Презентация, доклад на тему Проектная работа на тему Алмасы да алмасы, бик күп аның файдасы! (2 класс)

Содержание

Җиләк-җимешләр- витаминлы азыклар. Теманың актуальлегеГомуми мәгълүмат чараларыннан без бик еш җиләк-җимешләрнең файдасы турында ишетәбез. Чыннан да алар шулай файдалымы? Нәрсәсе белән файдалы? Алманы бик яратканга, аның файдасы турында күбрәк белергә теләү максатыннан, мин эзләнү

Слайд 1Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы
Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе



Башкардылар:
Башлангыч класс

укытучысы-
Дәүләтова Зөлфия Фоат кызы.
2 нче класс укучысы-Салихов Фаяз Фәннур улы
Башкару вакыты – 6 ай.


Проект эше
«Алмасы да алмасы,
Бик күп аның файдасы!»

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районыПучы урта гомуми белем бирү мәктәбеБашкардылар:Башлангыч класс укытучысы- Дәүләтова Зөлфия Фоат кызы.2 нче

Слайд 2Җиләк-җимешләр- витаминлы азыклар.

Теманың актуальлеге
Гомуми мәгълүмат чараларыннан без бик еш

җиләк-җимешләрнең файдасы турында ишетәбез. Чыннан да алар шулай файдалымы? Нәрсәсе белән файдалы?
Алманы бик яратканга, аның файдасы турында күбрәк белергә теләү максатыннан, мин эзләнү эше алып бардым.


Җиләк-җимешләр- витаминлы азыклар.  Теманың актуальлегеГомуми мәгълүмат чараларыннан без бик еш җиләк-җимешләрнең файдасы турында ишетәбез. Чыннан да

Слайд 3Проект эшенең максаты: алманың сәламәтлеккә файдалы булган үзлекләрен ачыклау, рационда куллану

буенча киңәшләр чылбыры төзү


Бурычлар:
-алманың нинди витаминнарга бай булуын ачыклау;
-алманың нәрсәсе белән кеше организмы өчен файдалы булуын билгеләү;
-киселгән алманың ни өчен каралуын ачыклау;
-алмадан нинди ризыклар әзерләп булуын ассызыклау.
-.


Проект эшенең максаты: алманың сәламәтлеккә файдалы булган үзлекләрен ачыклау, рационда куллану буенча киңәшләр чылбыры төзү Бурычлар:-алманың нинди

Слайд 4Эзләнү объекты: алманың файдалы үзлекләре
Фаразлар: әгәр дә фәнни әдәбиятны өйрәнеп, алманың

составында булган файдалы һәм кирәкле матдәләрне ачыклап күрсәтә алсам, сыйныфташларымның җиләк-җимешләрдән алманы, аннан әзерләнгән ризыкларны күбрәк куллануларына ирешәчәкмен, шуның белән аларның сәламәтлекләрен яхшыртуга зур өлеш кертәчәкмен
Эзләнү объекты: алманың файдалы үзлекләреФаразлар: әгәр дә фәнни әдәбиятны өйрәнеп, алманың составында булган файдалы һәм кирәкле матдәләрне

Слайд 5Эш барышы
1.Үз алдыңа мөһим мәсьәлә кую.
2.Әдәби чыганакларга мөрәҗәгать итү, куелган проблеманы

чишү максатыннан үз эшчәнлегеңне планлаштыру..
3.Тикшерү-эзләнү эшләре алып бару.
4.Җыелган материалны гомумиләштерү, нәтиҗәләр ясау.
5.Гамәли эшне тәкъдим итү.

Эш барышы1.Үз алдыңа мөһим мәсьәлә кую.2.Әдәби чыганакларга мөрәҗәгать итү, куелган проблеманы чишү максатыннан үз эшчәнлегеңне планлаштыру..3.Тикшерү-эзләнү эшләре

Слайд 6Проект эшенең төрле этапларында укучы белән укытучының системалы эшчәнлеге барышы

Проект эшенең төрле этапларында укучы белән укытучының системалы эшчәнлеге барышы

Слайд 71.Кереш өлеш.
2. Төп өлеш.
3.Йомгаклау.
4.Нәтиҗәләр ясау.
5. Кулланылган әдәбият.

Эчтәлек:

1.Кереш өлеш.2. Төп өлеш.3.Йомгаклау.4.Нәтиҗәләр ясау.5. Кулланылган әдәбият. Эчтәлек:

Слайд 8 Алма җырларда җырлана,табышмакларда әйтелә, мәкаль-әйтемнәрдә искә алына торган татлы

җимеш кенә түгел, ә акыл ияләренең,табибларның канатлы фикерләрендә файдасы ягыннан еш кына телгә алына торган затлы азык булып тора. Бу бит юкка гына түгел?!

“Алма!”, дисәң дә, алалар,
Нәрсә соң ул , балалар?

Алсу битле кыз үсте,
“тып” итеп сикереп төште.

Йодрык-йодрык булып үсә, 
Кызарып җиргә төшә.
Үзе бик матур,
 Аны кем әйтер?

«Два яблока в день - и доктора не надо человеку»

Хорошее яблоко доктора стоит.

Бу тәмле җимешләр,
Бик борынгыдан таныш
Аны ашаган кешеләр
Бер вакытта да авырмый.
Тешләре ап-ак булып елтырый.
Азканлылык, симерүне
Алар гына җиңә ала.
Вареньесы согы, пюресы тәмле,
Ә үзенең агачы безнең бакчада үсә.

Алма җырларда җырлана,табышмакларда әйтелә, мәкаль-әйтемнәрдә искә алына торган татлы   җимеш кенә түгел,

Слайд 9Бу мөһим!!! Алма турында сыйныфташларымның фикерләре:77% дусларым алманың сәламәтлек өчен

бик тә файдалы булуын , ә 23% классташларым алманың бер файдасы да булмавын ассызыкладылар. Кирәкле әдәбиятны укып, интернет-ресурслардан файдалану нәтиҗәсендә без түбәндәге фикергә килдек: Алма- бакча патшасы!
Бу мөһим!!!    Алма турында сыйныфташларымның фикерләре:77% дусларым алманың сәламәтлек өчен бик тә файдалы булуын

Слайд 10«Тимерле» алма
Тәҗрибәләр

«Тимерле» алмаТәҗрибәләр

Слайд 11Алма - витаминнарның оясы

Алма - витаминнарның оясы

Слайд 12 Бөергә Алма холестеринны нормада тоту өчен кирәк. Шуңа да көнгә 2-3 алма

ашап кую бик файдалы. Йөткерүгә каршы Алма сулыш һәм йөрәк тибеше начарланганда файдалы. Пешерелгән алма коры ютәлдән дә дәвалый. Алманың киптерелгән яфракларын кайнаган суда 10-15 минут төнәтеп, грипп белән авырганда, тавыш беткән­дә кулланырга була. Калкансыман бизне дәвалаганда Алманың төшендә дә йод күп. Әгәр дә көнгә 5-6 алма төше ашап куйсаң, организмда кирәкле йод күләме булачак. Әгәр дә калкансыман биз  эшчәнлеге бозылса, төшләрен җыеп алыгыз, киптерегез һәм төегез. Бал кашыгының очына гына салып, көнгә 1-2 тапкыр ашагыз. Нерв системасын яхшырту өчен, алмаларны юка итеп турагыз, кайнар су салыгыз һәм 2 сәгать ябык савытта тотыгыз. Аны көн дәвамында эчәргә була. Файдасы булмый калмас. Артык авырлык, йөрәктәге җитешсезлекләр, начар йокы булганда “Алма көннәре” (атнага 2 тапкыр) үткәрегез: көн дәва­мында 5-7 тапкырга бүлеп 1,5-2 кг алма ашагыз. Эч кибүдән 3 чистартылмаган алманы пешереп көндез һәм кич белән ашагыз. Веналар киңәйгәндә Берничә ай дәвамында ашар алдыннан 2 стакан җылы компот эчегез. Аны әзерләү дә авыр түгел: 4 чистартылмаган алманы бүлегез һәм 1-1,5 л суга салып 15 минут кай­натыгыз, шикәрне үзегез те­ләгәнчә кушыгыз.
 

Алма нидән файдалы?

 Бөергә Алма холестеринны нормада тоту өчен кирәк. Шуңа да көнгә 2-3 алма ашап кую бик файдалы. Йөткерүгә

Слайд 13 «Тимерле» алма

.
Тәҗрибәләр нәтиҗәсендә түбәндәгеләрне ачыкладым:
-алманы кискәч,

бераз вакыттан соң ул карала. Алманың кайбер сортында бу процесс бик тиз, ә кайсындадыр бик акрын бара. Мәсәлән, Ал Налив 7 минут эчендә, Антоновка 1 минут ярым эчендә карала;
-алмада тимер бар, аның кислород белән кушылуы нәтиҗәдә аның каралуына китерә;
-тимернең файдасы: гемоглобинны күтәрә;
-тимер яшел алмада күбрәк

.
«Тимерле» алма   .Тәҗрибәләр нәтиҗәсендә түбәндәгеләрне ачыкладым:-алманы кискәч, бераз вакыттан соң ул карала. Алманың кайбер

Слайд 14 Алмадан әзерләнгән
ризыклар


Алма кагы
Өлгергән, төшләре алынган алмаларны, суны әз генә салып, пешереп алыгыз. Суытыгыз һәм иләк аша сөзегез. Әзер массаны табага 0,5-0,7 сантиметр калынлыкта җәегез. Кастрюльгә су салып кайнарга куегыз. Табаны кастрюль өстенә урнаштырыгыз (таба кастрюльнең өстен тулысынча каплап торырга, читкә пар чыкмаска тиеш). 1 сәгать, сәгать ярымда тәмле алма кагы әзер.
Кышка алма пирогы өчен эчлек
Алмаларны, әрчеп, төшләрен алып, вак итеп турагыз. 1 килограмм алмага 200 грамм песок салып, яхшылап болгатыгыз. Кайнап чыккач, 5 минут пешереп һәм стерильләштерелгән кайнар банкаларга тутырып, калай капкачлар ябып куегыз. Кыш көне якыннарыгызны әзер эчлектән пешерелгән алма пирогы белән сыйлагыз!
Кыздырылган алма
800 грамм алманы чистартып, һәрберсен 4-6 кисәккә (зурлыгына карап), бүлегез. Әлеге кисәкләрне, онда әвәләп (25 граммлап он кирәк була), майда кыздырыгыз (50 грамм чамасы ак май алына). Кыздырылган алманы тәлинкәгә тезегез, бераз песок, лимон согы сибеп, өстен варенье белән бизәгез.
Мондый алмаларны табынга сөт яки сөт өсте (сливки) белән дә бирергә була.
Алма кушып, кетчуп ясау
3 килограмм кызыл помидор, 0,5 килограмм алма, 250 грамм башлы суганалыгыз. Боларның барысын да турап, суган йомшарганчы кайнатыгыз. Әлеге массаны иләк аша чыгарып, тагын 40 минут кайнатыгыз. 1,5 аш кашыгы тоз, стакан ярым песок, тәменчә төелгән кызыл һәм кара борыч, 50 грамм алма уксусы салып, тагын 10 минут кайнатыгыз. Болгатып торырга онытмагыз. Уттан алып, стерильләштерелгән кайнар банкаларга тутырып, калай капкачлар ябып куегыз.

Алмадан әзерләнгән ризыклар      Алма кагыӨлгергән, төшләре алынган алмаларны, суны әз

Слайд 15 Йомгаклау



Эзләнүләр

нәтиҗәсендә мин фаразларымны дәлилләдем.Чыннан да алманың кеше организмы өчен файдасы искиткеч зур, андагы бөтен витаминнар, шул исәптән тимер сәламәтлегебезне ныгытырга, рәхәтләнеп көләргә, уйнарга, суларга, тулы канлы тормыш белән яшәүгә
зур чыганак булып тора.
Йомгаклау      Эзләнүләр нәтиҗәсендә мин фаразларымны дәлилләдем.Чыннан да алманың кеше

Слайд 16Кулланылган әдәбият
www.openclass.ru/lessons/68582 
www.medlinks.ru/sections.php?op.
www.multifruit.ru/.../good_apple.html 
Е.А.Беюл, Э.Г.Парамонова. Пищевая ценность овощей и фруктов. – М., «Пищевая

промышленность», 2007. – 10 с.
Н. М. Звонарев. Все о яблоне и яблоках. Центрполиграф, 2010.. Приложение
Кулланылган әдәбиятwww.openclass.ru/lessons/68582 www.medlinks.ru/sections.php?op.www.multifruit.ru/.../good_apple.html Е.А.Беюл, Э.Г.Парамонова. Пищевая ценность овощей и фруктов. – М., «Пищевая промышленность», 2007. – 10 с.Н. М.

Слайд 17

Сусыл алма кулымда,
Ширбәт тулган эченә.
Телеңне йотарга була
Ашап карасаң менә.

Алма гына дип

карамыйк,
Файдасын яхшы аңлыйк!
Витаминнар тулган аңа,
Алманы күбрәк ашыйк!

Салихов Фаяз
Сусыл алма кулымда,Ширбәт тулган эченә.Телеңне йотарга булаАшап карасаң менә.Алма гына дип карамыйк,Файдасын яхшы аңлыйк!Витаминнар тулган аңа,Алманы күбрәк

Слайд 18Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

Что такое shareslide.ru?

Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть