Слайд 3 БАРСЫН, ЯВА, ЭШЛӘГЕЗ, АЧТЫ, КУРЫКМА, ЯЗЫГЫЗ, САЙРАГАН, УКЫСЫННАР, СӨЙЛӘШМӘ,
ӨЙРӘНӘЛӘР, КИЛЕР
Слайд 4 БАРСЫН, ЯВА, ЭШЛӘГЕЗ, АЧТЫ, КУРЫКМА, ЯЗЫГЫЗ, САЙРАГАН, УКЫСЫННАР, СӨЙЛӘШМӘ, ӨЙРӘНӘЛӘР, КИЛЕР
Слайд 6Хәзерге заман хикәя фигыль
Нишли?
-ый/ -и
-а/ -ә
Слайд 8Үткән заман хикәя фигыль
Нишләде?
Нишләгән?
-ды/ -де -ган/ -гән
Слайд 9ЯЗ
Яз барыбер үзенекен итәр. Озакламый карлар эрер. Җирләр
ачылыр. Елгалардан бозлар кузгалыр. Кешеләр калын киемнәрен салырлар. Җылы яктан кошлар кайтыр. Үсемлекләр кышкы йокыларыннан уяныр. Бар табигать шатланыр.
Слайд 10Киләчәк заман хикәя фигыль
Нишләр?
Нишләячәк?
-ыр/ -ер/ -р -ачак/ -әчәк/
-ячак/ -ячәк
Слайд 11Мәкальләрне укып, тиешле фигыльләрне куегыз.
Сүзең белән ... эшең белән....
Бүгенге эшне
иртәгәгә....
Кем..., шул....
Калган эшкә кар....
Эш кешене..., ялкаулык....
(мактанма, эшләми, ява, мактан, бизи, ашамый, боза, калдырма)
Слайд 12Сүзең белән мактанма, эшең белән мактан.
Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма.
Кем
эшләми, шул ашамый.
Калган эшкә кар ява.
Эш кешене бизи, ялкаулык боза.
Тест
1. Фигыль нәрсәне белдерә?
а)предметның билгесен.
ә)эш – хәлне,хәрәкәтне
б)предметны.
2. Фигыль нинди сорауларга җавап булып килә?
а)нинди?
ә)нишли?
б)кем? нәрсә?
3. Фигыльне тап.
а)ашый.
ә) аш.
б) ашлы.
4. Җөмләдән фигыльне табыгыз. Ул нинди фигыль?
Һич күләгә төшермә син җаныңдагы
Туган илең, Туган җирең яктысына.
а) хәзерге заман
ә) хикәя фигыль
б) боерык фигыль
5. Ә син курыкма, батыр бул! Бу җөмләдә боерык фигыль нинди мәгънә төсмере белдерә?
а) эш кушу, боеруны
ә) киңәш бирүне
б) үтенүне
Слайд 14Дөрес җаваплар:
1. ә
2. ә
3. а
4. б
5. ә