Презентация, доклад по литературному чтению (тат.) Барысы да фронт өчен!

Батырлык ул – рухи матурлык ... Әнә шуңа күрә дә халкыбыз кеше күңеленең рухи бөеклеген югары бәяләнгән. Батырларның кылган изге гамәлләре, данлы исемнәре әкиятләргә күчкән, җыр – дастаннарга кергән. Каһарманлык, чорлар аша кичеп, бүгенге

Слайд 1«Барысы да фронт өчен! Барысы да җиңү өчен!”







Төзеде: 3 Б сыйныф

укучысы Сәйфиева Гүзәл
«Барысы да фронт өчен! Барысы да җиңү өчен!” Төзеде: 3 Б сыйныф укучысы Сәйфиева Гүзәл

Слайд 4 Батырлык ул – рухи матурлык ... Әнә шуңа күрә

дә халкыбыз кеше күңеленең рухи бөеклеген югары бәяләнгән. Батырларның кылган изге гамәлләре, данлы исемнәре әкиятләргә күчкән, җыр – дастаннарга кергән. Каһарманлык, чорлар аша кичеп, бүгенге көннәргәчә килеп җиткән. Халкыбыз улларының һәм кызларының Бөек Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез фидакарьлеге дә күңелләрдән мәңге җуелмас. Шул Олуг Батырлык алдында безнең дәвер кешеләре генә түгел, киләсе гасырларда яшәүчеләр дә башларын иярләр иде әле ...


Минтимер Шәймиев
Батырлык ул – рухи матурлык ... Әнә шуңа күрә дә халкыбыз кеше күңеленең рухи бөеклеген

Слайд 51941 - 1945
Бик күп кан, күз яше түгелгән, озакка сузылган

дүрт ел. Ул еллар әле бүген дә һич узып китмәслек озын булып тоела. Ә сугыш барганда, һәр йортны, һәр гаиләне кайгы, үлем сагалап йөргәндә? Соңгы өметне өзеп, өйләргә үлем язулары килгәндә?...
1941 - 1945 Бик күп кан, күз яше түгелгән, озакка сузылган дүрт ел. Ул еллар әле бүген

Слайд 6“Барасы да фронт өчен, барасы да җиңү өчен!”


Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!” – бу лозунг аның коралына әйләнде. Җинүгә, фронт белән беррәттән, завод – фабрика цехларында зур өлеш кертелде. Татарстанга илнең башка төбәкләреннән җитмештән артык завод һәм фабрика күчерелде. Аның күп предприятиеләре корал, сугыш кирәк – яраклары җитештерүгә үзгәртеп корылды. Казанда, республиканың башка шәһәрләрендә зур фәнни һәм интеллектуаль көчләр тупланды. Кыска вакыт эчендә галимнәр коралның яна төрләрен булдыру, аларны тиз көндә җитештерә башлау буенча мөһим проектлар эшләп өлгертте. Республика сугышчыларга берөзлексез 600 дән артык төр корал, кием -салым, азык – төлек озатып торды. Дүрт ел эчендә армия Казаннан егерме бер меңнән артык очкыч алды. Бу – илдә төзелгән һәр җиде очкычның берсе дигән сүз иде.

“Барасы да фронт өчен, барасы да җиңү өчен!”        Барысы да

Слайд 7 Татарстан җирендә җиде укчылар дивизиясе, дистәләгән полк һәм батальон, күпсанлы

авиация полклары һәм эскадрильяләре оештырылды. Меңләгән солдат якташларыбыз теккән өс һәм аяк киеме киде. Авыл халкы фронтны азык – төлек белән тәэмин итеп торды, армиягә, илгә бик күп икмәк, ит, сөт, яшелчә, бәрәңге тапшырды.
Төрмыш авырлыкларына карамастан Татарстан халкы танклар, очкычлар төзү, Ленинградны, Сталинградны, Орелны сугыш хәрабәләреннән торгызу өчен 380 миллион сумлык матди ярдәм күрсәтте.
Татарстан җирендә җиде укчылар дивизиясе, дистәләгән полк һәм батальон, күпсанлы авиация полклары һәм эскадрильяләре оештырылды. Меңләгән

Слайд 8Фронтта югалганнар
Әйе, фронтка ярдәм күп булды. Җиңу зур корбаннар таләп

итте. Татарстанның 560 меңнән артык улы һәм кызы илне сакларга китте, аларның 250 меңнән артыгы кире әйләнеп кайта алмады, сугыш кырларында ятып калды. Дошманга каршы сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен ике йөздән дә күбрәк якташыбызга иң югары мактаулы исем – Советлар Союзы Герое исеме бирелде,егерме тугыз сугышчы Дан орденының тулы кавалеры булды. Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Ватан сугышы беткәнгә дә инде шактый вакыт узып бара. Әмма сугыш хатирәләре, дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмас.
Фашизмнан азат ителгән Европа илләрендә дә, бездәге кебек үк, җир солдатлар куелган. Исәпсез – хисапсыз шул каберләрдә исемнәрен сугыш өермәсе алып киткән мәрхумнәр ята. Аларны мәңгеләштерү – безнең изге бурычыбыз, вөҗданыбыз, намусыбыз эше.
Фронтта югалганнар Әйе, фронтка ярдәм күп булды. Җиңу зур корбаннар таләп итте. Татарстанның 560 меңнән артык улы

Слайд 9Сугыш еллары

Сугыш еллары

Слайд 10Батырларны барлар вакыт!
Күз яшьле, кан коюлы рәхимсез сугышларның соңгы

бәрелешләреннән безне ярты гасырдан артык вакыт аерып тора. Алтмыш алты мәртәбә туган җиребезгә шау чәчәкле, сандугачлы тыныч яз килде. Дәһшәтле сугыш еллары бездән никадәр ерагая барса, халык батырлыгының бөеклеге, фашизмны җиңүнең дөнья күләмендәге тарихи әһәмияте безнең күңелләргә шулкадәр якыная бара.
Күпмилләтле бердәм халкыбыз аяусыз дошманга каршы сугыш елларында Ватаныбызга карата булган чын патриотизм һәм ихлас мәхаббәт хисләреннән, көрәшебезнең хаклыгына һәм гаделлегенә инанудан, халыклар арасында ныклы дуслыкка, үзара ярдәмләшүгә ышанудан илаһи көч – куат алды. Гаять зур рухи – әхлакый күтәренкелек, фронт белән тылның какшамас бердәмлеге кырыс сынаулардан җиңеп чыгарга ярдәм итте.
Батырларны барлар вакыт!  Күз яшьле, кан коюлы рәхимсез сугышларның соңгы бәрелешләреннән безне ярты гасырдан артык вакыт

Слайд 11 “Сугышларсыз гына яшәсәк иде киләсе елларда!”
Алдагы гасырларда яу кырында һәлак булган

батырлар бөтенләй булмасын иде. Безгә моңа кадәр булган каһарманнарыбызны данлап һәм хөрмәтләп, сабан тургайлы ямьле тормышта рәхәтләнеп гомер итәргә язсын иде!..
“Сугышларсыз гына яшәсәк иде киләсе елларда!”Алдагы гасырларда яу кырында һәлак булган батырлар бөтенләй булмасын иде. Безгә

Слайд 12ИГЪТИБАРЫГЫЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ!


ИГЪТИБАРЫГЫЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ!

Что такое shareslide.ru?

Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть