Слайд 1ЗАТЛАНЫШЛЫ
ҺӘМ
ЗАТЛАНЫШСЫЗ
ФИГЫЛЬЛӘР
Слайд 2Максат:
Затланышлы һәм затланышсыз фигыльләр, аларның мәгънәсе, төрләнеше һәм җөмләдә кулланылышы.
2.
Затланышлы һәм затланышсыз фигыльләрдөрес язу күнекмәләрен булдыру; сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.
3. Затланышлы һәм затланышсыз фигыльләрне Шәүкәт Галиевнең “Безнең йорт малайлары” шигыренә таянып өйрәнү, шагыйрь биографиясенә кызыксыну уяту, шигырьләр укырга һәм аларны анализлый белү, игътибарлы булу һәм күп белергә омтылу.
Слайд 3 Дәрес тибы: яңа материал өйрәнү һәм аны ныгыту.
Кулланылган технологияләр: сәламәтлек саклау,
компьютер, шәхескә якын килү, уен технологияләре.
Кулланылган метод һәм алымнар: фронталь сорау, проблемалы сорау кую, өлешчә эзләнү, әңгәмә, төркемләп эш, индивидуаль эш, фәннилек.
Җиһазлау: “Затланышлы һәм затланышсыз фигыльләр” темасына презентация, шәхси һәм төркемләп эш өчен карточкалар, сүзлекләр.
Кулланылган дәреслек һәм өстәмә әдәбият: 8 нчы класс татар теле, Р.З. Хәйдарова, Р.Л. Малафеева, сүзлекләр, Ш.Галиев китаплары.
Слайд 4Фигыльләрне тиешенчә төрләндереп әйтергә:
1. Чишмә ап-ак ташлар арасыннан челтер-челтер итеп агып
чыг- ? (хәзерге заман,III зат,берлек сан)
2. Кинәт урман караңгыланып кит- ? (билгеле үткән заман хикәя фигыль, III зат, берлек сан)
3. Әмма Ык тынычланып җит- ? (билгесез үткән заман хикәя фигыль, юклык формасы, III зат, берлек сан)
Слайд 5Дөреслеген тикшерү
1. Чишмә ап-ак ташлар арасыннан челтер-челтер итеп агып чыг- а
(хәзерге заман, III зат, берлек сан)
2. Кинәт урман караңгыланып кит-те (билгеле үткән заман хикәя фигыль, III зат, берлек сан)
3. Әмма Ык тынычланып җит-мәгән (билгесез үткән заман хикәя фигыль, юклык формасы, III зат, берлек сан)
Слайд 6Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиев турында укыгыз.
Шәүкәт Галиев 1928 нче
елның 20 нче ноябрендә Татарстанның Апае районы Олы Бакырчы авылында игенче гаиләсендә туа. Бала һәм үсмер чагы авыр сугыш елларына туры килә, хезмәт белән үтә. Әдәбиятка, шигърияткә мәхәббәт аны Казанга алып килә. Ш. Галиев — балаларга адресланган өч дистәдән артык китап авторы. 1972 нче елда «Шәвәли», «Гаҗәп хәлләр», «Мәзәк хәлләр» һәм башка шигырь китаплары өчен аңа Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелде, ә 1982 нче елда рус теленә тәрҗемәдә чыккан «Заяц на зарядке» («Куян күнегүләр ясый») китабы өчен ул Г. X. Андерсен исемендәге Халыкара бүләккә лаек булды.
Слайд 7Безнең йорт малайлары
Өч сикереп, бер атлап
Чыктык ишегалдына.
Сагынышкан Сашалар,
Азат,
Фәрит бар монда.
Фәрит кайткан Кубадан,
Азат кайткан Алжирдан,
Әтиләре эшләгән
Дөньядагы бар җирдән!
Океан-диңгезләр кичкән
Гитара чирттерәләр,
Испанча да, французча да
җырларны сиптерәләр!
Слайд 8Открыткалар — әкәмәт,
Карыйбыз өелешеп,
Сувенирлар — галәмәт,
Бүләбез сөенешеп.
Хосе, Әхмәтләр
белән
Төшкән фотолар да күп,
Кочаклашып басканнар
Менә шулай, безнең күк.
Слайд 9БУ СҮЗЛӘРНЕ ДӨРЕС УКЫГЫЗ!
ишегалдына,
сагынышкан,
дөнья,
өелешеп,
сөенешеп,
кочаклашып,
бүләбез,
халыкара,
мәйдан.
Слайд 10СҮЗЛЕК БЕЛӘН ЭШ
сагынышкан — соскучившиеся
өелешеп — столпившись
сиптерәләр — здесь:
поют, исполняют
әкәмәт — чудный
галәмәт — здесь: чудесные
сөенешеп — обрадовавшись
Слайд 11Шигырьдә кулланылган фигыльләр
сикереп, атлап, чыктык, сагынышкан (Сашалар бар), кайткан, кайткан, эшләгән
(дөньядагы), кичкән, (гитара) чирттерәләр, (җырларны) сиптерәләр, карыйбыз, өелешеп, бүләбез, сөенешеп, төшкән (фотолар), кочаклашып басканнар.
- без барабыз
-Син барасың - сез барасыз
-Ул бара - алар баралар
Кочаклашып
-Мин кочаклашып (бара-м) - без кочаклашып бара-быз
-Син кочаклашып (бара-сың) - сез кочаклашып бара-сыз
-Ул кочаклашып (бара-) - алар кочаклашып бара-лар
Слайд 13ЗАТ КАТЕГОРИЯСЕ
Зат категориясе эш-хәлнең ү т ә ү ч е с
е н с ө й л ә ү ч е г ә м ө н ә с ә б ә т т ә белдерә, бу – аның грамматик мәгънәсе. Формасы ягыннан зат категориясе алты буыннан торган төрләнеш парадигмасын тәшкил итә. Төрләнеше буенча фигыльләрнең өч төрле структур тибы бар: I төр – т у л ы төрләнеш; II төр – к ы с к а төрләнеш; III төр – б о е р ы к фигыльләр төрләнеше. Алар түбәндәге кушымчаларны алалар:
I төр (тулы төрләнеш)
Берлек Күплек
I з. -мын/-мен -быз/-без
II з. -сың/-сең -сыз/-сез
III з. -Æ -лар/-ләр.
II төр (кыска төрләнеш)
Берлек Күплек
I з. -м -к
II з. -ң -гыз/-гез
III з. -Æ -лар/-ләр
Боерык фигыльләр мәгънә үзенчәлеге буенча II, III зат формаларында гына кулланыла
(I зат үзенә-үзе боера алмый).
Слайд 14Зат-сан белән төрләнү-төрләнмәүләренә карап, фигыль төркемчәләре икегә бүлеп карала:
затланышлы фигыльләр;
2) затланышсыз
фигыльләр.
Слайд 17Ш. Галиевнең “Безнең йорт малайлары” шигыреннән табылган фигыльләрне затланышлы һәм затланышсыз
төрләргә аеру
Затланышлы:
Хикәя фигыль: чыктык, кайткан, кайткан, кичкән, (гитара) чирттерәләр, (җырларны) сиптерәләр, карыйбыз, бүләбез.
Затланышсыз:
Сыйфат фигыль: эшләгән (дөньядагы), сагынышкан, төшкән (фотолар),
Хәл фигыль: кочаклашып, сикереп, атлап, өелешеп, сөенешеп.
Слайд 18ҖАВАП
Затланышлыларыннан б о е р ы к фигыль; ш а р
т фигыль; т е л ә к фигыль; ш а р т л ы т е л ә к фигыльләр юк.
Затланышсызларыннан и с е м фигыль, и н ф и н и т и в фигыльләр юк.
Слайд 19җаваплар
1 нче вариант:
1. Бар, тиз генә урындыкларны залга ташып куегыз (боерык
ф.).
2. Сарай артындагы утыннарны өегез. (боерык ф.).
3........................................................................ иде. (теләк ф.)
4. Ияреп килде, ияреп кайтып китте. (хәл ф.)
2 нче вариант:
1. Бакчаны чүп баскан, әйтегез, утасыннар, чистартсыннар. (боерык ф.).
2. Сез сәламәт булсагыз иде. (теләк ф.)
3. Алар шәһәрдән миңа кирәк китапны алып кайтсалар, мин биремне эшләрмен. (шарт ф.)
4. Чәчәк аткан гөлләр бакчаны матурлап торалар.
3 нче вариант:
1. Яңгыр яуса(шарт ф.), көн җылынып китәр иде (теләк ф.).
2. ..............................................................–ыр идем. (теләк ф.).
3. ............................................................... –ырлар иде. (теләк ф.).
4. Кызарып баткан кояш офыкны биләп алды.
Слайд 20җаваплар
4 нче вариант:
1. Кар яуса, чанада шуар идек. (шарт ф.)
2.
Синең килү – бәхет. (исем ф.)
3. Укырга яратмасаң, киләчәктә бик кыен булыр. (инфинитив ф.)
4. Гөрләшеп сайраган күгәрченнәрне карап торырга яратам.
5 нче вариант:
Җөмләләрне дәвам итегез:
Мин мәктәптән кайтсам (шарт ф.), ............ –әр идең (теләк ф.). Бишенче сыйныфта укыганда, ...... . Тәнәфес башланса (шарт ф.), ....... Дустым килү (исем ф.) - .... Сөйли башларга (инфинитив ф.), ......... иде (теләк ф.). Килешүне төзесәләр (шарт ф.), .............. –ыр иде (теләк ф.).
Слайд 21 ТЕСТ
1.Мин апама идән юыштым. Фигыль нинди юнәлештә?
А) төп
Б) кайтым
В) төшем
Г)
уртаклык
2. Тиздән кыш җитәчәк. Фигыль нинди заманда килгән?
А) хәзерге
Б) үткән
В) киләчәк
Слайд 223.Син иптәшләреңә булыш. Фигыль нинди төркемчәдә килгән?
А) затланышлы
Б) затланышсыз
4. Без урманны
аркылы чыктык. Фигыль кайсы зат-санда килгән?
А) бер.з. күп с.
Б) ике з. күп с.
В) өч з. бер с.
Г) бер з. бер с.
Слайд 235. Кайсы фигыльләр зат-сан белән төрләнми?
А) хәл, хикәя, боерык
Б) исем, шарт,
хикәя
В) исем, инфинитив, сыйфат, хәл
6. Бүген кар яумады. Фигыль нинди төрдә?
А) барлыкта
Б) юклыкта
Слайд 24Тест җаваплары
1. Г) уртаклык
2. В) киләчәк
3. А) затланышлы
4. А) бер.з. күп
с.
5. В) исем, инфинитив, сыйфат, хәл
6. Б) юклыкта
Слайд 25Дәрес тәмам,
игътибарыгыз өчен рәхмәт!