газетасы “Иман” сәхифәсе оештырган “Бүләккә-Коръән китабы”конкурсына хат-презентация
“Сабантуй” газетасы “Иман” сәхифәсе оештырган “Бүләккә-Коръән китабы”конкурсына хат-презентация
Кеше кайларда гына булмасын,туган як һәрчак аның күңел түрендә йөри, чөнки ул һәркемгә якын һәм кадерле.Туган якның күңелдә иң кадерле ядкарь булып сакланган урыннары була.
Минем туган авылым Иске Салман өчен ул – ничәмә-ничә гасырлар буе челтерәп агып торган Изгеләр чишмәсе,Хуҗалар өсте.Икенче төрле бу борынгы урынны “Кичү”,”Сәлман Хуҗа кабере” дип тә йөртәләр. Бу Изге урынның тарихы Болгар,Биләр чорларына барып тоташа. Биредә зур Кичү булган.Болгар җиреннән Биләргә баруның олы юлы биредән үткән. Авыл халкы элек-электән әлеге Изгеләр өстенә барып, корбан чалган, яңгыр теләүләр һәм башка дини ашлар үткәргән.
“Кичү”- сай инеш кенә, ләкин ярлары берсеннән- берсе шактый еракта. Элек зур елга булганлыгы сизелеп тора.Авылда “Кичү”гә чаклы зирек агачлары үсеп утырган шушы кечкенә инешне ”Су буе” дип йөртәләр.Элек монда зур елга булган ,диләр.
Җәй көннәрендә бу Изгеләр өстеннән кешеләр бер дә өзелми.Якын тирәдәге авыллардан,шәһәрләрдән кайтып , милләттәшләребез, изге йолаларны үтәп, күңелләрен сафландырып, корбан чалалар ,изге чишмә суын эчеп, корбан ашын авыз итәләр, борынгы бабаларыбыз рухына дога кылып, изге теләкләрен ирештереп китәләр.
Без,мәктәп укучылары да ,әлеге изге эштән читтә калмыйбыз. Һәр елны ,яз җитеп, көннәр җылыну белән, Изгеләр өстенә барып, тирә-ягын җыештырабыз. Агачлар утырттык,аларга сулар сибәбез, өлкәннәргә булышабыз.
Изгеләр өсте– һәр авылдаш күңелендә туган як символы булып яши, борынгы әби-бабаларыбыз рухы, хәтере булып кабул ителә. Ә рухы , сау-сәламәт кеше туган ягын бервакытта да онытмый ул.
Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.
Email: Нажмите что бы посмотреть