Слайд 1 “Нинди генә сүзләр юк! Нәфисләре бар. Күңелсезләре. Мөлаемнары күп.
Агулылары. Хәтта мәкерлеләре йөри телдән-телгә.
Ачык күңелле сүзләр бик ишле. Моңлылары да аз түгел. Күңелсезләр, купшылар, шаяннар, ямьсезләр дә җитәрлек... Бер уйласаң, сүз җанлы кебек. Хәтта кеше кебек алар, берсе ачык йөзле, берсе шыксыз чырайлы. Төрле төс ала сүз...” (Й.Гәрәй)
Слайд 2Тема:
Телнең сүзлек составы.
Калькалар.
Слайд 3Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы:
1. Гомумтөрки сүзләр.
2. Алынма сүзләр.
3.
Интернациональ сүзләр.
Слайд 4Гомумтөрки сүзләрнең төркемчәләре:
. 1. Кешенең тән төзелешенә караган сүзләр: баш, аяк,
маңгай, каш, күз, кул, сын, арка, теш, бавыр, бугаз, муен, чәч, колак, авыз.
2. Кардәшлек атамалары: ата (әти), ана (әни), бабай, хатын, кыз, апа, ага, олан.
3. Алмашлыклар: мин, без, син, сез, ул, алар, үз, бу.
Слайд 54. Урын, вакыт төшенчәсен белдерә торган сүзләр: көн, төн, ел, ара,
ал, арт, эч, урта, ян.
5. Табигать күренешләре: көн, җир, су, таш, ай, җил, яңгыр, кояш.
6. Хайван, җәнлек, бөҗәк, кош-корт исемнәре: айгыр, аю, арыслан, балык, бүре, кош, үгез, тай, ат, ау, бөркет, елан, эт һ.б.
7. Үсемлек исемнәре: агач, каен һ. б.
8. Әйберләрнең санын белдерә торган сүзләр; бер, ике, өч, дүрт, биш, алты, җиде, сигез, тугыз, ун, егерме, утыз, кырык, илле, алтмыш, җитмеш, сиксән, туксан, йөз, мең.
Слайд 6
9. Эш, хәрәкәт белдерә торган сүзләр: авыру, җылау, тулу, яту, тору,
яшәү, йоклау, йөрү, килү, китү, керү, үлү, туу, төшү, тору.
10. Әйберләрнең, күренешләрнең сыйфатларын, үзенчәлекләрен белдерүче сүзләр: ак, кара, ал, ач, әче, аз, күп, иске, мәңге, ялгыз, каты, сары, яшел, тере, олы.
11. Тормыш-көнкүреш, ашау-эчү, хезмәт төшенчәләрен белдерә торган сүзләр: алтын, көмеш, тимер, тамга, он, аш, азык, ил.
12. Абстракт төшенчәләрне белдерүче сүзләр: изгелек, көч, исәнлек, бәхет. Бу сүзләр бик борынгы заманнарда барлыкка килеп, төрки телләрнең күбесендә сакланып калганнар.
Слайд 7Гарәп-фарсы алынмаларының тематик бүленеше:
Дингә бәйле сүзләр: Алла, дин, Ходай, Коръән, намаз,
шайтан, иман, мулла һ.б.
Фән һәм мәгариф өлкәсенә караган сүзләр: гыйлем, фән, фәлсәфә, хисап, мөгаллим, мәдрәсә, дәфтәр һ.б.
Әдәбият һәм мәдәният өлкәсенә караган сүзләр: әдип, нәшрият, мәдәният, мәдәни, мәкалә, әсәр, иҗат, шигырь һ.б.
Слайд 8Иҗтимагый-сәяси төшенчәләрне белдерә торган сүзләр: җәмгыять, сәясәт, дәүләт, ватан, халык, рәис,
сыйныф, имза һ.б.
Көн исемнәре: шимбә, якшәмбе, дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе һ.б.
Кеше исемнәре: Габдулла, Газизә, Әхмәт, Әминә, Хәсән һ.б.
Кыйммәтле ташларны, казылма байлыкларны белдерүче сүзләр: алмаз, җәүһәр, якут, зөбәрҗәт һ.б.
Слайд 9Гарәп теле билгеләре:
1) гарәп телендә [г], [п], [ч] тартыклары юк,
боларга [җ], [б], [ш] тартыклары туры килә. Шуңа күрә бер үк мәгънәле сүзләр ике яңгырашта йөри: Гәүһәр - Җәүһәр.
2) сүз уртасында кистереп әйтү: тәэсир, мәсьәлә, тәкъдим.
3) сүз башында [р] тартыгы булган сүзләрнең күбесе: рөхсәт, рәхим.
4) - а/- ә, - ат/- әт, - ият исем кушымчалары ялганган сүзләр: әдәбият, сәясәт, рисалә, хорафат.
5) исем алдыннан мы-, мө-, мә-, тә-, кушымчалары килү: мәктәп, тәртип, мөселман, тәвәккәл.
6) - ый/-и сыйфат кушымчалары алган сүзләр: хәрби, сыйнфый, фәнни.
7) икеләтелгән тамырдан торган сүзләр: зилзилә, зәмзәм, дөлдөл.
Слайд 10Фарсы теле билгеләре:
1) - стан компоненты: Татарстан, Казахстан;
2) -
дар компоненты: хәбәрдар, хөкемдар;
3) - гир компоненты: җиһангир;
4) - гәр компоненты: сәүдәгәр;
5) - кяр компоненты: фидакарь;
6) - намә (язу дигәнне аңлата) компоненты: рөхсәтнамә (лицензия);
7) - ханә (өй дигәнне аңлата) компоненты: даруханә;
8) на- алкушымчасы: нахак, надан, нарасый;
9) би - алкушымчасы: бихисап, биниһая, бимаза, бичара;
Слайд 11Татар телендә рус алынмалары
Язма әдәби телдән кергән сүзләр татар
телендә русча яңгырашны, язылышны саклап калалар: ракета, техника, кружка, завод һ.б.
Гади сөйләм стиле аша боынгыдан кергәннәре, татар теленең фонетик закончалыкларына буйсынып, аваз үзгәрешләре кичергәннәр: капуста-кәбестә, церковь-чиркәү, скамья- эскәмия, смола-сумала.
Слайд 12Интернациональ сүзләр
Телебездә немец, француз, инглиз, латин, грек телләреннән кергән сүзләр дә
бар.
Мәсәлән: аномалия, витраж, гонорар, дотация, элита, жаргон һ.б.
Слайд 13Калькалар
Калька - сүзгә-сүз тәрҗемә (дословный перевод) дигән сүз. Аны хәрефкә-хәреф тәрҗемә
дип тә атыйлар.
Мәсәлән, мясорубка- ит тарткыч, пылесос- тузан суырткыч, красная строка- кызыл юл.
Слайд 14Күнегүләр эшләү
187 нче күнегү (телдән)
Карточкалар буенча эш.
Бирелгән гарәп-фарсы алынмаларын дөрес итеп
языгыз:
Иг...тибар, мәг...нә, табиг...ть, сәнг...ть, г...рәп, каг...дә, кәг...зь,шиг...рь, җи...ан, сәг...ть, рә...әт, мә...әббәт,г...мер, мәк...ль, г...ләм.
Слайд 15Өй эше:
А) Дәреслектәге материалны укырга.
Б)194 нче,196 нчы күнегүләрне эшләргә.