Презентация, доклад на тему Выступление на семинаре на тему Пальчиковые игры

Содержание

Төзүчеләре: З.З. Гайнетдинова, югары квалификацион категорияле тәрбияче Л.С. Шиабиева, беренче квалификацион категорияле тәрбияче.Менделеевск 2015 елРецензентлары: И.З. Хабибуллина, белем һәм тәрбия фәне кандидаты, тәрбия фәне һәм психология кафедрасы

Слайд 1Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен бармак уеннары

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен бармак уеннары

Слайд 2Төзүчеләре: З.З. Гайнетдинова, югары квалификацион категорияле тәрбияче Л.С. Шиабиева,

беренче квалификацион категорияле тәрбияче.

Менделеевск 2015 ел

Рецензентлары: И.З. Хабибуллина, белем һәм тәрбия фәне кандидаты, тәрбия фәне һәм психология кафедрасы доценты. Г.В. Фаттахова, югары квалификацион категорияле өлкән тәрбияче.

Тәрбиячеләр, ата-аналар һәм тар белгечләр өчен бармак уеннары җыентыгы.

ФГБОУ ВПО «Яр Чаллы шәһәре иҗдимагый-педагогия технология һәм ресурслар институты» Татарстан Республикасы Менделеев муниципаль районның муниципаль бюджет мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе «8 санлы Сандугачым» катнаш төрдәге балалар бакчасы»

Төзүчеләре: З.З. Гайнетдинова, югары квалификацион 	категорияле тәрбияче 	   Л.С. Шиабиева, беренче квалификацион категорияле тәрбияче.Менделеевск 2015

Слайд 3Кереш
Бармак уеннары баланың хәтере ныгуга уңай йогынты ясый, чөнки ул кул

хәрәкәтләрен һәм тәртибен сөйләм материалы белән бәйли. Бу уеннар балаларның фантазиясе дә баюга китерә: өйрәнгән күнегүләр тәэсирендә алар бармаклары белән төрле хәлләрне «сөйләп», аңлатып бирәләр. Ясалган күнегүләр кул чугы һәм бармаклар ныгуга китерә, ә бу үз чиратында киләчәктә язу күнекмәләрен җиңелрәк үзләштерергә ярдәм итә. Бармак уеннрын аерым темаларны өйрәнгәндә файдалану кулай булыр, чөнки ул вакытта үткән материал яхшырак ныгытыла. Бигрәк тә яңа сүзләрне сөйләмгә керткәндә, ягъни сүзлекне баету эшендә бармак уеннары аеруча әһәмиятле. Кул-бармак хәрәкәтләрен үстерү юлы белән балаларның сөйләме яхшырак формалашуына ирешәбез. Шул ук вакытта, билгеле бер тәртиптәге хәрәкәтләр белән кабатлаганда, текст та яхшырак истә кала, хәтер дә озаграк саклана. Вак моториканы ныгытуга файдалы булсын өчен, бармак уеннары һәрвакытта да чиратлап ике кул белән кабатлана. Беркайчан да бер кул бармаклары белән генә эшләргә ярамый.
КерешБармак уеннары баланың хәтере ныгуга уңай йогынты ясый, чөнки ул кул хәрәкәтләрен һәм тәртибен сөйләм материалы белән

Слайд 42-5 яшьлек балалар өчен

2-5 яшьлек балалар өчен

Слайд 5
Өс киемнәре
Баш бармак башлык кигән, Имән бармак итәк кигән, Урта бармак зур тун

кигән, Атсыз бармак чалбар кигән, Чәнти бармак киенмәгән, Әллә киенә белмәгән?

Кулның йодрыкланган бармакларын ача баралар.

Өс киемнәреБаш бармак башлык кигән, Имән бармак итәк кигән, Урта бармак зур тун кигән, Атсыз бармак чалбар

Слайд 6
Җиләк-җимешләр
Баш бармак – балан, Имән бармак – карлыган, Урта бармак – бөрлегән, Атсыз бармак

– алма, Чәнти бармак – чия, Кем күбрәк җимеш җыя?

Кулның бармакларын бөкләп баралар.

Җиләк-җимешләрБаш бармак – балан, Имән бармак – карлыган, Урта бармак – бөрлегән, Атсыз бармак – алма, Чәнти

Слайд 7
Яшелчәләр
Баш бармак – кыяр, Имән бармак – кәбестә, Урта бармак – кишер, Атсыз бармак

– помидор, Чәнти бармак – сарымсак булды, Менә кәрзинем тулды.

Бармакларны бөкләп баралар, учларны янәшә куеп кәрзин ясыйбыз

ЯшелчәләрБаш бармак – кыяр, Имән бармак – кәбестә, Урта бармак – кишер, Атсыз бармак – помидор, Чәнти

Слайд 8
Савыт - саба
Баш бармак – чынаяк Имән бармак – тәлинкә, Урта бармак –

чәнечке, Атсыз бармак – аш сала, Чәнти бармак – ала кашык, Утырырга әйдә ашык.

Башта бер, аннары икенче кул бармакларын бөкләп баралар.

Савыт - сабаБаш бармак – чынаяк Имән бармак – тәлинкә, Урта бармак – чәнечке, Атсыз бармак –

Слайд 9
Йорт җиһазлары
Баш бармак – диванда, Имән бармак – идәндә, Урта бармак – урындыкта, Атсыз

бармак – караватта, Чәнти бармак – кәнәфидә, Барысы да бүген өйдә.

Башта бер, аннары икенче кул бармакларын бөкләп баралар.

Йорт җиһазларыБаш бармак – диванда, Имән бармак – идәндә, Урта бармак – урындыкта, Атсыз бармак – караватта,

Слайд 10
Йозак
Тора йозак ишетә, Ачып булмый ничек тә. Каккалыйбыз, боргалыйбыз, Тарткалыйбыз да ачабыз!
Ике кул бармакларын

тоташтырабыз; бармакларны аермыйча уч төпләрен бер-берсенә сугабыз; бармакларны аермыйча кулларны боргалыйбыз, тартабыз; бармакларны ычкындырабыз.
ЙозакТора йозак ишетә, Ачып булмый ничек тә. Каккалыйбыз, боргалыйбыз, Тарткалыйбыз да ачабыз!Ике кул бармакларын тоташтырабыз; бармакларны аермыйча

Слайд 11
Кошлар
Баш бармак – чыпчык, Имән бармак – сыерчык, Урта бармак – карлыгач, Атсыз бармак

– сандугач, Ә бусы бик кечкенә, Тимәгез нәниемә. Нәнием-чәнтиемә.

Башта бер, аннары икенче кул бармакларын бөкләп баралар.

КошларБаш бармак – чыпчык, Имән бармак – сыерчык, Урта бармак – карлыгач, Атсыз бармак – сандугач, Ә

Слайд 12
Кош
Баш бармак булсын башы, Канат булсын кулыбыз. Ике канатын кагып, Очып китә кошыбыз.
Уч төпләре

бер-берсенә карап торалар. Баш бармаклар бер-берсен тотканнар – “кошның” башы, калган бармаклар – “канатлар”. Аларны селкетергә кирәк.
КошБаш бармак булсын башы, Канат булсын кулыбыз. Ике канатын кагып, Очып китә кошыбыз.Уч төпләре бер-берсенә карап торалар.

Слайд 13
Кыргый хайваннар
Баш бармагым бүредер, Имән бармагым – төлке, Урта бармагым – керпе. Атсыз бармагым

– аю, Чәнти бармагым – куян, Куянны кая куям?

Һәр бармакка персонаж киелеп бара.

Кыргый хайваннарБаш бармагым бүредер, Имән бармагым – төлке, Урта бармагым – керпе. Атсыз бармагым – аю, Чәнти

Слайд 14
Бармак исемнәре
Баш бармак – бабай, Имән бармак – әби, Урта бармак – әти, Атсыз

бармак – әни, Чәнти бармак – нәни, Аның исеме – бәби.

Башта бер, аннары икенче кул бармакларын бөкләп баралар.

Бармак исемнәреБаш бармак – бабай, Имән бармак – әби, Урта бармак – әти, Атсыз бармак – әни,

Слайд 15
Песи балалары
Безнең песи балалары Унау булган – карагыз! Ике таза, ике өлгер, Ике шаян,

ике шук, Ә икесе бәләкәй, Тик үзләре бик тәтәй.

Ике кулның да бармакларын күрсәтәбез, кул бармакларын парлап суккалыйбыз.

Песи балаларыБезнең песи балалары Унау булган – карагыз! Ике таза, ике өлгер, Ике шаян, ике шук, Ә

Слайд 165-7 яшьлек балалар өчен

5-7 яшьлек балалар өчен

Слайд 17
Җиләкләр
Җиләкләр күп үскәннәр, Тәмле булып пешкәннәр. Мин аларны җыямын, Кәрзинемә саламын. Кәрзинемне тутыргач, Ашап карармын бераз, Җиңел

булыр кайтырга, Алсам тагын бераз.

Сул кулны бераз күтәреп кул чукларын салындрабыз, уң кул бармаклары белән сул кул бармакларын сыпырабыз. Учларны янәшә куеп кәрзин ясыйбыз. Бер кул кәрзинне күрсәтә, икенче кул ашау хәрәкәте. Ике кулның да имән һәм урта бармаклары йөгереп китә.

ҖиләкләрҖиләкләр күп үскәннәр, Тәмле булып пешкәннәр. Мин аларны җыямын, Кәрзинемә саламын. Кәрзинемне тутыргач, Ашап карармын бераз, Җиңел

Слайд 18
Ел фасыллары
Баш бармагым – кыш була, Кар – бураннары туа. Имән бармак -

яз килә, Карлары эреп бетә. Урта бармак – җәй җитә, Җиләк кызарып пешә. Атсыз бармак – көз икән, Сары яфраклар сипкән. Чәнти бармак ни икән? Кыш, яз, җәй, көз бит үткән!

Баш бармак башка бармаклар белән чиратлашып тоташып бара.

Ел фасылларыБаш бармагым – кыш була, Кар – бураннары туа. Имән бармак - яз килә, Карлары эреп

Слайд 19
Кошларны сыйлау
Кошлар, кошлар, килегез! Без сезгә май бирербез, Сезгә җим әзерләрбез. Кар өстенә сибәрбез. Бу

өлеш – күгәрченгә, Бу өлеш чыпчыкларга, Каргаларга – токмачлар, Тук булыгыз, кошкайлар!

Бармаклар белән чакыру хәрәкәте; куллар белән кисү хәрәкәте; уң кул белән күрсәтү; сул кул белән күрсәтү; куллар белән әвәләү хәрәкәте; кулларны ян-якка җәю хәрәкәте.

Кошларны сыйлауКошлар, кошлар, килегез! Без сезгә май бирербез, Сезгә җим әзерләрбез. Кар өстенә сибәрбез. Бу өлеш –

Слайд 20
Казларым
Казларым-казкайларым, Озын муенкайларым. Алар су да эчәләр, Алар чирәм чүплиләр, Аякларын тыпырдатып, Алар биеп тә китәләр.
Уң

кул бармаклары сул кул бармакларын сыпыралар; сул кулның уч төбен уң кул бармаклары белән чеметәләр; сул кулның сыртын уң кулның бармаклары белән чеметәләр; сул кулның сыртына уң кулның бармаклары белән суккалыйлар.
КазларымКазларым-казкайларым, Озын муенкайларым. Алар су да эчәләр, Алар чирәм чүплиләр, Аякларын тыпырдатып, Алар биеп тә китәләр.Уң кул

Слайд 21
Уенчыклар
Баш бармагым туп була, Имән бармак – бөтерчек, Урта бармак була шакмак, Атсыз бармак

– сикергеч. Чәнти бармак – барабан, Сана, әйдә, яңадан.

Башта бер, аннары икенче кул бармакларын бөкләп баралар.

УенчыкларБаш бармагым туп була, Имән бармак – бөтерчек, Урта бармак була шакмак, Атсыз бармак – сикергеч. Чәнти

Слайд 22
Бармаклар исәнләшә
Баш бармак исәнләшә Баш бармак белән, Имән бармак имән белән, Урта бармак

урта белән, Атсыз бармак атсыз белән, Чәнти бармак чәнти белән. Исәнләште бармаклар: Кояш чыкты, нурын чәчте.

Бармаклар бер-берсе белән исәнләшә; уч төпләрен бер-берсенә ышкыйлар, бармаклар җәелеп китә.

Бармаклар исәнләшәБаш бармак исәнләшә  Баш бармак белән, Имән бармак имән белән, Урта бармак урта белән, Атсыз

Слайд 23
Эшчән бармаклар
Олыга утын ярырга, Имән бармакка су китерергә, Урта бармакка мичкә ягырга, Атсыз бармакка

казан асарга. Чәнти бармакка җырлый башларга Дусларның күңелен ачарга.

Башта уң, аннары сул кул бармакларын бөкләп баралар.

Эшчән бармакларОлыга утын ярырга, Имән бармакка су китерергә, Урта бармакка мичкә ягырга, Атсыз бармакка казан асарга. Чәнти

Слайд 24
Кар әвәләү
Бер, ике, өч, дүрт, биш, Без кар әвәлибез ич. Түгәрәк ул, шома

ул, Ашарга ярамый шул. «Бер» дигәндә атабыз, «Ике» дигәч тотабыз, «Өч» дигәч төшеп китә, Ватыла, эреп бетә.

Бармакларны саныйбыз; учлар белән әвәләү алымнары ясыйбыз; бармаклар белән түгәрәк ясыйбыз; имән бармак белән янау хәрәкәте ясыйбыз; куллар белән өскә ату хәрәкәте ясыйбыз; учларны тоташтырып “тотабыз”; аяклар белән “карны таптыйбыз”.

Кар әвәләүБер, ике, өч, дүрт, биш, Без кар әвәлибез ич. Түгәрәк ул, шома ул, Ашарга ярамый шул.

Слайд 25
Аяк киемнәре
Баш бармак башмак кигән, Имән бармак итектән. Урта бармак унты тапкан, Атсыз бармак

сандалидан. Ә чәнтием читек чиккән, Читек киеп биеп киткән.

Бармакларны “биетәләр”

Аяк киемнәреБаш бармак башмак кигән, Имән бармак итектән. Урта бармак унты тапкан, Атсыз бармак сандалидан. Ә чәнтием

Слайд 26
Һөнәрләр
Баш бармагым – биюче, Имән бармак – пешекче. Урта бармак - укытучы, Атсыз бармак

– сатучы. Чәнти бармак кем була? Читек чигүче була.

Башта уң, аннары сул кул бармакларын бөкләп баралар.

ҺөнәрләрБаш бармагым – биюче, Имән бармак – пешекче. Урта бармак - укытучы, Атсыз бармак – сатучы. Чәнти

Слайд 27
Мәктәпкә
Баш бармак: «Барыйк», - ди. Имән бармак: «Иртәгә», - ди. Урта бармак: «Укырга

кирәк», - ди. Атсыз бармак: «Арыдым», - ди. Ә кечкенә чәнти әйтә: «Мәктәпкә мин дә барам», - ди. «Белем алырга кирәк», - ди.

Башта бер, аннары икенче кул бармакларын чиратлаштырып бөкләп баралар.

МәктәпкәБаш бармак: «Барыйк», - ди. Имән бармак: «Иртәгә», - ди. Урта бармак: «Укырга кирәк», - ди. Атсыз

Слайд 28Кулланылган әдәбият
1. Зарипова З.М. Устерешле уеннар: методик кулланма, – Казан: Беренче

полиграфия компаниясе, 2013. 2. Юсупов Ф.Ю., Камалова З.Ф., Борһанова Р.А. Гөлбакча: балалар бакчалары өчен хрестоматия, - Казан: Татар китабы нәшрияте, 1990
Кулланылган әдәбият1. Зарипова З.М. Устерешле уеннар: методик кулланма, – Казан: Беренче полиграфия компаниясе, 2013. 2. Юсупов Ф.Ю.,

Что такое shareslide.ru?

Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть